Җырчы ИлГәрәйнең гастроль тормышы IX сыйныфта башлана. 2006 елда “Аңламый бит шуны йөрәк” дигән тәүге альбомы чыга. Эстрадада профессионал буларак эшләвенә инде 20 ел тула. Ул электән “Балачак”, “Күрмәгәнгә салышма”, “Әти-әни кадере” һәм башка җырлары аша яхшы таныш. Авыл клубларында да шәһәрнекеннән ким булмаган концерт куя. ИлГәрәй — тыйнак җырчыларның берсе, мактанып йөрми. Күрешеп, эстрададагы яңалыклары, якыннары турында сөйләштек. Җиң сызганып, иҗатының 20 еллыгын билгеләп узарга әзерләнгән чагы икән.
— Иҗат буенча эш быел аеруча күп. Моңа көч, энергиям дә җитәрлек, — ди ИлГәрәй. — “Сольный” концертлар уңышлы уза, башка җырчылар да чакыра, мәҗлесләр дә алып барам.
“ЭНЕМ, СИНЕ СӨЙЛИ БЕЛМИ, ДИП УЙЛЫЙ ИДЕК”
— ИлГәрәй, соңгы вакытта иҗатыңда нинди яңалыклар бар?
— Пандемия чорында зур тукталыш ясадык. Хәзер яңадан тулы куәткә эшлим. Яшь чакта дискәтүк җырлары эшли идек. Аннары салмак көйләр дә ала башладым. Репертуарым төрле яшьтәгеләр өчен эшләнгән. Концерт беткәч, өлкән апалар яныма килеп: “Энем, сине мәгънәсез җырлар җырлаучы, сөйли белми торган кеше дип уйлый идек. Оныгым гына ияртеп килгән иде. Бик ошады. Тырыш, булдыклы егет икәнсең!” — диләр. Җыр сүзләренә зур игътибар бирәм. Гел мәхәббәт турында гына да җырлап булмый. Бәлки, “Ирек мәйданы” укучылары арасында оста шигырь язучылар бардыр. Мәгънәле, эчтәлекле текстларны социаль челтәрләремә юлласалар, яхшы булыр иде.
“Көнләшмә” дигән җырга клип төшерергә әзерләнәм. Габделфәт Сафинның 60 яшьлек юбилей концертларында чыгыш ясыйм.
— Төркемең зурмы?
— Бездә ирек: концерт булмаган көнне башка җирдә дә чыгыш ясый алалар. Килешү төзеп эшлибез. Төркемгә яшьләрне эзлибез. Бигрәк тә оста барабанчы табу кыен.
— Күптән түгел клип төшергәндә кулыңны сындырдың бит әле…
— Узган җәй тәүге тапкыр әти-әни йортында ишегалдына брусчатка җәйдем. Оста яллаган идек. Эш барышында бераз җитешсезлекләре күренә башлады. Шуннан оста дигәнем әйбер ташып торды, мин җәйдем. Ике атна эшләдек. Запас һөнәр бар хәзер, дип көләм. Шул вакытта кулым сынды. Операция ясап, тимер куярга була, диделәр. Ризалашмадым, шулай калдырдым. “Яратсаң, китмисең” җырына клип төшергәндә, кул тагын шул ук урыннан каты җәрәхәтләнде. Ике атнага эшне туктатып тордык. Хәзер җайланып килә. Әлегә артык авыр күтәрергә ярамый.
— Озак еллар “Мәйдан” каналында алып баручы булып эшләдең. Ни сәбәпле киттең?
— Башта “Хәрәкәттә — бәрәкәт” тапшыруын алып бардым. Каналга яңа җитәкчелек килгәч: “Йә яңа тапшыру табасың, йә эштән китәсең”, — диделәр. “Лаеклы хит”ны уйлап чыгардым. “Мәйдан”да тугыз ел хезмәт куйдым. Яңа хуҗалар белән ике ел эшләгәч: “ИлГәрәй, зур рәхмәт. Бик матур алып бардың. Үз өстеңдә эшли торган кеше!” — дип мактап, эштән озаттылар. Әллә ни борчылмадым. Моңа әзер идем.
“ХАТЫНЫМ ЯХШЫ САКЛЫЙ”
— ИлГәрәй, элек нинди идең, хәзер дә шундый ук. Бер үзгәрмисең.
— Йокыдан торгач, кайнаган су эчәм. Аннан соң душ керәм. Тән язылсын дип, бераз физик күнегү ясыйм. Иртән ботка ашыйм. Коры-сары белән туклану ягында түгелмен.
Соңгы елларда сакал үстереп, бераз имиджны үзгәрттем. Хатын яхшы минем. Ул шулай әйбәт саклый. Эштән кайтканда, канатланып каршы ала. Төн булса да, яныма утырып, әйдә, бүгенге эшләрең белән уртаклаш әле, ди. Тыңлый белә, уй-фикер, тәкъдимнәрен әйтә. Аңа кызык. Якын итеп тыңлагач, миңа да рәхәт. Кавышуыбызга 13 ел була. Шул гомердә, күз тимәсен, нибары ике тапкыр каты әрләштек. Анысы да өйләнешкәч тә һәм кызыбыз Әдиләне алып кайткач. Ул өйдә бала белән, мин төнге мәҗлесләрдә. “Син гел кайдадыр йөрисең. Күп акчаң гаиләгә түгел, сәхнәгә китә”, — диде берсендә хатыным. Башта эшемнең нечкәлекләрен аңлап бетерми иде. Шуннан соң аны үзем белән йөртә башладым. Шунда сәхнә артының бөтен авырлыгын, киткән чыгымнарны аңлады, күрде. Ялагай түгел, турысын әйтә, шуның өчен дә яратамдыр хатынымны. Башка андый талашулар булмады.
— Әле интернетта берара үзегезне “аерып” та куйдылар.
— Үзем дә интернеттан гына белдем. Хатын белән фотога төшкәч башланды ул. “Бу яшь кыз бит. Үз хатыны түгел. Башкага өйләнгән”, — дип ачуландылар, әллә ниләр яздылар. Сөендем генә. Еллар узган саен, хатыным яшәрә бара, матур саклана икән, бик әйбәт.
— Айгөл нинди өлкәдә эшли?
— Ул — Казан кызы. Бер университетта укыдык. Айгөл миннән бер курс түбәнрәк, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле факультетында белем алды. Укуны тәмамлаганын гына көттем, шул елны ук өйләнештек. Балалар бакчасында инглиз теле укыта.
— Кызларыгыз өйдә татарча сөйләшәме?
— Әйе. Дөрес, кечкенәсе Камилә бу яктан бераз аксатып ала. Бакчада рус төркеменә эләкте. Артыннан күпме йөрдек, урын юк, диделәр. “Татар баласы үстерәбез. Татарстанда яшәп, татар төркеменә йөрергә тиеш”, — дип шактый көрәшә торгач, моңа ирештек. Соңгы бер елын татар төркеменә йөртә алдык.
Кызлар төрле музыка уен коралларында уйный. Мин гастрольләрдә чакта, икәүләшеп милли көйләр уйнап, видеога яздырып җибәрәләр. Алар өчен сөенәм. Камиләнең ишетү сәләте бик көчле. Үзләре тырыша. Булышканым, өйрәтеп утырганым юк.
“ӘТИГӘ ЯШИСЕ ДӘ ЯШИСЕ ИДЕ ӘЛЕ…”
ИлГәрәйнең әти-әнисе Балык Бистәсе районы Чирмешән авылыннан. Рәхимулла абый белән Рокыя апа ике бала үстерә. ИлГәрәйнең энесе Алмаз Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган, өйләнгән. Соңгы елларда Гәрәевлар зур югалту кичерде. Рәхимулла абый 56 яшендә бакыйлыкка күчте.
— Өч ел элек әтине югалттык. Эчем авырта, дип йөрде. Килеп төртелмичә, тикшеренмибез бит… — ди ИлГәрәй. — Хастаханәгә алып бардык, ике төрле дару язып бирделәр дә җибәрделәр. Әти җайланмады, ябыга башлады. Кабат тикшеренә башлагач, яман шеш икәне ачыкланды. “Бер ай гомере калган”, — диде табиб. Башта әнигә әйтә алмадык. Әти тарта-суза өч ай яшәде. Соңгы вакытларда эче янды, боз ашый башлады хәтта. Яшисе дә яшисе иде дә бит…
— Төшкә кергәлиме?
— Сирәк керә. Әмма һәр очракта ниндидер каза турында кисәтә. Бер керде, шуннан соң әни авырды. Икенчесендә кызыбыз Әдилә велосипедтан егылып, аягын авырттырып, хастаханәгә эләкте. Өченче тапкыр төштә күргәч, кызыбыз тагын шул ук аягы белән егылып, теккән урыны ачылды. Әти барысын да сизеп тора кебек.
— Зур йорт җиткергәннәр иде. Озак яшәргә насыйп булмаган…
— Өйләнешкәч, без башта әти-әни белән яшәдек. Алар Вознесениедә җир алып, 2000 елда йорт күтәрә башлаган иде, 2011 елда күмер ягып, шунда яшәргә күченделәр. 2014 елда гына төзелешне бетерделәр. Әти лаеклы ялга да чыгып җитә алмады. Пенсиядә оныклар карап, бакчада эшләп ял итү турында хыялланган иде. Әти үлгәч, гаилә белән әни янына күчеп, шактый вакыт шунда яшәдек. Әтинең зур, бөтен уңайлыклары булган мунча төзү планы бар иде. Энекәш белән киңәшләшеп, әтидән калган машинаны сатып, мунчага бассейн ясатып, яңартып, зур итеп эшләттек. Барыбыз да шунда әни янына җыелабыз.
Әтинең тагын бер зур хыялы калды. IX сыйныфтан сәхнәгә мине ул этәрде, кулымнан җитәкләп йөртте. Мине Татарстанның атказанган артисты итеп күрәсе килде. Әмма насыйп булмады. 20 генә дә түгел, мәктәп елларында башлаганны санасаң, сәхнә эшчәнлегемә 25 ел тула. Аз түгел. Хезмәтемне күреп, 20 еллык юбилей концертымда тапшырсалар, бик сөенер, тагын да канатланып эшләр идем. Мине дә күреп, бәя бирелер дип өметләнәм.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Илназ Рәхимулла улы Гәрәев
Туган җире: Казан
Туган көне: 28 май, 1986 ел
Белеме: Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар филологиясе факультеты
Гаилә хәле: хатыны — Айгөл, кызлары — Әдилә һәм Камилә
Гаиләсе
Әти-әнисе һәм кызлары белән