Чаллыда яшәүче Фәридә Байбикова 3 елдан бирле өендә яшел тәмләткечләр үстерә. “Аларның файдасы әйтеп бетергесез”, — ди ул. “Микрояшеллек иммунитетны ныгыта, организмны кирәкле ферментлар, витаминнар белән баета, ашказаны, эчәклек эшчәнлеген көйли, онкологик авыруларны кисәтә”, — ди Фәридә.
“БОДАЙ СОГЫН СОРАУЧЫЛАР КҮП”
Әңгәмәдәшем тумышы белән Баулыдан. Мәктәпне тәмамлагач та, КФУның Чаллы филиалындагы икътисад бүлегендә белем ала. Үз һөнәре буенча 6-7 ел эшләгәч, башка юнәлеш сайларга була, яшел тәмләткечләр белән кызыксына башлый.
— Кияүгә чыккач, гаиләбез белән Казанда да яшәп алдык. Балам шунда туды. Декрет ялында утырганда, сәламәтлегем какшаганны тойдым. Чәч коела, тырнак сына, хәл юк, тиз арыйм, буыннар сызлый. Шуннан дәвалаучы табибым — остеопат миңа: “Яшел тәмләткечләр белән тукланырга кирәк, витаминнар җитми сезгә”, — диде. Югыйсә петрушка, укроп, салатны болай да ашый идем. Тик кибеттәге тәмләткечләрдә витаминнар бик юк икән. Иң яхшысы — үзең үстергән, түтәлдән яңа өзелгән тәмләткечләр. Ә кыш көне, бигрәк тә шәһәр җирендә аларны кайдан аласың? Шуннан микрояшеллек белән җитди кызыксына башладым, — дип сөйли Фәридә. Бу темага төрле лекцияләр тыңлый ул, осталык дәресләрендә катнаша, өйрәнә, укый. Тәрәзә төбендә суган, укроп үстереп карый. Соңрак үз хаталарында үзе өйрәнеп, тәҗрибәле белгечләрдән киңәшләр алып, тәвәккәлләп, үзмәшгуль булып теркәлеп, үз эшен башлап җибәрә. Микрояшеллектән тыш ул витграсс, ягъни бодай согын җитештерү белән шөгыльләнә. Моның өчен аерым бина арендалый.
— Яшел тәмләткечләр өйдә балконда үсә, ә бодайны офиста чәчәм. Бодай өчен җилләтелә торган урын кирәк. Үсемлекләр махсус стеллажларда фитолампалар астында үсә. Артык су аерым савытка агып бара. Туфрак һәрчак дымлы. Бар нәрсә автоматлаштырылган. Бодай үсентеләре 10-15 см булгач, кисеп, согын чыгартам. Аларны капкачлы 30 мл лы пластик савытларда суыткычта катырам. Ул ярты-бер елга кадәр саклана. Бодайны җәен бакчада да чәчәргә мөмкин. Иң мөһиме — үсентеләр биек үсеп китмәсен, 15 см дан артсалар, витаминнары калмый, — дип тәҗрибә уртаклаша Фәридә. Бодай согын курслап эчәләр. Чирләрне кисәтү өчен, 15 көн куллансаң да җитә. Көн саен иртән 1 стакан җылы су эчкәннән соң, ач карынга 30 мл бодай согын йотып куясың. Аны су белән кушарга, ахырдан су эчәргә дә була. Үзен генә эчү авыррак икән. Ул күңелне болгатырга мөмкин, тәме дә бөтен кешегә ошамый.
Бодай согы организмның эшчәнлеген яхшырта, токсиннарны чыгара, кандагы шикәр, холестеринны төшерә, гемоглобинны күтәрә, канны, бавырны чистарта. Гормоннар бүленеп чыгуны көйли, үт куыгында проблемалар булганда файдалы. Коронавирустан соң тернәкләнгәндә бик нәтиҗәле.
— Бодай согы башта организмны чистарта, аннары тукландыра. Әгәр кешенең җитдирәк авырулары бар икән, йә салкын тидереп чирләсә, дозаны арттырырга да мөмкин. Бодайны үстергәндә бернинди өстәмә кушылмалар кулланмыйм. Бары орлык һәм су гына. Ул органик, глютенсыз, — ди Фәридә. Бодай согын чират торып алалар. Бер курска җитәрлек витграсс, ягъни 1 литрга якын сок 1200 сум. Катырылган килеш сатыла торган бодай согын ерак шәһәрләргә җибәрүе генә авыррак икән. Махсус термосумкада сакламасаң, җылыда эреп, файдалы үзлекләрен югалтуы бар. Шуңа да әлегә Фәридәнең клиентлары күбесенчә Чаллы тирәсендә яшәүчеләр. Тик киләчәктә әңгәмәдәшем башка шәһәрләрдә дә үз сатучыларын булдырырга уйлый.
“БРОККОЛИНЫ КҮПМЕ АШАСАҢ ДА, ЗЫЯНЫ ЮК”
Өй шартларында бодай үстерү авыррак булса, микрояшеллекне тәрәзә төбендә савытларга да утыртырга мөмкин. Төрле яшелчә тәмнәре бирә торган микрояшеллек орлыклары кибетләрдә сатыла. Фәридә яшел тәмләткечләрнең 15 ләп төрен үстерә.
— 30-40 лап тәмләткеч төрен сынап карадым. Ахыр чиктә тәме, файдалы үзлекләре ягыннан аеруча ошаган, клиентларым сораган төрләргә тукталдым. Тәмләткечләр 7-10 көндә өлгерә. Үсенте ике яфрак чыгаргач, аларны кисеп аласың да, йә ризыкка кушып, йә салат ясап ашыйсың. Бу үсентеләрне суыткычта саклап булмый, бер кискәч, кабат үсмиләр. Яңадан чәчәргә кирәк, — ди Фәридә.
Һәр кеше организмының үзенчәлекләренә карап, үзенә кирәкле тәмләткечне сайлап ала. Редис тәме бирә торган тәмләткечләр үт куыгы, бавыр өчен файдалы, әмма ашказаны авырткан кешеләргә аны ач карынга ашарга киңәш ителми, кайбер үсентеләр канны куертырга мөмкин, кинза бактерияләргә, паразитларга каршы кулланыла.
— Люцерна гемоглобинны күтәрә. Анемия күзәтелгәндә, аны бодай согы белән аралаштырып эчәргә кирәк. Амарантны “үлемсезлек патшасы” дип тә йөртәләр. Аның составында акула бавырында гына була торган озак яшәү һәм сәламәтлек өчен җаваплы матдә бар. Үзем брокколи яратам. Аны күпме ашасаң да, зыяны юк. Витаминнар күләме ягыннан 2 аш кашыгы тәмләткеч бер күчән брокколины алыштыра. Ул рак күзәнәкләрен үтерә, хәл кертә, организмнан шлакларны, токсиннарны чыгара. Без гаилә белән көненә ике тартма яшел тәмләткечләр ашыйбыз, — ди Фәридә.
Гади халык яшел тәмләткечләр турында күбрәк белсен өчен, әңгәмәдәшем махсус осталык дәресләре уздыра.
— Бер осталык дәресендә 7 кеше катнаша ала. Аларга тәмләткечләрнең файдасы турында сөйлим. Орлык сайларга, үстерергә өйрәтәм. Аннары төрле яшеллекне кабып карау мөмкинлеге бар. Ошаганын утыртып карый алалар. Үсентеләрне өйләренә алып кайтып китәләр, аннары тәмләткечләр ашарга яраклы булып үскәнчегә кадәр телефон аша аралашып торабыз. Клиентлар фотолар җибәрә, мин киңәшләремне җиткерәм, — ди Фәридә.
Бу тәмләткечләрне куллана башлагач, үзенең сәламәтлеге күзгә күренеп яхшырган.
— Гомер буе биткә бетчәләр чыгып интегә идем. Яшел тәмләткечләр ашый, бодай согы эчә башлагач, тире чистарды. Ниһаять, чәчем озын, билдән дә узып китте. Тырнаклар ныгыды, эчәклек сәгать кебек эшли. Яшел тәмләткечләр энергия бирә. Көне буе эшләп, чабып йөреп тә, кичкә таулар күчерердәй хәл кала әле, — дип елмая Фәридә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Микрояшеллекне тәрәзә төбендә үстерү буенча Фәридә БАЙБИКОВАдан киңәшләр
Орлык химик матдәләр белән эшкәртелмәгән, чиста булсын. Аларның 98 %ы тишелеп чыгарга тиеш. Сыналган орлыкларны “Народные семена” интернет кибете аша почта белән кайтартырга була.
Орлыкны тыгыз итеп, келәм кебек чәчәргә кирәк. Тишелеп чыккач, сирәкләмибез. Куе булган саен яхшырак.
Суны көн саен сибәргә кирәк. Туфрак кипсә, үсенте тиз үлә. Ә өлгереп җиткәндә, суны савыт кырыена сипсәң дә җитә. Артык дымнан микрояшеллек черемәсен.
Тәрәзә яктылыгына тартылып, үсентеләр кәкре, хәлсез булып үсәргә мөмкин, шуңа да фитолампа астында тотсаң яхшырак.