• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 30.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

Узган җәй карлыганнар арасында кырмыскалар үрчеде. Көл, тәмәке суы белән бетереп булмады, карлыган ботакларын гөблә (тля) басты, алардан да котыла алмадым. Яфракларын кисеп яндырдым. Карлыганнары өлгермичә кибә барды. Куаклар 3 еллык кына әле. Яз көне кер сабыны белән сода эремәсен ел да сибәм. Ничек котылырга бу кырмыска белән гөбләдән?
Вәсилә.

Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:
— Сез кырмыскаларга каршы чирләр белән көрәшә торган препаратлар куллангансыз. Алар кырмыскаларны юк итми. Иртә язда, әле бакчада үсемлекләр аз чагында “Фуфанон”, “Децис”, “Алатар”, “Карбофос”, “Метафос” кебек көчле агулар да сиптерергә була.
Кырмыскалар үсемлекләргә турыдан-туры зыян салмаса да, бакчачыларга шактый зур проблема тудыра. Алар бакча гөбләләре бүлеп чыгарган баллы сыекча белән туклана. Шуңа гөбләләрне махсус үрчетәләр, аларны агач-куакларга ташыйлар. Ул гына да түгел, гөбләләрне юк итүче камкаларга һөҗүм итәләр, кырмыска кислотасы сибеп, бакчадан куалар. Ә бер камка көненә 50 гә кадәр гөбләне юк итә ала.
Көрәшне системалы алып бармыйча, кырмыскаларны бетереп булмый. Гадәттә, көрәшне 3-4 буын чыгарып, бакчаны басып алгач кына башлыйбыз. Бу эшкә иртә яздан керешергә кирәк. Ул чакта әле кырмыскалар аз, ач була, теләсә нинди агулы тозак алар өчен сый булып тора.
Кырмыскага каршы көрәшне язын көннәр җылыту белән башлыйм. Аларның кая таба хәрәкәтләнүен күзәтәм һәм ояларын табам. Көрәк белән ояны ачып, кайнар су сибәм. Бу эшне 2-3 тапкыр кабатларга кирәк, чөнки кайбер кырмыскалар “эштә” калачак.
Соңгы вакытта бакчачылык кибетләрендә кырмыскаларга каршы гранулалы препаратлар сатыла. Мәсәлән, “Гром”. Иртә язда препаратны аз гына микъдарда оялары тирәсенә, юлларына сибәргә кирәк. Ач кырмыскалар бу “сый”ны рәхәтләнеп ашый.
Безнең бакчада түтәлләр арасына сукмакка такталар салынган. Кырмыскалар нәкъ шул такталар астына оя ясарга ярата. Аларны әйләндереп, колорад коңгызына каршы кулланыла торган теләсә нинди агу сибәм. Кырмыскалар да, лайлач әкәм-төкәмнәр дә юк ителә. Редис һәм яшел тәмләткечләр үскән түтәлләр янындагы такталар астына “Гром” сибеп калдырам яки 2-3 тапкыр кайнар су сибәм. Чөнки яшел тәмләткечләргә колорад коңгызына каршы кулланыла торган агу эләгү куркынычы бар. Ә аларны иртә язда куллана башлыйбыз.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru