• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 03.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Хатлар эзеннән

“ӨЙГӘ СУ ЧЫКМАСА ЯРАР ИДЕ”

“ӨЙГӘ СУ ЧЫКМАСА ЯРАР ИДЕ”

Быел кар аз кебек тоелса да, язгы ташу үзенекен итте. Бигрәк тә елга буенда урнашкан авылларны су басты. Яшел Үзән районының Татар Танае авылында да бүген хәлләр мөшкел. Гөбнә елгасы күтәрелеп, кайбер хуҗалыкларга су кергән. Авылның кайбер урамнары суда утыра. Көймәләр дә хәрәкәткә чыккан.
— Язгы ташу вакытында ел саен шул хәл. Без моңа күндек, зарланмыйбыз, — ди Фәүзия апа. Гадәттә, йортларының арткы ягын су “ашый” икән. Мунчалары, идән аслары суда кала.

— Язгы ташуга алдан әзерләнәбез. Идән астында бер банка калдырмыйбыз. Бәрәңгене чыгардык. Игенне су керми торган гаражга ташыйбыз. Сарыкларны янәшәдәге буш йортка күчереп тордык. Сыерыбыз гына бозауламасын дип куркабыз. Шөкер, су кими башлады, — ди Фәүзия апа. Быелгы язгы ташу болай көчле булыр дип көтмәгән алар. Тик кыш көне яуган яңгырлар, кисәк җылыту эзсез узмаган, күрәсең.
— Ниһаять, башкалар белән беррәттән бакча эшләрен эшләрбез дигән идек. Алайса, кеше бәрәңге сызганда, без утыртабыз гына әле. Хәер, бәрәңгесез калганыбыз юк, шөкер. Су керә дә чыгып китә ул, иң мөһиме — ут-күздән Алла сакласын, — ди әңгәмәдәшем.
Күршедә яшәүче Асия апа белән Рәшит абый Габдерәхимовларның ишегалдында озын кунычлы резин итекләрсез йөрерлек түгел.
— Былтыргы кебек үк булмаса да, быел да безгә су керде. Мунчада су ләүкәнең яртысына кадәр җитте. Өй идәненә чыгарга 20 сантиметр калган. Яңгыр яумасын дип телибез. Елга ярларыннан ташып, идән өстенә су чыкмасын дибез, — дип сөйли Рәшит абый. Йортларын иминиятләштергәннәр. Әмма иминият акчасы килгән зыянны капларга җитми икән. Идән астына кергән су көз көне дә тулысынча кибеп бетми, ди әле.
— Нигез су белән “ашала”, яргалана. Иминият акчасы 10 мең сум тирәсе. Ул акчага әллә ни эшләп булмый шул, — ди Рәшит абый.
Татар Танае авылын үз эченә алган Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин әйтүенчә, ташу аркасында 5 хуҗалыкка зыян килгән. Кайбер корылмаларга, идән асларына су кергән.
— Бюджеттан 97 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Аңа 5 метр биеклектә авыл тирәли дамба төзү күздә тотыла. Эш башланды. Су басу аркасында гына туктап торды. Ул дамба авылны саклар дип өметләнәбез, — ди Фәнис Мирхатуллин.
Гөбнә елгасы буенда урнашкан Татар Наратлысы авылын да элек су баса торган булган.
— 2013 елны дамба төзелгәннән соң, бу проблема хәл ителде. Шулай да елгадагы су күләмен даими күзәтәбез, — диде авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина. Татар Танае авылы тирәсендә салыначак дамбаның да файдасы булыр дип өметләник.
Балтач районында Шушма елгасы ярларыннан ташыган. Су 20 хуҗалык ишегалдына кергән, райондагы Сабантуй паркына кадәр күтәрелгән. Мондый көчле язгы ташуның соңгы 5-6 елда күзәтелгәне юк иде, ди балтачлылар.
— Су басу беренче чиратта мал-туарга, умарталарга куркыныч тудыра. 14 умартамның 10 сы гына исән калды, кызганыч, бал кортларым суда үлде, — ди Балтач районында яшәүче Мөдәрис абый.
Питрәч районының Көек авылында исә машина юлы елгага әйләнгән. Блогер Люция Алеева, елдагыча купальнигын киеп, видео төшереп, социаль челтәрләргә куйган. “Көек диңгезенә рәхим итегез”, — дигән ул. Арча, Әлки, Апас, Кайбыч, Саба районнарында да елгаларга якын урнашкан авыл халкы бу көннәрдә кыл өстендә яши. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйтүенчә, республикада язгы ташу вакытында 220 торак пунктка су басу куркынычы яный. Шуңа да чарасын алдан күрергә тырышалар. Халыкны эвакуацияләү урыннары әзерләнгән.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru