Язның икенче аена да аяк бастык. Авылларда җирләр кипте, кояш җылыта башлады. Халык чеби алырга тотынды. Арча районы Якты Көн авылында урнашкан Бариевлар кошчылык фермасы да 1 марттан яңа сезонны ачып җибәргән. Хуҗалары Рәзимә апа һәм Радик абый озак еллардан бирле чеби, тавык, үрдәк, каз сату белән шөгыльләнә. Көзен кош-кортны суеп та саткалыйлар. Бу араларда алар капкасы ябылып тормый, чеби алырга дип кайлардан гына килмиләр икән.
— Радик абый, халык кош-корт алу хәстәрен күрә башладымы?
— Кош-корт сату эше белән 20 елга якын шөгыльләнәбез. Бу сезон да яхшы башланып китте. 20-30 арны да, 250 шәр чеби сатып алучылар да бар. Бер һәм биш көнлекләрне күп алдылар.
— Быел бәя ничек соң?
— Бер көнлек чеби — 80 сум. Биш көнлеге 110 сумнан артыгракка чыга: һәр көн саен 7 сумга арта бара. Чөнки ут, су тотыла, комбиазык кирәк. Бер айлыгы — 300 сум. Бераз соңрак үрдәк, каз бәбкәләре дә сата башлаячакбыз. Аларының бәясен алдан әйтеп булмый.
— Бер көнлек чебиләрне ничек тәрбияләргә?
— Кош-корт бүлмәсе идәнендә, ким дигәндә, 31 оС җылылык тотарга кирәк. Урыннары коры, җылы булырга тиеш. Яхшы комбиазык бирергә. Аларның хәзер нинди генә төрләре юк. “Глазовский”, “ПремиКорм”, “Богданович” дигәннәре яхшы санала. Витаминнарны, антибиотикны да вакытында бирү мөһим. Шунысы да бар: кош-кортны асрый белергә кирәк. Бу җиңел эш түгел. Тәрбия яхшы булмаса, алганда әйбәт булган чеби дә начарланырга мөмкин.
— Халык кош-кортны сезнең кошчылык фермасыннан сатып алганда, субсидия кайтара аламы?
— Әлбәттә. Теркәлеп, барлык ветеринария таләпләрен үтәп, закон нигезендә эшлибез. Бездән соң клиент ветеринария табибыннан белешмә алырга тиеш була. Шуны әйтәсем килә: кат-кат әйләнеп йөрмәс өчен, кош-кортка субсидия кайтарырга теләүчеләр, өй һәм җирләре кемгә теркәлгән, чебине дә шушы кеше исеменә яздырып алсын иде. Субсидия ясатканда бу мөһим. Кайберләренең кире килгән очраклары булды. Үзегез белән ИНН һәм паспортны да онытмаска кирәк.
— Сатып алучыга нинди киңәшләр бирер идегез?
— Кош-кортны шушы эш белән озак еллардан бирле шөгыльләнгән, таныш, үзебезнең як кешеләреннән алырга кирәк. Урамнан сатып алып калганнары бик үк ышанычлы булмаска мөмкин. Алар тауар чегы да бирми. Аннары, начар партия эләксә, кем сатканын исбатлый да алмыйсың. Соңгы елларда чит төбәкләрдән чирле кош-корт та кергәләде. Моны белә торып сатучылар да бар бит. Кемдер сезонда сатып котылу, тиз арада акча эшләп калу ягын гына кайгырта. Авыл урамнарында шулардан алган апа-әбиләр кемнәр икәнен белми, аңламый да кала. Алла сакласын, шундыйлары эләксә, үзеңнекен генә түгел, бөтен авылныкын, меңләгән башны юк итәргә туры килүе бар. Аның зыянын кем күтәрә? Андый күңелсез хәлләр барыбызны да урап узсын. Һәркайсыбызга сатып алган кош-кортын уңышлы үстереп, урнаштырып, тәмле ашларын ашарга насыйп булсын!
Гөлчәчәк ГАЛИМОВА, Тәтеш районы Келәш авылы:
— Ел саен күп итеп үстерәбез. Быел да алдык, бер көнлеге 80-90 сум, сатучылар төрле бәя куя. Бер көн озаграк тоткан саен, хакын арттыра баралар.
Беренче егерме көнендә чебиләргә “Пурина” дигән комбиазык бирәбез. Аннары төрле ярмалар тарттырып куша башлыйбыз. Пешкән бәрәңгене изеп, комбиазык белән болгатып бирәбез. Алып кайткач, чебиләрне өч-биш көн өйдә тотабыз. Аннан иске мунчадагы ояга чыгарабыз. Алларында гел су тора. Алып кайткан көннәрендә суларына ара-тирә сыек кына марганцовкалы эремә дә ясап салабыз. Витамин, антибиотик белән артык мавыкканыбыз юк. Чөнки комбиазыкка витамин кушылган дип язалар. Бераз үсә төшкәч, идәнгә күп итеп печән вагы салып, шунда җибәрәбез, ком иләп бирәбез. Ирем Рәшит кош-корт өчен махсус теплица корды. Аннары шунда җибәрәбез. Чиләк, пычак һәм мотордан кычыткан турый торган җайланма да ясап бирде. Кычыткан чыккач, турап ашатабыз. Ул — иң табигый витамин.
Бер көнлекне күп алабыз һәм бер ай үстереп, бер өлешен сатабыз. Алдан заказ биреп куючылар бар. “Үзебезнең үстерергә урын да, вакыт та юк”, — диләр. Узган ел бер көн асраганы биш сумга арта бара иде. Быелгы бәяне белмибез әле. Суйгач, берәр түшкәне туганнарга күчтәнәч итеп бирәбез. Гаиләбез белән яшь чеби итен яратабыз. Төрлечә пешерәбез. Әле туңдыргычта кирәк-яракка дип саклап куелган бер-ике түшкәбез бар. Запассыз булмый бит. Кош-корт үстерүнең мәшәкате күп. Әмма химикатсыз булгач, ите тәмле, диясе килә.
Валид БАЛЬБЕКОВ, Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы:
— Соңгы елларда чеби сатып алмый башладык, үзебезнең тавыклар утыра. Берара инкубатор сатып алу теләгем дә бар иде. Аннары кире уйладык, әби-бабайларыбыз ысулын дәвам итәргә булдык. 10-15 йомырка сайлап алабыз. Чеби чыгаргач, саклавы гына читенрәк: карчыгалар секунд эчендә эләктереп китә. Бер елны 40 чебинең яртысыннан артыгын алды. Халыкта шундый “күзәтү” бар: янәсе, түп-түгәрәк йомыркадан — тавык, озынчасыннан әтәч чыга. Берсендә, тавыклар күп булсын дип, махсус сайлап та куйган идек. Әмма алай килеп чыкмады, яртысы әтәч булды.
Рәфидә АБДУЛЛИНА, Әлки районы Татар Суксуы авылы:
— Чебиләрне апрель башында алырга җыенабыз. Бер көнлекләр 75 сум тора, диләр. Гаилә зур булгач, берьюлы 100 әрне кайтарабыз. Башта өйдә җылы урында торалар. Читлекләре зур. Шунда кызыл утлы лампа куям. Асларына печән вагы салам. Беренче вакытта комбиазык ашатам, аның “Глазовский” дигәнен сатып алам. Көздән кычыткан җыеп киптерәм. Шуны комбиазыкка да кушкалыйм, асларына да сибәм. Биш көн дәвамында төрле витамин эчерәм. Бераз үсә төшкәч, арпа, бодай, кукуруз, көнбагыш кушып, тегермәннән чыгартып бирәм. Беренче партияне июньдә суябыз. Икенче партиягә зурракларны алабыз. Аларын бер ай ашатып тәрбиялибез. Чебиләрне дә, үрдәкләрне дә икешәр партия үстерәбез. Индоүрдәкләребез — бәбкә, тавыкларыбыз да чеби чыгара әле. Мәш киләбез.
Алинә ХӘБИБУЛЛИНА, Мамадыш районы:
— Чеби үстерүнең мәшәкате күп. Соңрак зуррак бройлер чебиләре алабыз һәм аларны бик соңга калмыйча урнаштырабыз. Безгә шулай җайлырак. Йомырка салырга дигән тавыкларның үскәнрәкләрен алабыз.
Гөлшат ТУКТАРОВА, Бөгелмә районы Иске Сумароково авылы:
— Танышларым бер көнлек 20 чеби кайтарып бирде. 90 сумнан алдык. Өйдә почмакка җылы урын ясап, әлегә шунда җибәрдем. Асларына коры чүпрәк-чапрак салдым. Чебиләргә җылымса су куям, ара-тирә кара чәй дә эчергәлим, йомырканы каты итеп пешереп, турап бирәм. Яз җиткәч, тавыклар күп сала башлады, чебиләргә рәхәтләнеп ашатам. Комбиазык та кайтарттым. Чирәм чыккач, бакчага җибәрәм. Сабантуйга суярлык булырлар инде. Үзең үстергән икенче төрле бит. Балаларга биреп җибәрергә дә рәхәт. Шуңа иренмибез.
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.