• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

“МӘЧЕТЛӘР ТӨНЛӘ ЯКТЫРЫП ТОРА”

“МӘЧЕТЛӘР ТӨНЛӘ ЯКТЫРЫП ТОРА”

Казан милли тикшеренү техник университеты аспиранты Ринат Таһир улы ИСЛАМОВ — берничә күркәм проектка алынган җәмәгать эшлеклесе, булдыклы, саваплы гамәлләр кылучы чын мөселман. Ринат шул проектлары белән бик күп конкурсларда җиңү яулаган. 2017-2018 елларда ул ТРның Яшьләр хөкүмәте аппаратын җитәкләде. 2019 елдан — ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы. 2020 елдан — Мөслим районы депутаты һәм РФ Федерация Советы каршындагы Яшь закон чыгаручылар палатасында Татарстан вәкиле. Хәзерге көндә төзелеш-монтаж эшләрен алып баручы “КҮЗ” ҖЧҖ генераль директоры.

— Ринат, ни өчен техника белән бәйле югары уку йортын сайладыгыз?
— Әтием дә, бабам да алтын куллы иде, самавыр ямыйлар, тәрәзә кысалары ясыйлар иде. Әтием техниканы яратты, ремонт эшләрен белде. Аның янәшәсендә барысына да төшенеп үстем. Гаиләдә без ике бала, апам — шәфкать туташы. “Сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү” белгечлегенә укыдым, сессияләрне гел алдан бирдем диярлек, чөнки тизрәк авылга кайтып, булышасым килә иде. Техникага да күңелем ята. Студент чакта Мөслимдә “Кулибин” бәйгесендә орлык чәчү җайланмасы белән II урынны алдык.
— Армиядә хезмәт итү сезнең өчен мөһим идеме?
— Дипломны экстерн якладым да армиягә киттем. Кара диңгез Хәрби-диңгез флотында хезмәт иттем, буш вакытта Кырым шәһәрләре мәчетләрендә җомга намазларына да бара идек. Мәктәптә укыган елларда ук, әти-әниемнән рөхсәт сорап, мәчеттә дин белеменә төшендем, намаз укырга, дога кылырга өйрәндем.
— Сез татар яшьләрен берләштерүгә дә өлеш кертәсез.
— 2019 елда татар яшьләрен таныштыру-күрештерү проектын эшләдек. “Һава” мәчетендәге беренче кичәгә 15 студент килде. Шулай итеп, кичәләр айга бер мәртәбә бушлай үткәрелә башлады. Анда милли уеннар уйналды, курай моңнары яңгырады, милли ризыклар пешерү, мөселманча яулык ябу буенча һ.б. осталык дәресләре узды. Машаллаһ, 6 мөселман пары хасил булды, бәлкем, андый парлар күбрәктер дә әле! Ләкин бу кичәне узган елның маеннан соң үткәрмибез. Егетләребез яу кырында булганда, күңел ачып йөрүне дөрес дип тапмыйбыз.
— Мәчетләрне тыштан яктырту эше кайчаннан тормышка ашырыла?
— Бу проектка шулай ук 2019 елда алындык. Дустым, Казанның танылган психологы Зөлфәт Зарипов белән 2022 елда чираттагы мәчетне яктыртканда, бу эшне “Нурлы ислам” проекты исеме астында дәвам итәргә булдык.
Бүгенге көндә 15 мәчетне яктырттык. Шәһәр мәчетләре төнлә яктырып торганда, нишләп әле авыл мәчетләре караңгыда булырга тиеш? Моны аңлаучы дусларым күп, шуларның берсе Арча районы Яңа Кенәр авылы мәчетен ут белән яктыртуда иганәче булды. Әбисе мәчет янәшәсендә гомер итә, оныгы аны шулай шатландырды. Республикада 1500 дән артык мәчет төзелгән. Максатыбыз — буш вакыт табып, проект буенча алга бару.
— Бу эш кыйммәтме?
— Әлеге хезмәтне тулысынча башкару 50 мең сумнан да артмаска мөмкин. Ә манараны яктырту җыелмасының бәясен 15 меңлек итеп туплый алабыз. Чөнки аңа керүче махсус кронштейннарны туган ягымда — Иске Карамалы авылында да ясыйлар.
Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…
Безнең өй

ӘГӘР АЯК КИЕМЕ КЕЧКЕНӘ БУЛСА…

by irekmanager irekmanager
25 апреля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru