Кара карлыганны берничә ысул белән үрчетәбез.
Җәен аскы ботакларын җиргә бөгеп, эләктереп, җир белән күмдертеп куярга була, бик яхшы ысул, ботаклар барысы да тамырлана. Шулай ук ботакчадан да тамырландырырга мөмкин. Мәсәлән, көзен ботакларны җир өстендә бер бөресен генә калдырып, 45 градус авышлык белән күмеп куя аласыз.
Шулай ук иртә язда үрчетә башларга мөмкин. Ботакларны тамыр чыгарганчы сулы савытта тотам, аннан грунтка яки стаканнарга күчерәм. Карлыган ботаклары бик яхшы тамырлана, аны үрчетү авыр түгел. Быел ике ысул белән тамырландырып карадым, бер өлешен сулы савытка утырттым, калганын шундук вермикулит кушылган агроперлитка куйдым. Атна-ун көннән тамыр җибәрделәр, аннан торф тутырылган стаканнарга күчердем.
Зилә ИДРИСОВА, Башкортстан, Кушнаренко районы Иске Кормаш авылы.