Республикада яшәүче һәр хуҗабикәнең өендә Кукмарада эшләнгән таба бардыр дип уйлыйм. Әле әнидән, әбиләрдән үк калырга да бик мөмкин. Соңгы елларда Кукмара табаларын гына түгел, казан, кәстрүлләрен дә алгансыздыр. Эш сәфәре белән шул якларга баргач, “мәңгелек” табалар ясый торган заводка кереп чыктым. Ярты литрлы чүмечтән башлап, 160 литрлы казаннарны ничек ясауларын үз күзләрем белән күрдем.
ТАРИХЛЫ ЗАВОД
Кукмара металл савыт-саба заводы бик борынгы — тарихы XVIII гасырга барып тоташа. Үз чорының атаклы сәүдәгәре Иван Васильевич Тряпицын бакыр эретү заводы төзи башлый, чөнки Кукмара җирлегендә әлеге металл ятмалары табыла. Нәтиҗәдә 1743 елда татарлар яшәгән Туеш авылында бакыр эретү заводы цехлары эшли башлый. Шунда ук күпсанлы крестьян утарлары да барлыкка килә. 1851 елда завод ябыла, чөнки бакыр ятмалары саега. Революциядән соң Кукмара районының берничә авылында металл эшкәртү буенча яңа артельләр оеша. Ә Бөек Ватан сугышы елларында тимерчеләр фронтка арба, чана һәм аларга тимер детальләр ясый. Сугыштан соң әлеге артельләр тагын да зуррак көч белән эшли, шул елларда дәүләт карамагына керә. Биредә күпләп алюмин савыт-саба ясый башлыйлар. 1966 елда остаханә Казан металл эшкәртү комбинатының бер цехына әйләнә. Ә бер елдан, ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгы карары нигезендә, Кукмара металл савыт-саба заводы буларак оеша.
Әле 50-60 ел элек кенә алюмин торба, лейкалар ясаган заводны хәзер бөтен Россиядә беләләр. Шулай ук чит илләр тарафыннан да кызыксыну зур икән.
— Мәгълүм вакыйгаларга кадәр безнең тауар Германия, АКШ, Израиль, Канада кебек илләргә дә китә иде, — ди Кукмара металл савыт-саба заводының маркетинг бүлеге җитәкчесе Эльвира Бикеева. — Хәзер алар белән эшләү авыррак, ләкин шулай да элемтәләр югалмады. Бүген әзер продукцияне күпләп Мәскәү, Санкт-Петербургка озатабыз. Завод районның бюджетка иң зур керем кертүче предприятиесе санала. Шуның белән барысы да аңлашыладыр: районның һәр өченче кешесе бездә эшли. Әле Киров өлкәсеннән килеп эшләүчеләр дә күп. Хәзерге көндә заводта барлыгы 1300 гә якын кеше хезмәт куя. Алар махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Заводның бер дигән ашханәсе бар, төшке аш өчен компенсация каралган. Зарарлы цехта эшләүчеләргә ташламалар бар.
— Заводта уртача хезмәт хакы күпме? — дим Эльвира Азатовнага.
— 80 мең сум алучылар да бар, эшенә карап. Ә уртача хезмәт хакы бездә 45 мең сум.
Заводта эшче куллар җитми. Гәрчә Кукмара буенча иң югары хезмәт хакы биредә булса да.
— Эш җиңел түгел бит, — диде Эльвира Азатовна. — Яшьләр үз эшен ачарга тели, андыйлар да күп. Гомумән, безнең районда көндәшлек көчле: берничә зур оешма бар. Шуңа да, эшчеләрне җәлеп итәр өчен, төрле кызыксындыру чараларын эзлибез. Завод тәүлек буе туктамый, хезмәткәрләр өч сменада алтышар сәгать эшли.
ЯҢА ЗАВОД, ЯҢА МАКСАТ…
Кукмара металл савыт-саба заводы заманнан артта калмаска тырыша. 2021 елда яңа завод салынган. Биредә тутыкмый торган корычтан савыт-саба ясыйлар. Ассортиментта туризм өчен кирәкле савытлар да бар. Иске бинадан аермалы буларак, биредә барысы да заманча: якты, иркен цехлар, начар исләр юк. Кем әйтмешли, утырып чәй эчәргә мөмкин. Заводның түбәсеннән дә кояш карый, махсус шулай эшләгәннәр. Монысы эшчеләргә тудырылган уңайлыклар. Ә кулланучыга килгәндә, тутыкмый торган корычтан эшләнгән яңа төр савыт-сабаны күтәреп тә, әйләндереп тә карадым. Бу бездә эшләнгән, сыйфатлы кәстрүл, таба, чуеннар бит!
— Яңа заводта эшләнгән әлеге савыт-сабалар — безнең горурлыгыбыз, — диде Эльвира Азатовна. — Алар төрле линиягә бүленгән: SAFIA, LEON. Заводка яңа җиһазларны Кытайдан алып кайттык. Башта иң яхшы белгечләребез Кытайга барып, җиһазларның ничек эшләвен өйрәнде. Аннан исә монда кайтып эшләтеп җибәрделәр.
— Яңа төр савыт-сабалар линияләргә бүленгән, дидегез. Карап торышка барысы да затлы кәстрүл, таба, манты пешерә торган савытлар кебек.
— Алар формалары, дизайннары белән аерыла. Мисал өчен, SAFIA линиясе AISI 304 (18/10) маркалы хром-никельле корычтан ясалган. Анда әзер ризыкны әзерләү генә түгел, ә озак вакыт сакларга да мөмкин, ә металлның югары сыйфаты аллергия барлыкка килү куркынычын булдырмаска ярдәм итә. SAFIA линиясендәге савыт-сабаларның калынлыгы 0,8 мм, шуның өчен дә ныклыгы югары: температура үзгәрешләренә дучар булмый, тырналмый һәм деформацияләнми.
Гомумән, Кукмара металл савыт-саба заводы иң беренче сыйфатка игътибар бирә. Чимал җитди контроль уза, шул исәптән радиация куркынычсызлыгы буенча да.
— Заводка кайткан чимал, ягъни зур кисәк алюмин табакларны кире җибәргән очраклар да бар, — дип дәвам итте Эльвира Азатовна. — Технологлар аны кат-кат тикшерә. Заводта әзер продукцияне тикшермичә сатуга чыгармыйбыз: тулы бер бүлек шуның белән шөгыльләнә. Һәр савыт-сабаны кулдан уздыралар.
800 ТӨРЛЕ ТАУАР ҖИТЕШТЕРЕЛӘ!
Сүз башында 160 литрлы казаннар дигән идем. Аларны Урта Азия якларына җибәрәләр. Аш кайнату, пылау пешерү өчен махсус зур казаннар сорыйлар икән.
Завод ассортиментында бүген 800 төрле (!) тауар бар. Россиядә коеп ясалган алюмин савыт-саба җитештерә тоган иң алдынгы өч компаниянең берсе ул. Алга таба планнар зурдан, иң мөһиме — үсеш өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. 2021 елда төзелгән яңа заводта бүген йөзгә якын кеше хезмәт куя, тора-бара эшчәнлекне бермә-бер арттырырга була.
…Кукмара савыт-саба заводыннан бер горурлык хисе белән чыктым. Беренчедән, шундый затлы савыт-сабаның үзебездә эшләнүе, икенчедән, никадәр халыкка эш урыны булу — зур куаныч! Өченчедән, бай тарихы булган завод бүген икенче яшьлеген кичерә. Дүртенчедән, ул үзебезнеке! Аның данлыклы исеме киләсе гасырларда да данга күмелеп яшәвен дәвам итәр дигән өмет, ышанычта калам!
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.