Апас районының Кече Бакырчы авылында яшәүче Гөлнара Гәрәева — җирлектә күпләп яшелчә үстерүчеләрнең берсе. Аның хуҗалыгында кәбестә, кызыл чөгендер һәм бәрәңге үсә. Тормыш иптәше Рифат та бу эштән читтә калмый. Гаилә елдан-ел тәҗрибә туплый һәм яшелчәләрнең санын, төрләрен арттыра бара.
Гөлнара — шәһәр кызы. Кала мохитендә үссә дә, авылның бетмәс-төкәнмәс хезмәтеннән куркып калмаган. Иң элек фермада сыер сауган. Аннан җир эшенә — яшелчә үстерүгә керешкән.
— 1994 елда Казаннан авылга кайттым. Авыл тормышы миңа чит түгел. Терлек асрыйбыз, бик яратып бакчада эшлибез. 7-8 елдан бирле яшелчәчелек белән шөгыльләнәбез, — ди ул.
Гәрәевлар теплица тутырып кәбестә чәчкән. Орлыкларны махсус җиһаз белән берәм-берәм туфрак куенына салганнар. Балалары, туганнары да ярдәмгә килгән. Вак һәм җаваплы эшне күмәкләшеп башкарганнар.
— Эш барыбызга да җитә. 50 шәр сутый кәбестә, чөгендер, 1 гектар бәрәңге утыртабыз. Быел 17 мең төп кәбестә чәчтек. Берәр атнадан тишелер дип көтәбез. Кәбестә үстерү җиңел эш түгел. Суны күп сибәргә, корткычларга каршы вакытында көрәшергә кирәк. Чүбе дә чыгып тора. Барысы да кул эше. Һәрберсен вакытында башкармасаң, мул уңыш алып булмый. Көн дә карау, эшләү мөһим, — ди Гөлнара.
Гәрәевлар зур гаилә булып, балалар, оныклар сөеп, хезмәт белән ялны аралаштырып, үрнәк гомер итәләр.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА.