Апас районы Каратун авылында яшәүче Саимә Хәбировага 90 яшь булса да, җитезлегенә, җор теленә күз тимәсен. Безне күрергә теләп, Казанга кадәр килде ул. Бөек Җиңү көне уңаеннан укучыбыз белән аның сугыш елларындагы балачагын искә алдык, күп шәһәрләр гизгән Саимә ападан тормыш кагыйдәләренә өйрәндек.
— 1941 елда әтием сугышка китте, миңа ул чакта 9 яшь иде. Әтием фанердан ясап биргән каеш баулы портфельне әле дә хәтерлим. Шуның белән дүрт ел укыдым. Авыр булса да, күңелле вакытлар иде ул. Өченче сыйныфта укыганда, дәрес беткәч, кыңгырауга басарга чиратлашып кизү тора идек. Укытучыбыз Самат абый, сәгатьнең озын теле фәлән цифрга җиткәч, кыңгырауга басарсың, дия иде. Сәгатькә карап утырасың да утырасың. Берсендә бер сыйныфташым кизү торган көнне аеруча озак укыдык. Бетми дә бетми дәрес, теге арып йоклап киткән икән, кыңгырауга басучы булмаган, — дип көлеп искә ала Саимә апа. Мәктәптә укырга-язарга өйрәнгәч, әтисенә хатлар юллый башлый ул.
Бөек Җиңү көнен Саимә апаның әтисе Берлинда каршылый. 1945 елда авылга яраланып кайта. Саимә апа 12 бала арасында икенчесе була. Үсмер чагыннан ук эшләп үсә. Гаиләне туендырыр өчен, сеңлесе белән күрше авыл кырына башак җыярга барулары, станциядә стаканлап катык, йомырка сатулары, куаклар утыртырга йөрүләре, икмәк киптерүче булып эшләгән еллары кичәге кебек истә.
— Әти Финляндиягә эшкә баргач, миңа баулы кызыл ботинка, коңгырт бияләй, башлык, галстуклы зәңгәр күлмәк алып кайткан иде. Шатлыктан, июньнең эссе көнендә бияләйләремне салмыйча, урамыбыздагы 12 йортның һәрберсенә кереп, әти бүләкләре дип, күрсәтеп чыкканымны хәтерлим, — дип сөйли Саимә апа.
1959 елны ул Наил абый белән тормыш кора. Каратун станциясендә чөгендер кабул итү пунктында эшләгәннән соң, 18 ел тимер юл тармагында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.
— Тимер юлда эшләгәндә, Россия буйлап бушлай сәяхәт итү мөмкинлеге бирелә иде. Бөтен илне әйләндек. Байкал күлендә, Алтай тауларында да булдык, — ди Саимә апа.
Хәбировлар ике кыз тәрбияләп үстергән. Нуриясе бүген Каратунда, Нураниясе Казанда яши. Онык, оныкчыклары да әбиләрен ярата. Кызганыч, 63 ел гомер иткән ирен Саимә апа күптән түгел соңгы юлга озаткан. “Тигез тату гомер итүнең сере — хатын-кызның сабыр булуында”, — ди әңгәмәдәшем. 30 ел каенана белән торган ул.
90 яшендә булса да, сөбханалла, бүген дә җиңел, актив әле әңгәмәдәшем. Кечкенә булса да, төш кенә. Сабан туенда чүлмәк ватарга да чыга, иртән физик күнегүләр ясый, театр, концертлар карый, Казанга кунакка еш килә, догалар кыла, көн дә тәсбих тарта. Чәйне карлыган яфраклары, мәтрүшкә салып эчә.
— Авыруларыма табиб та кирәк түгел, йөрәк шифасы — авыл мунчасы, — ди Саимә апа. Оныклары белән зоопаркка да йөри, хәтта фотосессиягә барган. Җәй көне болында җиләк җыярга ярата. Газетабызны беренче көннәреннән үк яздырып ала, бер битен дә калдырмыйча күзлексез укый.
— 90 яшенә җиткәч, башка укый алмас дип, газеталарга язылмаска уйлаган идем. Миңа да әйтеп тормыйча, почтага барып, “Ирек мәйданы”на язылып кайткан, — ди кызы Нурания апа. Ул исә әнисенең истәлекләрен туплап, авылда музей булдырырга хыяллана.
— Экспонатлар да җыелды. Бабайның сугыштан алып кайткан кашыгы, әнинең әтигә армиягә киткәндә бүләккә чиккән кулъяулыгы, тагын башка бик күп истәлекләр бар бездә. Бернәрсәне дә ташламыйм. Төп нигездә тарих сакланырга тиеш дип саныйм, — ди Нурания апа. Без исә тугры укучыбызга иминлек, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Исәнлектән аермасын!
Эльвира МОЗАФФАРОВА.