Укучыларыбыз арасында: “Газетага языла алмыйбыз, чөнки вакытында таратмыйлар, авылда элемтә бүлеге ябылды”, — дип шалтыратучылар бар. Күптән түгел шундый шикаятьләр белән Балык Бистәсе районы Олы Көлгә авылы һәм Кукмара районыннан мөрәҗәгать иттеләр. Авылда эш юк дип зарланган булабыз, ни өчен почтальон вазыйфасына эшләргә килүчеләр юк соң? Почтасыз авыллар нишләргә тиеш?
“КИБЕТТӘ “ТЕРЕ” АКЧА СОРЫЙЛАР”
Балык Бистәсе районының Олы Көлгә авылында почта бүлеге атнасына өч көн эшли. Ул өч авылга, барлыгы 400 кешегә хезмәт күрсәтә. Тик почта җитәкчесе тиздән декрет ялына китәргә җыена икән. Аның урынына эшләргә килергә теләүче юк. Авыл халкы борчуда.
— Почтасыз бик авыр. Пенсия китерүче дә юк бит. Матбугатка да язылып булмый. Ярый яшьләр интернеттан файдалана, түләүләрне дә телефон аша гына башкара. Ә өлкәннәр алай булдыра алмый. Кулга тотып, исен тоеп, кыштырдавын ишетеп укырга гадәтләнгәнбез, — ди авылда яшәүче Әлфия апа.
Гомәр абый таякка таянып кына йөри. Аңа район үзәгенә бару уңайсыз.
— Почта ябылса, эшләр харап. Пенсияне картага күчереп файда юк. Карта белән авылда берни эшләп булмый. Кибеттә “тере” акча сорыйлар, — ди Гомәр абый.
Кукмара районының Зур Кукмара авылында да хат ташучыларга кытлык.
— Газетаны таратучы юк. Матбугатны ничек укырбыз дигәч, почта бүлегендә: “Язылмагыз!” — дип җавап бирделәр. Нишләргә белгән юк, укыйсы да килә бит, — ди Зур Кукмара авылыннан газета укучыларыбыз.
Зур Кукмара почтасы Янсыбы, Иске Йорт, Рудник авылларына — 3 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Әминә Галиева биредә җиденче елын эшли. Белгечлеге буенча бухгалтер.
— Почтальоннар булганда, эшләргә мөмкин. Ә санаулы кеше белән тарту авыр. Җитәкче булсаң да, идән юу, газета аралау, пенсия бүлеп бирү — барысын да эшләргә туры килә. Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә кичке җиделәргә кадәр утырам. Безнең почтада 6 участок,
6 хат ташучы эшләргә тиеш. Тик хәзер бер генә хат ташучы калды, оператор да кирәк, — ди Әминә Галиева.
Бер ел элек хат ташучылар эштән китә башлаган. Икесе яңа эш урыны тапкан. Берсе, ике участокка берүзе эшләп арыгач, китәргә булган. Тагын берсе лаеклы ялга чыккан. Эшләре дә җиңел түгел, таләпләр катгый.
— Безгә райондагы кадрлар бүлеге аша эшкә урнашалар. Хат ташучыларны күптән эзлиләр. Килүче генә юк. Эше җиңел түгел, әмма түзәрлек. Хат ташучы почтага сәгать 10-11 ләргә генә килә. Матбугат, пособие, пенсия таратып бетергәч, кайтып китә. Атнасына 4 көн эшлиләр. Эшкә урнашуы катлаулы түгел. Куркынычсызлык хезмәте тикшерүен үтәргә кирәк анысы. Башкача булмый, акча белән эшлисе бит, — ди Әминә апа.
— Хат ташучы булмагач, газеталарга да язылырга кушмагансыз икән, — дим.
— Алай дип әйткәнем булмады. Дөрес, хат ташучым белән икебез дә бүген-иртәгә, бәлки, китәрбез, дибез. Аннан соң почтада берәү дә калмый. Шул сүзне ишетеп, бәлки, халык газетага язылырга кирәк түгел, дигән карарга килгәндер. Авылда терминал юк. Пенсияне картага күчерсәләр дә, җайсыз булачак. Банк филиаллары эшләми. Коммуналь хезмәтләргә почта аша гына түләп була, почта кирәк, — ди ул.
“ТАКСИ ЯЛЛАП КИЛӘЛӘР”
Хәзер халык почтага үзе килә.
— Беркөнне Иске Йорт авылыннан 80 яшеннән узган бер карт белән карчык почтага такси яллап килгәннәр. Кызгандым үзләрен. Әмма, нишләтим, газета таратырга үзем дә чыгып китә алмыйм, бердәнбер хат ташучымны да өстәмә участокларга чыгара алмыйм. Ул үзе дә алты урамга хезмәт күрсәтә. Эш күп, эшләүче юк, — ди Зур Кукмара авылы почта җитәкчесе.
Татарстан почтасы әлеге проблема белән таныш.
— Зур Кукмара авылында хат ташучыларга һәм операторга вакансияләр ачык. Хезмәткәрләр эзлибез, — дип аңлаттылар “Россия почтасы”ның Татарстан бүлегендә. Кукмара почтампты җитәкчесе Гөлназ Яппарова исә, авылда элемтә бүлеген ничек тә саклап калырга тырышабыз, ди.
— Матбугат укырга теләгән кешенең газетаны почтага килеп алу мөмкинлеге бар. Элемтә бүлекләрендә абонент тартмасы булдыра алалар. Зур Кукмарада почта бүлеге ябылмас. Җитәкчесен дә җибәрмәскә тырышабыз. Авылда урын өстендә ятучы пенсионерлар да бар. Аларга пенсия акчасын өйләренә илтеп бирә. Матбугатка яздыру эшен дә алып бара, — диде Гөлназ Яппарова.
Балык Бистәсе районының Олы Көлгә авылында да, элемтә бүлеген ябарга уйламыйбыз, диделәр.
— Июньдә почта җитәкчесе декрет ялына китә, аның урынына кеше эзлибез. Почта булмаса да, күп кенә хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин. Хат ташучылар пенсия, социаль пособиеләрне, матбугатны, кирәк тауарны өйгә китереп бирә, — диде Россиянең Идел почта макрорегионында тышкы коммуникацияләр юнәлешендә җитәкче Ирина Прохорова.
Татарстанда почта бүлекләренең 60 %ы атнасына өч кенә көн эшли. Күп хат ташучыларның эш ставкасы тулы түгел, нәтиҗәдә хезмәт хакы да аз. Әмма, эш сәгате кыскартылган булуга карамастан, буранмы, яңгырмы, газета-журналларны, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне, суд приставлары, ЮХИДИдән килгән хатларны вакытында таратырга кирәк. Өстәмә акча эшләр өчен шактый тырышырга туры килә. Тауар, лотерея билетлары сату, матбугатка яздыру, иминиятләштерү буенча планны үтәү сорала.
— Тауар сатудан тыш, иминиятләштерү эшен дә йөкләделәр. Өстән план куялар, үтәмәсәң, премиядән колак кагасың, — диде Кукмара районының бер авылыннан исемен әйтергә теләмәгән хат ташучы.
АВЫЛЛАР ПОЧТАСЫЗ КАЛМАСЫН ИДЕ
Почталар үзләрен яшәтергә тырыша. Элемтә бүлекләренең төп бәласе дә шунда бугай, дәүләт аларга коммерция оешмасына караган кебек карый. Шуңа бар җирдә оптимизация күзәтелә: элемтә бүлекләре берләштерелә, авыллар почтасыз кала. Почта хезмәткәрләренә социаль ярдәм каралган анысы: шифаханәгә юлламаның бер өлешен түләү мөмкинлеге бар, юбиляр, эшләп киткән ветераннарны котлыйлар, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр дәүләтнеке булмаган пенсия программасында катнаша ала. Хат ташучыларга этләрне куркыту өчен электрошокер, аяк киеме, башка кирәк-яраклар бирелә. Тик почта хезмәткәренең еш кына шифаханәгә бару түгел, чираттагы ялга чыгарга да мөмкинлеге булмый, чөнки эшләп торырга кеше юк. Элекке кебек матбугат тарату өчен почтага дәүләттән субсидия дә түләнми.
Былтыр Мамадыш районы Катмыш авылында элемтә бүлеге бинасы янгач, почта җитәкчесе халыкны ике ел өйдә кабул итәргә мәҗбүр булган. Шәһәрдә газетаны киосктан сатып алырга мөмкин. Әмма авыл җирендә хәл катлаулырак: киосклар юк, ерак районнарга редакцияләр дә атна саен газета китерә алмый. Аннары авыл җирендә почтальон газета ташу белән генә чикләнми бит әле. Ул сатучы, банк хезмәткәре, идарәче компания, психолог, табиб та… Юкка гына хат ташучыларны авыл тоткасы димиләр.
Кызганыч, ничек эшләсәдә, почта хезмәтеннән канәгать булмый чара юк. Чөнки бигрәк тә авыл җирендә аларга башка альтернатива күренми. Элемтә бүлеге хезмәткәрләренең эше тиешенчә бәяләнсен, авылларда почта бүлекләре дә даими эшләсен иде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото: ©Александр Кряжев — МИА Россия Сегодня