Редакциябездә җырчы гаилә — Гөлсирин АБДУЛЛИНА һәм Азат АБИТОВ кунак булып китте. Беренче тапкыр өчәү килүләре — кызлары Сылу да әти-әнисе белән иде. Бәләкәч күптән түгел тәпи киткән. Үзе турында сөйләгәндә, аеруча рәхәтләнеп тыңлый, елмая. Әти-әнисенең җырларын ярата икән. Сылуга багышлап, күптән түгел “Кызым” дигән җыр яздырып, клип төшергәннәр.
— Әлегә хәтле икәү иҗат итсәк, хәзер өчәү мәш киләбез, — ди Гөлсирин, елмаеп. — Минем башкарудагы “Кошларым” һәм “Тыңла җилне” дигән дуэтыбызны куйсалар, Сылу шундук танып ала, бирелеп тыңлый, куллары белән чәбәкли башлый.
“ИКЕБЕЗ ДӘ ИҖАДЫЙ ГАИЛӘДӘН”
— Гөлсирин, Азат, икегез дә музыкаль гаиләдә тугансыз. Җырчы юлын сайлаячагыгыз балачактан билгеле булдымы?
Гөлсирин:
— Әтием Ришат — авылда клуб мөдире, музыкант, синтезаторда, баянда уйный. Элегрәк аранжировкалар да эшли иде. Әни — хореограф. Мин Алабугада укыганда, ул шунда режиссерлык бүлеген читтән торып тәмамлады. Әти-әни заманында шушы көллияттә танышкан. Хәзер бертуган сеңлем Гөлчәчәк шунда укыта, ул кияүдә. Гаиләдә без дүрт бала: ике энебез бар. Әдил армиядән кайтты. Төпчегебез Ислам XI сыйныфны тәмамлый. Җырларга ярата, гитарада уйный. Без кайткан саен концерт куя. Барыбызның да күңеле җырга тартыла.
Азат:
— Безнең Абитовлар гаиләсеннән дә тулы бер ансамль ясап була. Әтием шактый еллардан бирле клубта эшли. Әнием Альбина мәктәптә җыр дәресләрен укыта, музыка мәктәбендә баянга өйрәтә. Әти-әни көйләр дә язып бирде. Аларны чыгарасы бар әле. Әни белән абыем Раил тамада булып йөриләр. Икесе дә җырлый. Әни алып та бара, абый аппаратура белән эшли. Сеңлем дә матур җырлый. Быел XI сыйныфны тәмамлый. Үзем кечкенәдән җырлыйм. Әмма балачактан футболчы булырга хыялландым. Аякны бик каты имгәткәч, ул хыялга нокта куелды. Башта ике югары белемне дә (берсен читтән торып) башка өлкә буенча алдым. “Ваһапов”та эшли башлагач кына, килешү шарты таләп иткәнчә, фонд ярдәме белән мәдәният институтына укырга кердем.
— Аягыңа операция дә ясаттың бит әле, Азат.
— Операцияне Кировта ясаттым. Футболга тагын талпынып карадым әле. Әмма уйнап булмый, авырту нык сиздерә. Әле тагын операция ясатасы бар.
— Шыгырдан яклары элек-электән ит сату белән кәсеп итә. Сезнең гаилә ит бизнесында кайнамыймы?
— Элегрәк әни Казан базарына йөреп ит сатты. Атналап торган чаклары бар иде, сатып бетерергә кирәк бит. Абый белән минем дә аңа ияргән вакытлар булды. Хәзер маллар аз. Шулай да абый әле дә ит бизнесында.
“ТЕКӘ ЕГЕТ БУ”, — ДИДЕМ”
— “Ваһапов” фондына ничек килеп кердегез?
Азат:
— 2015 елда конкурста катнашкач, Рифат абый, бераз шаяртып, бездә вакансия бар, диде. “Миңа урын юкмы?” — дип җавап кайтардым. Шулай килешү төзергә булдык. 7 ел эшләдем. Хәзер Гөлсирин белән “сольный” концертлар куябыз.
Гөлсирин:
— Мин дә конкурста катнашып, 2013 елда кердем. Фондта 8 ел эшләдем. Анда җырлаудан тыш, иҗадый менеджер вазыйфасын да башкардым. Хәзер бәби ялында. Яңадан “Ваһапов” фондына эшкә чыга алам.
— Аңа хәтле бер-берегезне белми идегезме?
Азат:
— Безнең якларда уздырыла торган “Урмай моңы” конкурсында Гөлсиринне күргән идем. Саргылт яшел төстәге калфагын, кечкенә буйлы икәнен хәтерлим һәм тавышы истә калган. Бик яшь күренде. Ә ул миннән бер көнгә олырак та булып чыкты әле (көлә). Ранис Габбазов белән таныш идек. Берсендә Гөлсирин узып бара. Ранис: “Әнә, Гөлсирин Абдуллина”, — ди. “Кем соң ул?” — дим. “Йолдыз. Казанда “сольный” концерт куярга да өлгерде”, — ди.
Гөлсирин:
— Азатны шулай ук бер конкурста күрдем. Күн куртка кигән, кулында ачкыч, кызлар белән сөйләшә… “Текә егет бу”, — дим. Әмма танып белми идем. Аннары Рифат абый аның турында әйтте. Бергә эшли башладык.
— Озак очраштыгызмы?
Гөлсирин:
— Азат белән шактый еллар дус булып йөрдек, бөтен серләрне уртаклаша идек. Дус кызларга сөйли алмаган кайбер нәрсәләрне Азат белән бүлешә идем. Ул да шулай. Без йөрмәдек тә диярлек. Аның — очрашкан кызы, минем егетем бар иде. Кавышу ничектер тиз булды. Менә хәзер, өйләнешкәч, серләрне бер-беребезгә бик чәчмибез (көлә). “Элек күбрәк ачыла идең”, — дигән булам Азатка. “Ул чакта дуслар идек, хәзер син — хатыным”, — дип көлеп куя. Сүзгә килгәндә: “Их, ник элек артыгын сөйләдем инде сиңа”, — дип шаяртабыз. Икебез дә Әтәч елында, Кәҗәмөгез йолдызлыгында туганбыз. Быел 30 яшьлекне билгеләп уздык. Кайчак “әтәчләнеп” тә алабыз.
— Ә иҗадый планда фикер төрлелеге буламы?
Гөлсирин:
— Булгалый. Мин күбрәк төпченәм, озаграк уйлыйм. Азат тизрәк тотарга ярата.
— Сылу исемен кайсыгыз сайлады?
Гөлсирин:
— Кем туачагы билгеле булганчы ук, никтер уйга гел кызлар исеме килде. Карт әбием Сылубикә. Шуннан күңелгә керде ул. Язылышы да, әйтелеше дә җайлы, дип уйладым. Азат та ошатты.
“ХИТ ҖЫРЛАРНЫ ҮЗЕБЕЗГӘ АЛДЫК”
— Фондта эшләгәндә яздырылган матур җырларыгызның язмышы ничек?
Азат:
— Килешү тәмамлануга, Сабантуйлар чоры башланды. Тамашачы безне шул чакта, сәхнәгә чыгарган хит җырларыбыз белән якын итте. Кая гына чыгыш ясарга барсак та, шуларны сорыйлар. Ул җырларны, дуэтларны фондтан сатып алдык. Хәзер тыныч күңел белән башкарабыз.
— Продюсер кул астында эшләгәннән соң, “сольный” карьера төзү җиңел түгелдер?
Азат:
— Яңадан башлау кебек булды ул. Әле дә шулай. Кызыбыз тугач, иркенләп концертлар белән чыгып китә алмадык. Башкаларга калдырасы килмәде.
Гөлсирин:
— Шуны аңладым: Рифат абый, килешү төзеп эшләгәндә үк, безне мөстәкыйльлеккә, күп серләргә өйрәткән. Шул дәресләрне уңышлы кулланабыз. Күп авторлар белән эшлибез, клиплар чыга. Алла боерса, тамашачылар белән Сабантуйларда очрашырбыз, дип план корып торабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Азат Фәрит улы Абитов
Туган җире: Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылы
Туган көне: 14 гыйнвар, 1993 ел
Белеме: Социаль-гуманитар белемнәр институты, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт мәдәният институты
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме:Гөлсирин Ришат кызы Абдуллина
Туган җире:Мамадыш районы Урта Кирмән авылы
Туган көне:13 гыйнвар, 1993 ел
Белеме:Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Казан дәүләт мәдәният институты