Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итү елдан-ел популярлаша. Тарихый калаларга үз транспортыңда, поезд, автобус, самолетта да барырга мөмкин. Ә иң үзенчәлекле, романтик ял теплоходтадыр, мөгаен. Шул ук вакытта иң кыйммәтлесе булып та елга круизлары санала. Теплоходтагы ял белән якынрак танышыр өчен, Идел буйлап Түбән Новгородка барып кайттык.
“ЛАЙНЕРНЫ КЫШ КӨНЕ ДӘ ҖЫЛЫТЫРГА КИРӘК”
Юллама бәяләре төрле. Бу теплоходка, каюта классына, маршрутка да бәйле. Татарстан шәһәрләре буйлап 1-2 көнлек сәяхәтләр, мәсәлән, Болгарга барып кайту бер кешегә 7-8 мең сумнан башлана. Ераграк барырга теләсәң, 3-4 көнлек турлар бар. Туристлар арасында иң популярлары: Казаннан Түбән Новгородка, Самарага сәяхәтләр. Алары 15 мең сумнан башлана. 10 көнлек круизлар да тәкъдим итәләр. Әстерхан, Волгоград, Санкт-Петербургка барып кайту кимендә 68 мең сумга төшәчәк. Бу бәягә каютада яшәү, ашау, күңел ачу программалары, кайберләренә экскурсияләр дә кергән. Өске палубадагы каюталар өчен күбрәк түләргә туры килә. “Капитанга якынрак булган саен (ул иң өске палубада утыра) кыйммәтрәк”, — дип көлешә туристлар. Пенсионерларга, балаларга ташламалар каралган. Кайбер туристлык агентлыклары яңа өйләнешүчеләргә, теплоходка икенче тапкыр әйләнеп кайтучы туристларга билет бәясен киметә.
Элек совет заманында су юлы буйлап сәяхәт итү киң таралган булган. Тик СССР таркалганнан соң, елга круизларының имиджы төшкән. 1990 еллар азагында Россия буйлап сәяхәтләр белән чит ил туристлары кызыксына башлаган. Без сайлаган дүрт палубалы, 220 пассажир сыйдырышлы, премиум класслы “Тихий Дон” теплоходы да шундыйларның берсе. Ул 1977 елда Германиядә төзелгән. Моңа кадәр чит ил туристларына гына хезмәт күрсәткән.
— Пандемия башлангач, бөтен теплоходлар да туктады. 3 ел хәрәкәтсез торганнан соң, быел 24 апрельдә сәяхәткә чыктык. Теплоходларны кыш көне дә җылытырга кирәк. “Тихий Дон”да ел әйләнәсе кеше яшәде: боцман гаиләсе белән, тагын берничә хезмәткәр теплоходны җылытып, карап, тикшереп тордылар. Шуңа да теплоход механизмына зыян килмәде, — дип сөйли “Тихий Дон” теплоходын арендага алган “Азурит” тур операторының круизларны оештыру директоры Виолетта Морелова.
Казаннан теплоходлар елга портыннан китә. Круиз башланырга 2 сәгать кала утырта башлыйлар. Кулыңа лайнерның исеме язылган махсус беләзек кидерәләр. Бу — теплоходка керү-чыгу өчен үзенә күрә бер рөхсәт билгесе. Каюта кунакханә бүлмәсен хәтерләтә. Бермәлгә үзеңнең теплоходта икәнеңне онытып та җибәрәсең. Телевизор, фен, суыткыч, сейф, душ — бөтенесе дә бар. Тәрәзәдән елганы, яр буендагы күренешләрне күзәтеп барырга була. Шкафта коткару жилетлары эленгән, көне буе теплоходның радиосы эшли. Анда теплоход уза торган тарихый шәһәрләр хакында сөйлиләр, иртән туристларны зарядкага, ашарга, төрле чараларга чакыралар. Көн салкынчарак булса, каютада җылыткыч бар, ә эсседә кондиционер кабызырга мөмкин. Гигиена кирәк-яраклары бирелә. “Тихий Дон”да сувенирлар сата торган киосклар, китапханә, лифтка кадәр бар иде. Кояшлы көнне өске палубада ачык һавада кызынырга мөмкин. Концертлар, төрле викториналар оештыралар. Медицина хезмәткәре бар. Ресторанда көненә өч тапкыр ашаталар. Иртән “шведский стол”, ә әбәдне һәм кичке ашны үзең сайлыйсың. Кызганыч, ризык хәләл түгел. Әмма шәригать буенча рөхсәт ителгән ашлар табарга була. Кыскасы, теплоходта тормыш гөрли. Каюталарны көн саен җыештыралар. Безнең каюта өчен җаваплы Марина хәрби-диңгез училищесында II курста укый икән.
— Практикабызны теплоходта узарга тиешбез: егетләр матрос, боцман булып, ә кызларның күбесе җыештыручы. Сайлаган һөнәрем ошый. Югары белем алсам, капитан янында рулевой булып та тәҗрибә тупларга мөмкин, — ди Марина. Бортта барлыгы 100 гә якын экипаж хезмәткәре исәпләнә, күбесе студентлар.
Статистика буенча, елга круизында булучыларның һәр өченчесе кабат теплоходка әйләнеп кайта икән. Безнең белән сәяхәт итүчеләр арасында да бишенче ел елга круизын сайлаучылар бар иде.
— Моңа кадәр Ф.И.Панферов теплоходында ял итә идек. Елга круизлары безгә бик ошый. Эштән арынып, дөнья мәшәкатьләрен онытып торыр өчен менә дигән мөмкинлек. Үзебезнең Идел диңгездән ким түгел. Сәяхәттән көч алып кайтасың, — ди Казаннан Әнисә.
Туристлар төрле шәһәрләрдән килә.
— Анапа, Красноярск, Омск, Мари Иле, Башкортстан республикасыннан, Санкт-Петербург, Мәскәүдән килүчеләр дә бар. Күбесе Татарстаннан, чөнки без Казаннан китәбез, шунда кайтабыз. Ун еллар элек елга сәяхәтләрен өлкәннәр сайласа, хәзер безгә гаиләлеләр, яшьләр күп килә. Чит илгә бару кыйммәт, шуңа да елга круизлары кулай, — ди круиз директоры Виолетта Морелева.
“НАВИГАЦИЯ ЕЛГАДА БОЗ КАТКАНЧЫ ДӘВАМ ИТӘ”
Теплоходта иң мөһим кеше ул — капитан. “Тихий Дон”ны 2011 елдан бирле елгачылар нәселен дәвам итүче Константин Фунтов җитәкли. Тумышы белән Казаннан, хәзер Түбән Новгород өлкәсендә яши. Хәер, бөтен гомере диярлек теплоход бортында уза. “Бу — минем йортым да, эш урыным да”, — дип елмая үзе. Капитан рубкасында уңайлы. Берничә җирдә иконалар эленгән. Бу барлык сәяхәтчеләрне саклый торган Николай угодниклары икән. Капитан һәрчак уяу, игътибарлы. Эш арасында безнең сорауларга җавап бирергә дә вакыт тапты.
— Гомер буе елгада инде мин. Бөек Ватан сугышында бабамның әтисе академик Тимирязов теплоходында штурвалчы булган, Сталинградтан яралыларны Әстерханга ташыган. Рейсларның берсендә теплоход минага эләгеп шартлаган, бабамның әтисе батырларча һәлак булган. Бабам да капитан иде. Әтием озак еллар Казан сәяхәтләр бюросына елга круизлары буенча хезмәт күрсәтте. Мин теплоходта үстем. Улыбыз да шулай. Хатыным теплоходта җыештыручы булып эшли. Навигация тәмамлангач, ул өйгә кайтып китә. Мин ел әйләнәсе эшлим. Карьерамны 1994 елда рулевой буларак башлаган идем. Йөк судносында, берничә теплоходта эшләдем. 2011 елдан “Тихий Дон”да.
— Константин Николаевич, навигация кайчанга кадәр дәвам итә?
— Гадәттә, елгада боз катканчы, октябрь азагына кадәр круизлар оештырыла. Безнең бәйрәмнәр, ял көннәре дә юк. Кыш көннәрендә дә теплоходны карап торырга кирәк. Минем өчен ял — өйдә булу. Былтыр бер айга отпускка кайтып килгән идем.
— Елгада ЮХИДИ хезмәткәрләре бармы ул?
— Бар. Алар бассейн капитаны хезмәте дип атала. Порт контроле инспекторлары документларны, теплоходның торышын тикшерәләр. Теплоход йөртүнең үз кагыйдәләре: тизлекне арттырырга, маршруттан тайпылырга ярамый. Кыскасы, кагыйдәне бозган өчен бездә дә штраф каралган. Шуңа да игътибарлы, сак булырга тырышабыз.
— Капитан нинди булырга тиеш?
— Капитан 24 сәгать штурвал артында була алмый. Шуңа да 3 вахта чиратлашып эшлибез. Капитан ул ирекле, чама белән гадел, җитди, уяу, күзәтүчән, һәрчак дөрес карар кабул итүче булырга тиеш. Ел саен медицина тикшерүе узабыз. Сәламәтлеккә зур игътибар бирелә.
“СУДА ИҢ КУРКЫНЫЧЫ — ЯНГЫН”
— “Булгария” теплоходы батканнан соң, күпләр елга круизына шүрләбрәк карый. Бу төр сәяхәт куркынычсызмы?
— Диңгез белән чагыштырганда, әлбәттә, елга круизы куркынычсыз булып санала. Туристларга иң башта техник куркынычсызлык буенча инструктаж уздырабыз. “Булгария” теплоходы фаҗигасеннән соң таләпләр тагын да катгыйланды. Теплоходлар күптән төзелгән булса да, алар яңартылып тора. Ел саен махсус оешма техник торышны, документларны тикшерә. Кечкенә генә кимчелек булса да, рейска чыгармыйлар. Һава торышының бозылуы, гадәттә, кечерәк елга транспортлары өчен куркыныч. Дүрт палубалы теплоходлар 2,5 метрлы биеклектәге дулкыннардан да курыкмыйча йөзә ала. Теплоход 2005 елдан Европа стандартлары буенча яңартылган. Янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә. Төтенне сизеп, хәбәр бирә торган җайланмалар бар. Шуңа да каюталарда тәмәке тарту тыела. Теплоходта су басу да алай куркыныч түгел, иң яманы — янгын.
— Теплоходта эчә торган суны кайдан алалар? Һәм юынган сулар кая китеп бара?
— Причалларда махсус гидрантлар бар. Андагы суның сыйфатын Роспотребнадзор тикшереп тора. Теплоход ярга туктагач, гидрант аша елгадагы суны суыртып ала. Борттагы цистерна аша су чистартылып уза. Ә канализация суы теплоходның зур цистерналарында җыелып бара. Аннары берәр портка җиткәч, чүп-чарны утильләштерү белән шөгыльләнгән махсус судно чакыртып, туристлардан калган чүпләрне, ризык калдыкларын, канализация суын бушатабыз. Бу хезмәт өчен акча түлибез. Экологияне пычратмыйбыз.
— Ни өчен елга круизлары шулай кыйммәт?
— Беренчедән, ягулык кыйбат. Икенчедән, круизлар вакытында теплоход транспорт төре генә түгел, ул йөзә торган кунакханә. Сервис өчен түләргә кирәк. Биредә бер шәһәргә чыкмыйча да, күңел ачарга, ял итәргә була. Ашау, эчү кергән. Экскурсияләр дә оештырыла. Кыскасы, бәяләр үз-үзен аклый дип уйлыйм.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Күптән түгел Казанда ике туристлык компаниясе елга круизлары буенча грант откан. Беренче проект “Бөек Идел буе юлы”, икенчесе “1000 һәм 1 ләззәт” дип атала. Хәзер Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән туристларга үзебезнең республика районнарын су юлы буйлап күрсәтү мөмкинлеге бар. Шул рәвешле Кама Тамагы, Алабуга, Саба, Зөя, Тәтеш, Болгар, Лаеш һәм башка районнарны күрергә мөмкин булачак.
Елга круизына баручыларга киңәшләр
1. Билетларны алдан алып куйсаң ышанычлырак. Арзанрак булырга мөмкин.
2. Лайнер кузгалыр алдыннан ике сәгатькә иртәрәк килергә кирәк, экскурсия, шәһәрләргә чыкканнан соң кире әйләнеп кайтканда да соңга калырга ярамый.
3. Гадәттә, палубада эчә торган кайнаган су бар. Өч тапкыр ашаталар. Шулай да үзең белән чәй, кофе, җиләк-җимеш, печенье, кәнфитләр алсаң яхшы.
4. Иң кирәкле даруларны алырга онытмагыз.
5. Теплоходта җылы кием кирәк. Кичләрен палубада салкынча. Уңайлы аяк киеме һәм кичке чараларга чыгар өчен аерым кием алырга була.