Медицина хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган иң күркәм, дәрәҗәле чараларның берсе, “Ел табибы — Ак чәчәкләр” бәйгесе быел 15 нче тапкыр узды. Төрле номинациядә иң яхшы табибларны билгеләүдән тыш, Татарстан Рәисе номинантларның берсенә ел саен машина ачкычы тапшыра. Быел бу бәхет Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә акушер булып эшләүче Елена РОДИОНОВАга тәтеде. Аның хис-кичерешләре, эше, тормышы хакында үзе белән сөйләштек.
— Елена Евгеньевна, шундый зур дәрәҗәле бүләккә ия булуыгыз белән котлыйбыз. Нинди хисләр кичерәсез?
— Рәхмәт. Катнашучылар арасыннан нәкъ мине сайлаулары, Татарстан Рәисе кулыннан машина ачкычы алу — зур дәрәҗә, әлбәттә. Бу миңа тагын да зур җаваплылык, горурлык өстәде. Бәйгедә тәҗрибәле табиблар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булды.
— “Лада” автомобилен үзегез йөртәчәксезме?
— Машина йөртү таныклыгым юк. 53 яшем тулганда, бик укыйсым да килми. Аннары машинага әллә ни ихтыяҗ да юк. Җәмәгать транспорты йөреп тора. Машина чыгым таләп итә. Бензин да кыйммәт хәзер. Әллә сатаргамы икән дип тә уйлыйм. Әлегә хәл итмәдем.
— 37 нче ел медицина өлкәсендә эшлисез. Бу һөнәрне сайларга нәрсә этәргеч бирде?
— Әнием гомер буе бала тудыру йортының сабыйлар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләде. Аның үрнәгендә дә медицинага тартылганмындыр. Училищеда укыганда ук, Яшел Үзән хастаханәсенә кече шәфкать туташы булып эшкә урнаштым. Минем өчен бу тәҗрибә туплау, акча эшләү мөмкинлеге дә булды. Ә диплом алгач, мине акушер итеп билгеләделәр. Эшләгән саен сайлаган һөнәремне яратканымны аңлыйм. Эшем авыр булса да, күңелемә якын.
— Бала дөньяга аваз салганда, нинди хисләр кичерәсез?
— Бик дулкынландыргыч мизгелләр. Бала сәламәт, җитеш тусын дип телисең.
— Нинди кызыклы очраклар булганы бар?
— Хәзер УЗИ ярдәмендә баланың җенесен алдан белеп булса да, бик сирәк очракта ул ялгышырга мөмкин. Хәтерлим, берәү 9 ай буе кызым булачак дип йөргән. Малай туды. “Минем кыз туарга тиеш, алсу төстәге киемнәр алдым”, — ди. Кызганыч очраклар да була. Кайберәүләр сабыен бала тудыру йортында ташлап калдыра. Әти-әниләр бәби тууга, тулы гаилә булып яшәүгә җаваплы карасын иде.
— Хәзер бала тудыруның нинди генә алымнары юк. Кемдер утырып, икенче берәүләр суда табу яклы. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
— Заманча клиникаларда моның өчен шартлар тудырылган анысы. Ә безнең хастаханәдә классик алым гына кулланыла. Авырлы хатын янында акушер, табиб, педиатр, башка белгечләр, кирәкле җиһазлар булса, айда тапсалар да, бер сүзем юк. Әмма бала туганда, барлык куркынычсызлык, санитария кагыйдәләре сакланырга тиеш. Төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Әнигә, балага да кичектергесез медицина ярдәме кирәк булуы бар. Мин классик алым яклы, өйдә әбиләр белән бала табуга каршы.
— Тулгак газапларын ничек киметеп була?
— Тулгак газапларыннан әлегә берәүнең дә үлгәне юк. Бала тапкан вакытта кан китү, югары кан басымы, башка сәбәпләр аркасында хатын-кызның хәле начарланырга мөмкин. Ә авыртуны басуның иң нәтиҗәле юлы — перидураль анестезия. Тулгак газабын киметә торган борынгыдан килгән күнегүләр бар: бил турысын уу, дөрес сулыш алу, корсакны сыпыру һ.б. Хатын-кызлар консультацияләре каршында махсус мәктәпләр эшли. Анда дөрес итеп бәби табарга, аны имезергә, башка файдалы нәрсәләргә өйрәтәләр. Европа илләрендә хатын-кызлар бала табар алдыннан психолог белән курслар уза. Бездә бу гадәткә кермәгән. Әмма әниләр, бала тапкан танышлар белән бу хакта киңәшергә була. Гомумән, табиблар һәрчак: “Хатын-кыз башы белән бала таба”, — диләр. Беренче чиратта тынычланырга, барысы да яхшы булачак, дип үзеңне ышандырырга кирәк. Бала тудыру — һәрчак бик авыр хезмәт.
— Ирләр белән таба табарга килүчеләр бармы? Көчле зат бу процесста ярдәм итәме? Әллә комачаулый гынамы?
— Безгә комачауламый. Хатынының кулын тотып, аңа терәк булып торса, без каршы түгел. Ир белән хатын моны үзара хәл итәргә тиеш. Гадәттә, ирләр курка. Яшел Үзән хастаханәсенең бала тудыру бүлеге Кама Тамагы, Апас, Буаның кайбер авыллары, Югары Ослан районына да хезмәт күрсәтә. Безнең якларда ирләре белән бала табарга килүчеләр аз.
— Үзегез дә әнидер?
— Әйе, шөкер, бер улым бар. Ул полиция хезмәткәре булып эшли.
— Хәзер яшь парлар арасында еш очрый торган проблема — бала булмау. Моның сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?
— Йөккә уза алмауның сәбәпләре күп. Хәзер ир-ат чирләре аркасында авырга уза алмау очраклары да бар. Яшьли салкын тидерү, тәртипсез җенси тормыш алып бару, экологиянең тәэсире дә булырга мөмкин. Сәламәтлекне яшьли кайгыртырга кирәк. Хәзер авырулар да яшәрде. Артрозны гына алыйк. Ул яшьләрдә дә очрый. Аңлашыла да, үсмерләр кыш көне дә кроссовка кия. Чалбар балаклары кыска, тубыклары күренеп тора. Кызлар кыска кофтадан йөри, бил ачык. Медицинада “джинсылы оча” (джинсовый таз) дигән төшенчә бар. Кысып торган эчке кием, тар чалбар оча сөягенә зыян китерергә мөмкин. Матурлыкны гына түгел, сәламәтлекне дә уйларга кирәк. Кызлар, бигрәк тә 12 яшькә кадәр, чалбар түгел, күлмәк кисә яхшырак.
— Буш вакытыгыз ничек уза?
— Сәяхәт итәргә яратам. Без биш бала үстек, туганнарыбыз күп. Алар белән гел күрешәбез, кунакка йөрешәбез. Бөтен Европа илләрен йөреп чыктым. Италия, Греция, Германиядә булдым, Парижга өч тапкыр бардым. Хәзер илдәге вәзгыять белән чит илләргә бик чыгып булмый, бәяләр дә кыйммәтләнде. Шуңа да быел Урал якларын урап кайтырга исәп. Үзебезнең Татарстанда матур урыннар җитәрлек. Бездә кечкенә генә музейдан да онытылмаслык хисләр белән чыгарга була. Кукмара районында итек басу, таба кою заводларын күреп гаҗәпләнгән идек. Алабуга шәһәренең урамнары да ачык һавадагы музей сыман.
— Күңелле сәяхәтләр, эшегездә уңышлар сезгә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.