Снежана АБРАМОВА — керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле солисты. Аны “Бәрмәнчек”нең ветераны дияргә дә була. Чөнки Снежана биредә ансамбль оешкан көннән бирле эшли. Талантлы кыз икәнен күреп, студент елларында ук чакырып алалар.
— “Бәрмәнчек” миңа шулхәтле якын, икенче гаиләм кебек, — ди Снежана.
“БӘРМӘНЧЕК”КӘ 15 ЯШЬ”
Снежана белән очрашып сөйләшү турында сүз кузгаткач, өенә кунакка чакырды. Фатирлары “Светлая долина” торак комплексында, өч бүлмәле. Снежана чәй өстәленә авызда эреп китә торган кош теле әзерләгән иде. Сөйләшкән арада, ире Николай да эштән кайтты.
— Снежана, син — Мамадыш кызы. Ул яклар җиләккә бай. Синең дә балачак болыннардан җир җиләге җыеп үткәндер?
— Безнең авыл Албай җирлегенә карый. Югары Әрнәш урман белән уратып алынган, сулык та якын. Бай без, Аллага шөкер. Чынлап та, җиләкле яклар. Кечкенәдән күп җыя идек. Аны җыйганда ук чистартып, эшен бетерә идек. Быел, кызганыч, ансамбльдә эшләр тыгыз булу сәбәпле, җиләккә кайта алмадым әле. Узган еллардагы кебек күп булмаса да, бар, диде әни. Әле пешеп кенә килә.
— Әти-әниең лаеклы ялдадыр инде?
— Керәшен гаиләсендә туып-үстем. Әтием Григорий — көрәшче, Россиянең спорт остасы. 63 яшендә булса да, әле дә көрәшеп йөри. Әти башта Казан музыка училищесын тәмамлаган. Баянда яхшы уйный, җырлый. Әмма армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, сәнгать юлыннан китмәгән. Әнием Анна авыл җирлегендә сәркатип булып эшләде. Лаеклы ялда да тик утырмыйлар: өч-дүрт баш үгез, сарыклар, кош-корт асрыйлар, бакча бар. Җәй буе печән әзерлиләр. Безгә дә эләгә. Тырыш гаиләдә тәрбияләнеп үстек. Өч бала без: мин — уртанчысы. Барыбыз да тормышта.
— Казан дәүләт мәдәният институтында нинди белгечлеккә укыдың?
— Этнокультура үзәге бүлегенә кердем. III курста укыганда, институттагы остазым Геннадий Макаров: “Бәрмәнчек” ансамбле ачыла. Килеп карамыйсыңмы?” — дип тәкъдим итте. Бардым һәм беренче көненнән үк эшли башладым. Быел ансамбль оешканга 15 ел була. Җиде-сигез ел эшләгәч, кияүгә чыгып, бәби ялына киттем. Бер-бер артлы: 2016 елда һәм 2019 елда ике улыбыз туды. Алты елдан соң кабат шушы эшемә чыктым. Декрет чорында да тик ятмадым. Олег дәдәй белән (сүз Камал театры артисты Олег Фазылҗанов турында бара — Л.Й.) белән Сабантуйлар, төрле мәҗлесләр алып бардык. Хәзер дә бергә эшлибез.
“ЭШТӘН КИТӘРГӘ ҖЫЕНГАН ИДЕМ”
— Бәби ялында ансамбль сагындыргандыр?
— Дөресен әйткәндә, озын тәнәфестән соң эшкә кереп китү кыен булды. Бәби ялында башка дөньяда яшәгән кебек. Өч көн эшләгәч, башыма: “Составны куып тотып булмый. Китәрмен, ахры”, — дигән уй керде. Директор чакыртты да: “Өч көннән эштән китмиләр инде. Синең барысы да барып чыгачак”, — дип кире борды. Шуннан, булдырам, дип үземә максат куйдым. Хәзер бер ел була. Тынычландым, җайлаштым, эшемә ашкынып барам.
— Ансамбльгә хәтле кайларда гына эшләмәдем, дигән идең.
— Студент еллары, акча кирәк. Әти-әнидән бер атнага 500 сум алып киләбез. Аны юлга да, ашарга да җиткерергә кирәк. Өстәвенә түләүле төркемдә белем алдым. Шуңа, уку белән параллель рәвештә, эшкә кердем. Башта кондуктор булып йөрдем. Акчасы әйбәт иде. Аннары кафега официант булып урнаштым, ел ярымнан администратор итеп билгеләделәр. Ул вакытта “Бәрмәнчек”кә дә кергән идем. Көндез укыйм, аннан ансамбльгә йөгерәм, кич кафега китәм… Авыррак булды инде.
“ОЛЕГ ДӘДӘЙ ТОТЫП КИЯҮГӘ БИРДЕ”
— Снежана, Николай белән танышуыгыз ничек булды?
— Мине Олег дәдәй тотып кияүгә бирде дисәм, ялгышмам. Әйткәнемчә, аның белән 15 еллап бергә эшлибез. Ирем — Олег дәдәйнең авылдашы, Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы егете. Туйга эшләргә барган идек. Шунда: “Олег дәдәй, монда миңа бер егет ошады”, — дим. “Безнең авылныкы! Аңа чыксаң, уңасың”, — диде. Коля да мине ошаткан. Языша башладык. Ул төзелеш компаниясендә эшли. Өч ай гына очраштык та: “Кайчан килеп аласың?” — дидем (көлә). Гаилә кордык. Ике улыбыз үсә: Станиславка — 6, Арсенийга 4 яшь. Бик шуклар. Үзем дә ут, малайлар тагын да уздыра. Җырларга яраталар. Олег дәдәй аларны “сольный” концертларында сәхнәдә дә җырлатты.
— Күрше районнардан гына икәнсез.
— Әйе, туган якларга чиратлап кайтабыз: әле — Балык Бистәсенә, әле Мамадышка. Ирем ягыннан да әти-әни, Аллага шөкер, исән-сау. Ул яктан бик уңдым. Әни-каенана белән бик дуслар без, сердәшләр. Матур җырлый. Ике як әти-әни үзара кунакка йөрешә, бөтен бәйрәмнәр бергә уза. Каенанам безгә дә еш килә, мин гастрольгә киткәндә, балаларны караша. Үз әнием өйдә әбине тәрбияли, шуңа гел чыгып китә алмый.
— Снежана, керәшен кардәшләрнең Питрау бәйрәме якынлаша. Балачактан ничек хәтердә калган ул? Үләннәр җыеп киптерәсезме? Себерке әзерлисезме?
— Соңгы елларда Питрау бәйрәме республикакүләм масштабта Мамадышның Җөри авылында уза. Ә элек ул бездә үткәрелә иде. Бәйрәмнең башлангычы Албайга барып тоташа. Шуңа да гореф-гадәт, уеннарын, тәртибен кечкенәдән яхшы беләбез. Әмма соңрак, бездә урын кечерәк дип, Җөридә уздыра башладылар. Аңа карап кына традицияне туктатмадык. Җөридә атна азагында оештырылса, Албайда үз көнендә — 12 июльдә үткәрелә.
Питрау җитте — җәй бетте, дигән әйтем кечкенәдән күңелдә. Элек әти барыбызны “УАЗ”га төяп, печәнгә алып китә иде. Җәйге каникуллар кырда узды. Ә әбәт вакытында, ял иттергән булып, әти урманнан себерке җыйдырта иде. Кыскасы, ял иткәндә дә эшләдек. Ә кайткач, башта печәнне урнаштыра, аннары бөтенебез бергә себерке бәйләргә утыра идек. Хәзер дә аны үзебез әзерлибез. Питрау узганчы дип, шифалы үләннәр дә җыеп калырга тырышабыз. Һәр бәйрәмгә игътибар бирәбез. Кунаклар кайта. Бергә күңелле.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Снежана Григорий кызы Абрамова
Туган җире: Мамадыш районы Югары Әрнәш авылы
Туган көне: 7 май, 1987 ел
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты
СНЕЖАНАДАН КОШ ТЕЛЕ РЕЦЕПТЫ
4 йомырка сарысы, кашык очына элеп кенә тоз, чама белән он кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басарга. Камыр бик каты булырга тиеш түгел. Зур җәймә җәеп, дүртпочмаклы формалар кисәргә. Кызган үсемлек маенда пешерергә. Өстенә шикәр пудрасы сибәргә.