• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“ХӘЗЕР ТУГАН КӨННӘРГӘ БЕР ГЕНӘ ТЕЛӘК ИНДЕ”

“ХӘЗЕР ТУГАН КӨННӘРГӘ БЕР ГЕНӘ ТЕЛӘК ИНДЕ”

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин өчен бу ел юбилейларга бай. “Фәйзуллин йөзүләре”н оештыра башлавына 45 ел булды, Равил абыйның үзенә 4 августта 80 яшь тула. Ярыш ел саен төрле урында оештырыла. Быел “Фәйзуллин йөзүләре” 18 июльдә Биектау районының Олы Кавал һәм Әлдермеш авыллары арасындагы Чулпан күлендә узды. Табигате, урыны искиткеч матур.

“СУДА КОШЛАР КЕБЕК “ОЧА”
Равил абый тәүге тапкыр “Фәйзуллин йөзүләре”н Казансу елгасында оештыра. Ул чакта аңа 35 яшь була. Йөзәргә яраткан язучы, журналист, җәмәгать эшлеклеләрен һәм башкаларны үз артыннан ияртә башлый. Нинди генә очракта да чараны уздырмыйча калмый.
“Фәйзуллин йөзүләре” быел да сәламләшү, шигырь, гармун моңы, җыр белән башланып китте. Гадәттәгечә, юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин гармунда өздерде. Авыл клубы янында мул табын корганнар. Самавыр кайнап, коймак пешеп тора. Соңрак бәйрәм күл буенда дәвам итте.
— Бер ел икенчесен кабатламый. Быелгы чара үзенчә матур узды. Һава торышы да яхшы торды. Рәхәтләнеп йөздек. Бу бит дуслык бәйрәме! — ди Равил абый, елмаеп. — Катнашучылар — барыбыз да җиңүче. Иң мөһиме — күрешү, аралашу, бергә йөзү.
— Равил абый, йөзми калган көнегез бармы?
— Берәр сәбәп белән ике-өч көн йөзми торсам, нидер җитми башлый. Җәен — күлдә, кышын бассейнда мин.
— Ничә яшьләрдән йөзәсез?
— 5-6 яшьлек чагымда авыл егетләре суга төртеп төшерде. Үзләренчә кызык ясаулары булгандыр инде. Азрак бата башлауга, тартып алдылар. Шуннан әкренләп өйрәндем.
— Быел ярышта оныкларыгыз күренмәде?
— Узган ел Мәскәүдә яшәүче улым Алмаз да, аның балалары — оныкларым Ильяс белән Камил дә йөзде. Быел кайта алмадылар. Кече улым Газиз генә катнашты.
— Наилә апа да йөзәргә ярата бит.
— Хатыным яхшы йөзә. Әле күптән түгел, җыелышып, ишкәкләр белән йөзүдә булып кайттылар. “Фәйзуллин йөзүләре”ндә Наилә апаң быел йөзә алмады.
Равил абый Аккош күленә якын яши. Көн саен диярлек иртәнге якта күлдә йөзә. Үзен шулай чыныктыра. Йөзү аңа варикоз авыруыннан да булыша. “Йөзү — сәламәтлек чыганагы. Бөтен тән хәрәкәтләнә. Табигатькә якынрак булган саен, илһам килә”, — ди Равил абый. Чараны оештыруының төп максаты — яшьләрне берләштерү, спортка, йөзүгә тарту.
— Барыбыз да яр буена исән-имин килдек. 2 чакрымга якын араны 80 гә җитеп килгән Равил абый “ых” та итмәде. Үзе әйтмешли, кеше суда кошлар кебек оча шул! — дип уртаклашты ел саен бу чарада актив катнашучы, “ТНВ” телеканалының баш мөхәррире, “Ком сәгате” тапшыруын алып баручы Данил Гыйниятов.
— Бу чара туган көнегез тирәсендә уза иде, Равил абый.
— Быел августка каласы килмәде. Һава торышы ничек буласын белгән юк. Июльнең кызу, кояшлы көннәрен файдаланып калырга тырыштык.

“ЮБИЛЕЙ ДИП ИС КИТМИ”
Равил абый — сугыш чоры баласы. 1943 елның 4 августында Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туа. Сүз уңаеннан, берничә ел элек туган авылындагы мәктәптә Равил Фәйзуллинга багышлап музей ачылды. Белем йорты шактый еллардан бирле аның исемен йөртә. Мәктәптә укыган чорда иҗат итә башлый ул. Равил абый шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучылардан. Тормышта да шундыйрак: азрак сүзле, тирән фикерле, төгәл кеше. Озак еллар “Казан утлары” журналының баш мөхәррир вазыйфасын башкарды. Бүген “Татмедиа” ААҖ генераль директорының киңәшчесе булып тора.
— Равил абый, 80 яшьлек юбилеегыз килеп җитәргә санаулы көннәр калды. Ничегрәк үткәрергә план корасыз?
— Әллә ни әзерләнмим, план да кормыйм. 50 сен дә, 60-70 ен дә уздырдык. Юбилей дип исем китми. Кем әйтмешли, күргән-белгән нәрсә, шул ук сүзләр инде. Битараф дисәм, дөрес үк булмас. “Уу, миңа бит 80 яшь!” — дип кычкырып йөрисе килеп тормый. Иң мөһиме — үземә саулык, күңел тынычлыгы телим. Шуңа күрә ул йөзүләр дә ничектер үземне сынап карау кебек булды. Китап чыгарырга ниятем бар. Быел басылса ярый. Шулар җитә. Газета-журналлар тарафыннан да игътибар шактый булды.
Равил абыйны юбилее белән котлыйбыз! Саулык, гаилә бәхете, имин тормыш телибез. Яңадан-яңа шигырьләрен, китапларын көтеп калабыз. “Фәйзуллин йөзүләре”нең дә гомере озын булсын. Бу — спорт кына түгел, ә йөзү белән бергә җыр-моң, шигъриятне дә үзендә берләштергән бердәнбер чара! Яшьләр дә күбрәк тартылсын иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
“70 ләп гармун төзәттем”
Тырышкан табар

“70 ләп гармун төзәттем”

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru