Хәдистә: “Мөселман мөселманның кардәше”, — диелгән, моны “Татар татарның туганы” дип тә дәвам итәргә мөмкин. Әйе, бу, чыннан да, шулай — татар татарның туганы. Ул бигрәк тә читтә йөргәндә сизелә, татар булмаган җиргә аяк та атлыйсы килми, ә татарлар яшәгән җиргә барасы килеп тора. Чөнки беләсең, анда синең милләттәшең бар икән, димәк, таянычың бар, үзеңнеке ул, юлда йөргән мосафирны урамда калдырмас, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Мин дөнья читенә Аллаһка тапшырып, татарларыма ышанып чыгып китәм һәм беркайчан да анда ялгыз калмыйм. Сахалиннан Салехардка, Кырымнан Кавказга чаклы, Себер, Урал-Алтайларда, мишәр Илендә мин әнә шулай татарлар ярдәме белән йөрдем, язарыма материал тупладым. Пермьдә дә нәкъ шулай булды — озын юлдан соң, таң алдыннан милләттәшем каршы алды, сәфәремдә янымда татарлар булды, кояш баеганда, үз татарым озатып калды… Аларның һәркайсына Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Мине Пермьдә каршы алган һәм озатып калган, бу сәфәремне мәгънәле һәм файдалы итеп оештырган милләттәшем — Пермь мөфтие урынбасары, Березники шәһәренең имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәхмәтуллин.
Рөстәм хәзрәт килгәнче, Березникида мәчет булмаган, бары тик ярымподвалда гыйбадәт йорты (молельный дом) гына булган. Рөстәм хәзрәт 2019 елда, агачтан булса да, мәчет төзетә башлаган, бүген ул Югары Камадагы бердәнбер иман йорты. Дөрес, Соликамскида бер татар гаиләсе үзенең шәхси кибетен мәчет өчен бирде, әмма ул да гыйбадәт йорты, мәчет үк түгел.
Березникида бу агач мәчет тә мөселманнар өчен кечкенәрәк булып чыга һәм шәһәр мөселманнары таш мәчет төзи башлыйлар. Мин интернетта бу мәчетнең төзелешен күзәтеп барам, ул күзгә күренеп күккә күтәрелә, әлхәмделилла! Березники белән Пермь арасы 250 чакрым, Рөстәм хәзрәт һәрвакыт юлда, көнаралаш шунда. Дин эшләреннән тыш, әле милли эшләр дә бар бит. Быел Березникида Сабантуй да булган, татарлар оеша башлаган, җитәкчелек алышынган. Чердын, Соликамск, Березники шәһәрләре татар галимнәре тарафыннан өйрәнелмәгән диярлек. Ә монда татарларның сөрген тарихы да, хезмәт тарихы да саклана… Бу көздә мин тагы шул якларга барырга ниятләп торам, иншалла.
Шулай ук Пермь краеның иң борынгы татар авылы Коянда булдык, иң борынгы мәчеттә халык белән очраштык. Бу авыл миндә зур тәэсир калдырды.
Пермьдәге милләттәшләребез иске балалар бакчасын алганнар һәм хәзер шуны татар һәм башкорт балалары өчен башлангыч мәктәп итеп торгызалар. Мәктәп шәхси түгел, дәүләтнеке, уку-укыту программасы да башкалардагы кебек булачак, әмма төп юнәлеш милли тәрбиягә биреләчәк, этномәдәни нигезгә корылачак, балаларга программа буенча татар һәм башкорт телләре укытылачак. Полилингваль мәктәптә балаларга 4 тел өйрәтү күздә тотыла, белем йортына “Яңарыш” дигән исем бирелгән. Бина шактый зур икән, ике катлы, берничә корпустан тора, монда укырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә, мәдәни чаралар уздырырга да урын җитәрлек. Балаларга ашарга хәләл ризык биредә әзерләнәчәк. Ишегалды да бик зур.
Мәктәптә ремонт, яңарту- торгызу эшләре бара, әмма моны шәхси эшмәкәрләр акчасына гына башкарып чыгу авыр булачак, чөнки эше бик күп һәм зур чыгымнар сорый. Хәзергә Пермь хакимиятенең матди ярдәме бик аз, ә Татарстан белән Башкортстанның вәгъдә иткән акчалары бөтенләй күренми. Югыйсә меңәрләгән Сабантуй акчасының меңнән берен генә булса да шушындый милли мәктәпләргә бирсәләр, күпкә файдалырак, нәтиҗәлерәк булыр иде бит! Булачак татар-башкорт мәктәбен карарга Татарстаннан Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та килеп киткән, Башкортстан түрәләре дә булган, әмма хәзергә эш сүздән узмаган, тиешле ярдәм күрсәтелмәгән. Шуңа күрә гаять кирәкле бу милли мәктәп быелга ачыла алмый, инде киләсе елга кала, Аллаһ теләсә! Милли эшләрне тиешле дәрәҗәдә алып бару, беренче чиратта милли мәктәпне торгызу, шәһәрдә Алмуш хан исемендәге Җәмигъ мәчетен төзеп бетерү өчен, Пермьдәге милләттәшләребез “Ватан” хәйриячелек фонды төзегәннәр. Эшмәкәрләр, Пермь мөфтияте (мөфти Әнвәр Аблаев), милли-мәдәни мохтариятлар, халык берләшеп эшли. Бу урында Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Фәүзия ханым Пакка иң зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Ул дистә еллар буе “Чулпан” балалар бакчасын җитәкли, беренче булып шәһәрдә милли төркемнәр ачты, балаларны татарча өйрәтә башлады. Башлангыч мәктәп өчен бирелгән менә бу балалар бакчасы да аның карамагында иде. Фәүзия ханым күп эшләр белән үзе җитәкчелек итә.
Пермь краенда 92 мең татар, 16 мең башкорт бар, татарларның өчтән бере Пермьдә яши. Әлбәттә, монда да татарлар шактый кимегән, әмма иң булдыклылары, иң иманлылары барыбер татар булып калган. Биредә татарларның Болгар чорларыннан килгән зур тарихы бар, күпләргә үрнәк булырлык данлы бүгенгеләре бар, димәк, киләчәкләре дә шанлы булыр, ин шәә Аллаһ!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы, тарих фәннәре кандидаты. Пермь-Чаллы.