Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның кавышуына 1 августта 14 ел тулган. Ике балалары бар. Уллары Рәсимгә — 13, кызлары Раянага 7 яшь. Сәхнәдә бик матур пар, тормышта да сокланырлык итеп яшиләр. 4 ел элек йорт салганнар. Тик былтыр гаилә җебе аздан гына өзелми калган икән. Әңгәмәне шул хакта сөйләшүдән башладык.
“СЫНАУ ҺӘР ГАИЛӘГӘ КИЛӘ”
Ришат:
— Аңлашылмаучанлык бер ел дәвам итте. Бу — тормышымдагы иң авыр чор булып истә калды. Бер ай гаиләдән читтә яшәдем. Аннан Айгөл балалар белән өйдән чыгып китте. Өч айга якын аерым тордык.
Айгөл:
— Ришат эчми, хыянәт итми, кул да күтәрми. Тик гаиләне аерылышуга китерергә мөмкин сәбәпләр тагын бар икән әле.
Ришатның минем белән киңәшләшми эшләве аздан гына 14 еллык гаилә стажыбызга нокта куймады. Аерылышырга гариза язмакчы идем…
Ир белән хатын — бер-берсенә яхшы киңәшче дә, дус та, сердәш тә. Әти-әнигә проблемаңны сөйләп борчып булмый, дуслар, туганнар шулай ук киңәшче түгел. Гаиләгә килгән авырлыкны уртага салып, фәкать ир белән хатын гына хәл итә ала. Без дә Ришат белән утырып фикерләштек, аңлаштык, иң мөһиме — бер-беребезне ишеттек һәм, Аллага шөкер, таркала язган гаиләне саклап калдык.
Ул вакытта миңа да, балаларга да авыр булды. Бик бәргәләндем, дингә якынайдым. Абыстайлар, хәзрәтләр янына еш бардым. Намазга бастым. Ай буе ураза тоттым. Аллаһы Тәгаләдән елый-елый дөрес юл күрсәтүен сорадым. Рамазан ае тәмамлануга, йомгак сүтелә башлады (елмая).
Шуны аңладым: тиң ярыңның күбрәк яхшы якларын искә алырга кирәк. Мине аннан да ныграк яратучы табылырмы, яңа кешегә ияләшә алырмынмы, балаларыма әти-әни назы җитмәячәк, дигән уйлар баштан үтәргә тиеш. Сынау һәр гаиләгә килә, мәхәббәт һәм хөрмәт булганда, аны үтү җиңелрәк.
— Сез — бик көчле рухлы парлар…
— Мин үткәннәрне искә алмаска үземә сүз бирдем. Искә төшкән саен әйтеп куясы килә. Тик гаиләмнең иминлеге хакына тыелам. Ришат та, үзгәрәм, барысы да яхшы булачак, диде. Тормышыбызны яңа биттән башладык. Хатын-кызга аеруча уяу, акыллы, зирәк, сабыр булырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Гаиләдә шундый хәл килеп чыккан икән, гаепне үзеңнән дә эзләү мөһим.
— Бу сезнең беренче кризисмы?
Ришат:
— Өйләнешкәч, бер булды әле. Казанда яшәгән мәлләр. Янда ни әти-әни, ни туганнар юк. Айгөл бала карап өйдә утыра. Мин эш белән чыгып китәм. Күрәсең, хатынымда стресс булган. Берсендә шулай баланы күтәреп чыгып китте. Берничә көн дус кызларында яшәгәч, барып алдым.
Айгөл:
— Ул вакытта тормышыбыз мин теләгәнчә генә бармады шул. Ришат бөтен нәрсәне үзенчә эшли. Дус егетләре белән чыгып китә дә телефонын сүндереп куя. Шундый ачуны китерә иде. Хәзер ул бик үзгәрде.
Ришат:
— Хәзер икебез дә тынычландык. Аннан соң гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Акыллы, хәйләкәр бит алар. Ирләрнең муенын теләгән якка бора алалар.
— Ни өчен Казанда төпләнмәдегез?
Ришат:
— Фатир арендалап яшибез. Ни эш табып булмый, бала карарга да кеше юк. Ике елдан кире Чаллыга күчендек. Башкортстаннан әни күченеп килеп, без гастрольдә чакта балаларны карады. Эшләр алга китте. Рәхәтләнеп яши башладык.
Ришат тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районы Учасан авылыннан. Аңа 2 яшь вакытта әтисе гаиләне калдырып чыгып китә. Абыйсы Марат белән Ришат әнисе тәрбиясендә үсә.
Ришат:
— Әти Ютазы районының Урыссу бистәсендә яши. Берничә тапкыр өйләнгән, балалары да бар. Ләкин без аралашмыйбыз. Аңа карата хәзер үпкәм юк инде. Абыем гаиләсе белән Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендә көн күрә. Курчак театрында тавыш операторы булып эшли.
“ТАБИБЛАРГА, ӨШКЕРҮЧЕЛӘРГӘ БАРДЫК”
— Ришат, тотлыгуыңа нәрсә сәбәпче булды?
— Миңа 5-6 яшь вакытта бертуган абыемны үгез куды. Шуны күреп, бик курыктым. Шуннан соң бераз тотлыга башладым. X сыйныфта укыганда, мине малайлар кыйнады. Үлем хәлендә идем. Әлеге вакыйгадан соң чирем көчәйде.
Айгөл:
— Ришатның тотлыгуын бетерергә теләп, табибларга да, өшкерүчеләргә дә бардык, наркоз да, инә белән дәвалау ысулын да кулландык, әмма файдасыз.
Ришат:
— Вакыт-вакыт бик яхшы сөйләшәм, ә кайбер көнне нык тотлыгам. Иң мөһиме — җырлаганда тотлыкмыйм.
Айгөл:
— Һәм минем белән әрләшкәндә, сүгенгәндә тотлыкмый (көлә).
— Сезнең кайсыгыз тиз кызып китә?
Айгөл:
— Элек Ришат сабыррак кебек тоела иде. Хәзер мин түземлерәк. Без озак үпкәләп йөрмибез, рәхәтләнеп ызгышкач, биш минут үтүгә, сөйләшә башлыйбыз. Ремонт ясау, йорт төзү кебек эшләрдә көнгә әллә ничә сүзгә киләсең (елмая).
Айгөл — Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы кызы. Әти-әнисе исән-сау.
— Мин — гаиләдә төпчек бала. Әни 36 яшендә тапкан. Әтигә ул вакытта 44 яшь булган. Кызганыч, әтидә хәзер Паркинсон авыруы, икенче ел урын өстендә. Бертуган апам Асия Чаллыда хатын-кызлар өчен мөселман кибете тота. Кәләшләрне тулысынча никах, туйга әзерли. Аллага шөкер, әнием дә, апам да диндә. Абыем Рамил — төзүче, үз бригадасы бар. Ул әниләрдән ерак түгел, күрше авылда гына яши. Мин — кечкенәдән тыйнак бала. Күп сөйләшми идем, әти-әнине борчымаска, тәртипле булырга тырыштым.
— Балаларыгызны ничек тәрбиялисез?
— Аларны түгел, үзебезне тәрбияләргә кирәк. Балалар — безнең көзге. Бер-беребезгә булган ризасызлыкны алар юкта белдерәбез. Рәсим зур егет булып үсеп килә. Раянабыз быел I сыйныфка керде. Музыка мәктәбенә дә йөри. “Мизгел” балалар ансамблендә җырлый, бии. Фортепианода уйнарга өйрәнә.
— Көн дә балаларны шәһәргә йөртү кыен түгелме?
— Безнең йорт Чаллыдан ерак түгел. Иртән ирем белән балаларны шәһәргә илтәбез. Мин эшләрем белән шунда калам. Ришат өйгә кайтып, студиядә эшли. Кичке ашка бергә җыелабыз. Көн дәвамында бер-беребезне сагынышабыз. Ник хәлне белешмисең дип, бер-беребезгә үпкә белдерергә дә өлгерәбез (көлә).
Айгөл белән Ришат өйләнешүгә үз йортлары турында хыяллана. 10 сутый җир сатып алып, агачтан 7х10 метр үлчәмдә өй төзиләр. Бу арада гаилә башлыгы мунча да өлгертеп ята.
Ришат:
— Быел тагын өй салырга исәп. Анысы кирпечтән, бер генә катлы, 200 кв. метр булыр дип торам. Агач йорт сәламәтлек өчен яхшы, әмма аны бик карарга кирәк.
— Ни өчен шулай зур?
— Күңел иркен йорт тели. Аннан соң бездән гел кеше өзелми.
“ХӘЗЕР ГАСТРОЛЬЛӘРГӘ ЙӨРМИБЕЗ”
Агач йортта Ришатның студиясе бар. Ул анда җырлар иҗат итә, җырчыларга тавыш яздыра, аранжировкалар ясый.
— Ришат, сер булмаса, бер җырны күпмегә сатасың?
— 15-20 мең сум. Башкалар белән чагыштырганда, минем бәя арзанрак. Аллага шөкер, клиентларым күп. Балаларга, төрле ансамбльләргә җыр язып, ясап бирәм. “Синең белән эшләргә җайлы, бер әйтүдән аңлыйсың”, — диләр. Онлайн да эшлим.
— Алайса, концертлар белән йөрмисез?
— Чакырган җиргә барабыз. Мәҗлесләрдә, “солянка” концертларда чыгыш ясыйбыз. Октябрьдә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә чакырдылар, 4 концерт куябыз. Хәзер гастрольләргә йөрмибез. Авылларда 10 кешегә дә концерт куйган заманнар булды.
Айгөл:
— Мин табигый ташлардан дисбе, алка, муенса, беләзек ясап сатам.
— Бакчада ниләр үстерәсең, Айгөл?
— Бакчаны зур калдырмадык. Газон чәчтек, җиләк-җимеш агачлары утырттык. Теплица бар. Бәрәңгене сатып алабыз.
— Гаиләдә мөһим карарларны кем кабул итә?
Айгөл:
— Икәү. Башта экспериментлар ясадык. Ришат кына яисә мин генә кабул иткән карар да булды. Әмма бергә эш иткәне уңышлырак килеп чыга. Киңәшле эш хәерле, дип юкка әйтмиләр (елмая). Гаилә тормышында алтын урталыкны таптык.
Эльмира СӘЛАХОВА.