Редакциябезгә Лаештан шалтыраттылар.
— Райондагы бердәнбер бала тудыру йортын яптылар. Хәзер бәби табарга Казанга кадәр барырга мәҗбүрбез. Югыйсә табибларыбыз, акушерларыбыз да бик әйбәт иде. Шартлар да зарланырлык түгел, — дип мөрәҗәгать иттеләр.
“ЮЛДА БӘБИЛӘМӘСӘМ ЯРЫЙ”
Лаеш белән Казан арасы 60 чакрым тирәсе, әллә ни ерак кебек тоелмаса да, йөкле хатын-кыз өчен юл газабы гүр газабы белән бер.
— Икенче баламны ярты сәгать дигәндә таптым. Ярый бала тудыру йорты якын иде. Хәзер өченчегә авырлымын. Тагын шулай тиз бәби табарга туры килсә, ул “бөке”ле юллардан Казанга тиз генә барып җитеп булмас дип куркам. Хәзердән үк борчыла башладым. Юлда бәбиләмәсәм ярый. Алдан хастаханәгә ятасым да килми. Ике баламны карарга кирәк бит. Кайчан тулгак башланасын белеп булмый, — ди Альбина.
Лаеш бала тудыру йортындагы медицина хезмәткәрләрен мактап кына телгә алалар районда.
— Йөклелек чорым катлаулырак узды, тәҗрибәле табибка эләгәсем килде. Акушер-гинеколог Римма Сиддикова турында яхшы кайтавазлар күп ишеткән идем, аны сайлап, Лаешка килдем. Казан бала тудыру йортларында конвейер сыман. Районнардан да күп киләләр. Ә Лаешта баланы яхшы карыйлар, өрмәгән җиргә дә куймыйлар. Әниләргә дә караш әйбәт, — ди Казанда яшәүче икенче бер укучыбыз.
Медицина өлкәсендә оптимизация җилләре инде күптән исә башлады. 2012 елдан башлап республикада елына 100-150 дән азрак сабый туган 10 нан артык бала тудыру йорты ябылды. Бүген исә Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Минзәлә, Спас, Мөслим, Чирмешән, Яңа Чишмә, Апас, Балык Бистәсе, Мамадыш, Әтнә, Базарлы Матак, Балтач, Чүпрәле, Тәтеш районнарында бала тудыру йорты юк. 15 сентябрьдән Лаешныкы да ябылды. Төп сәбәпләрнең берсе — туучылар саны кимү.
— Заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган, квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән хастаханәдә бала табу ышанычлырак. Соңгы ун ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның 8 районында туучылар арасында үлем очрагы юк. Тагын биш районда яңа туган сабыйлар үлеме ике тапкыр кимегән, — диде Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
“ТУУЧЫЛАР САНЫ АЗ”
Республикада авырлы, бала табучы хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтү өч этапта башкарыла. Катлаулы очракларда хатын-кыз Республика клиник перинаталь үзәгенә җибәрелә. Бу категориягә кесарев кисеме белән бала табучылар, төрле кимчелекләр булу һ.б. керә. Йөкле хатын-кызның хәле катлаулануга шик булганда, аны Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзәндәге муниципаль һәм шәһәр бала тудыру йортларына җибәрәләр. Ә йөклелек өзлегүләрсез, яхшы барса, хатын-кыз баланы табигый юл белән үзе таба дигән ышаныч булса, ул теркәлү урыны буенча бала тудыру йортына юллана. Кызганыч, әнә шул якын-тирәдәге бала тудыру йортлары ел саен ябыла.
— Бала тудыру бүлекләре ябылган район үзәк хастаханәләрендә йөкле хатын-кызны якын-тирәдәге муниципальара үзәкләргә илтү мөмкинлеге тудырылган. Кичектергесез хәл килеп чыкканда, юлда бәбиләү куркынычы булганда, район хастаханәләрендә бала таптыру өчен махсус заллар бар, — диделәр министрлыкта.
Лаеш бала тудыру йортында да гадәттән тыш хәлләр вакытында бәби таптыру өчен кирәкле җиһазлар сакланган.
— Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 2023 елның 1 сентябрендәге (№2031) боерыгы нигезендә, Лаеш үзәк хастаханәсендә махсус зал калдырыла. Ә болай хатын-кызлар Казан медицина университеты клиникасының Толстой урамындагы 4 нче йортта урнашкан медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә ала. Югары дәрәҗәдәге куркыныч янаган хатыннар исә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә җибәреләчәк, — диделәр министрлыкның матбугат үзәгендә.
Бу мәсьәлә буенча Лаеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова белән дә сөйләштек.
— Без 67 мең кешегә хезмәт күрсәтәбез. Эшебезгә карата шикаять белдерүчеләр булмады. Бала тудыру бүлегенең ябылу сәбәбе — туучылар саны аз булуда. Былтыр елына 110 бала туса, быел бу күрсәткеч 93 кенә. Районда Лаешның үзендә, Комлы Кавал, Столбище бистәләрендә барлыгы 3 хатын-кызлар консультациясе исәпләнә. Бүген аларда 185 йөкле хатын исәптә тора. Тик күбесе Казанда бала таба. Столбище, Усад бистәләре Казанга терәлеп үк урнашкан. Ара 10 чакрым тирәсе генә бит, — ди Елена Владимировна.
Лаеш бала тудыру йортында 3 койка урын булган, 5 медицина хезмәткәре эшләгән. Хәзер аларның кайсы отпускта, өлкән яшьтәгеләре лаеклы ялга киткән. Кайберләрен икенче урынга күчергәннәр. Берсе Лаештагы хатын-кызлар консультациясен җитәкләячәк, ашыгыч рәвештә бала табарга туры килгәндә дә, ул җаваплы булачак.
— Берни эшләп булмый, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә оптимизация бара. Чувашстан, Мари Иле республикаларында үзәкләштерелгән берәр генә бала тудыру йорты исәпләнә. Аның каравы яңа туган сабыйлар арасында үлем очраклары юк диярлек. Бездәге медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе үзәкләштерелгән бала тудыру йортларындагы белән чагыштырырлык түгел, әлбәттә. Кичектергесез хәлләр килеп чыкканда, булачак әниләрне алдан ук Республика клиник перинаталь үзәгенә юллый идек. Хатын-кызлар арасында табиблар кушканнарны үтәмәүчеләр, тыңламаучылар да очрый. Бик катлаулы хәлләрдә, сирәк булса да, санитар авиация чакыртканыбыз да булды. Бу вәзгыятьне аңлап кабул итәргә кирәк, — ди баш табиб Елена Коробова.
“БАЛА ТАПКАНДА ҺӘР МИНУТ КАДЕРЛЕ”
Эшне сыйфатлы итү максатын да бала тудыру йортларын берләштерү аңлашыла. Исән-сау бәби таптыру, әниләр үлеме санын киметергә теләү дә хуп. Һәркемнең үз максаты. Тик авырлы хатын-кызларны гына бу канәгатьләндерми. Берәүнең дә бала табар өчен 100 әр чакрым ераклыктагы шәһәргә чыгып китәсе килми. Редакциябезгә бу хакта элек тә зарланып шалтыратучылар булды.
— Безнең районда бала тудыру йорты юк. Хәтта күршедәге Апас, Тәтеш районнарында да ябылды. Яшел Үзәнгә кадәр барырга туры килә. Бала тапканда һәр минут кадерле бит, нинди мәгънәсезлек бу? — дип мөрәҗәгать иткән иде Кама Тамагыннан бер хатын-кыз.
Тәтештән дә борчылып шалтыраттылар.
— Безнең район тарихый булып санала. Туристларны җәлеп итү өчен зур тырышлык куялар. Аның каравы үзебезнең районда бәби табу өчен шартлар юк. Бала тудыру йорты ябылды. Адәм көлкесе бит бу. Районның туристлык объекты булуыннан ни файда? — ди Тәтештә яшәүче Гөлнара.
Әгерҗедә яшәүчеләр бәби табарга Ижау, Чаллыга кадәр барырга мәҗбүр.
— Бездә бала тудыру бүлеге күптән юк инде. Туучылар аз булганга ябылды. Икенче баламны Ижауга барып таптым. Анда да бала тудыру йортларын киметәләр. Элек бала тудыру йорты шәһәрнең һәр районында бар иде. Ә хәзер перинаталь үзәк ясадылар да Ижау буенча 3 кенә бүлек калды, — ди Әгерҗедә яшәүче бер хатын.
Әбиләребезнең кырда урак урганда тулгак башланып, агач төбендә бәби табуы бер әкият кебек кенә хәзер. Иң югары медицина җайланмалары белән җиһазландырылган хастаханәдә сау-сәламәт бала табу могҗизага тиң заманда яшибез. Район җирендәге хастаханәләрдә тиешле шартлар юк дип, әниләрне 100 әр километр ераклыктагы бала тудыру йортларына юллау куркынычсызракмы? Әллә хастаханәгә барып җитә алмыйча, юлда бәби табумы? Оптимизация дигәннәренең зыянына караганда файдасы күбрәк булсын иде дип теләргә генә кала.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.