16 сентябрьдә Балтач кызы Рәзинә Төхфәтуллина белән Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй бистәсе егете Айнур Газиев иң матур бәйрәмен — туйларын уздырдылар. Язмышлары гади түгел, икесенең дә физик мөмкинлекләре чикле. Алар бер-берсен быел гына таба һәм өйләнешеп тә куя. Ике йөрәкне бергә кушарга бер белдерү җитә.
— Казанда тәүге тапкыр күрешкәч, әнигә булачак иремнең фотосын салдым. Беренче сүз итеп: “Карале, кызым, бу егет безнең якка тарткан”, — диде. Ничектер әти ягына охшаган кебек булды, — дип искә ала Рәзинә. — Күргән кешеләр дә безне охшата. Танышуыбыз язмыштыр. Башта борчылган идек, юкка булган: ике як әти-әниләр, туганнар — барысы да якын итте.
“ӨЙДӘ УКЫДЫК”
Рәзинә һәм Айнур Газиевлар туйны Югары Яркәйдә ресторанда уздырган. Мәҗлесне тамада Гөлназ Гайсина алып барган.
— Әлеге балалар туе йөрәктә озак еллар урын алыр. Алар күпләрдә бүген югалган матур сыйфатларга бай: ихлас, чиста. Бер-берсенә таянып, ярдәм итешеп, тыңлап, аңлап яшәргә дип өйләнешкән гашыйклар, — дип уртаклаша Гөлназ.
Яшь парны табып, без дә алар белән якыннан танышырга теләдек.
— Балачагым гел өйдә узды. Бакчага йөрмәдем. Әни дә, аның бертуган сеңлесе — апа да балалар бакчасында тәрбияче иде. Мәктәпкә әзерлек алар ярдәме белән булды, — дип сүз башлады Рәзинә. — Дусларым юк иде диярлек. Урамда минем белән уйнарга теләк белдергән балалар булмады. “Ник тотынып кына йөри? Аяклары нәрсәгә кәкре?” — дип кечкенә чакта көләләр иде. Бала-чага бит. Дуслар мәктәптә укый, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башлагач кына табылды. Айнурның әнисе дә: “Мәйданчыкта ата-аналар балаларын улым белән бик уйнатырга теләмәде. Кешегә ияләшсен, бергә уйнасыннар, дип үзем куша идем”, — дип искә ала.
Рәзинә Балтач урта мәктәбендә IX сыйныфка кадәр өйдән торып белем ала. Аны гел бер укытучы — Зөһрә Зарип кызы Шаһиева укыта. 2011 елда Арча Социаль белем бирү академиясенә укырга керә. Башта ике ел банк белгечлеген үзләштерә, аннары, бераз кыенрак булгач, II курстан соң юридик факультетка күчә. Дүрт ел буе Балтачтан әтисе, бабасы йә җизнәсе йөртә. Сессия вакытларында Арчада туганнарында да яши. 2017 елда, дистанцион формада укыр өчен, югары уку йортларын караштыра башлый. Казандагы ТИСБИга туктала.
— Тик түләү арзан түгел иде. Иганәче эзләдем. Балтачтан эшмәкәр Раушания апа укып чыгарга булышты. Зур рәхмәт аңа! Чын күңеленнән ярдәм кулы сузды. Бер кызы урын өстендә ята, — ди Рәзинә. — 2021 елда диплом якладым. 2020 елдан ук өйдән менеджер булып эшли башлаган идем. Юридик белем буенча урнашырга кыюлык җитмәде. Аннары инвалидларны бик эшкә аласылары да килми. Өч ел стаж сорыйлар.
Рәзинәнең әнисе Гөлнара апа пенсиядә. Баласы инвалид булгач, лаеклы ялга 50 яшьтән чыга. Әтисе Марсель абый эшләп йөри. Сеңлесе Гөльязга 12 яшь. Алар Балтачта яши.
Айнурның әти-әнисе Гөлназ апа белән Илдус абый Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй бистәсендә гомер итә. Ике энесе бар: Данил һәм Данияр. Айнур да, Рәзинә кебек, IX сыйныфны тәмамлаганчы өйдә белем ала. Аннан соң укырга кереп карый. Ләкин кыенрак була, тәмамлый алмый. Ике ел элек Казанга килә. “Нәфис косметикс” заводына урнаша. Яшь пар бүген Арчада фатир арендалап тора, Айнур вахта белән Казанга йөреп эшли.
“СИҢА БЕР ЯХШЫ ЕГЕТ ТАПТЫМ ӘЛЕ”
— Рәзинә, Айнур белән танышу тарихын искә төшерик әле.
— Быел апрельдә булды ул. Кич компьютер каршында эшләп утырам. Арчадан танышым Марат: “Сиңа бер яхшы егет таптым”, — дип яза. “Юк, танышмыйм”, — дип башта карыштым. Танышу белдерүен интернетка егетнең әнисе куйган булып чыкты. “Инвалидлык буенча (ДЦПның җиңелрәк формасы) туры килсә, яхшы булыр иде”, — дип тә өстәгәннәр. Язмыйм дисәм дә, оялып кына хат юлладым. Башкортстанда яшәүче әнисе белән төнге сәгать 1-2 ләргә хәтле языштык. Икенче көнне Айнур белән аралашып киттек.
— Беренче күрешү ничегрәк булды?
— Айнурның әнисе, хәзер инде минем дә әни, Җиңү бәйрәменә Казанга кунакка чакырды. Айнур ул вакытта энесе белән фатир арендалап тора иде. Оялыбрак, хәтта бераз куркыбрак та калдым. Чөнки элек кайсы егет белән танышсам да, бөтенесенең әти-әнисе мине кире какты. Үзләре таза-сау булгач, инвалид ул дип, яратмыйлар иде. Үпкәләтүчеләр күп булды. Шуңа бу очракта да куркып калдым. Ошатмасалар, тагын авыр була, дип уйладым. Үз әнием: “Бар, күр, шунда барын да аңларсың”, — диде. Айнурның әнисе Башкортстаннан хәтле килде. “Айнурга әйтмибез, сюрприз ясыйбыз”, — диде. Такси белән Казанга киттем. Айнурның әнисе подъезд төбендә кочак җәеп каршы алды. Мине күргәч, Айнурның кулыннан су шешәсе төшеп китте. Шунда бер-беребезне якыннан тәүге тапкыр күрдек. Аннары Айнур Балтачка кайтты, минекеләр белән танышты. 16 июльдә көтмәгәндә тәкъдим килеп төште. 23 июльдә кулымны сорадылар. Аннан никах, туй… Балтачта язылыштык, туй Башкортстанда узды. Быел кияүгә чыгам дигән уем да юк иде. Берәр ел булса да йөрербез, дигән идем. Сизми дә калдым…
“ДӘҮЛӘТТӘН КӨТЕП УТЫРМЫЙБЫЗ”
— Рәзинә, ә сезнең авыру тумыштанмы, әллә…
— Табиблар аркасында, туганда икебезнең дә сәламәтлеккә зыян килгән, — ди Рәзинә. — Айнурның проблема күбрәк сөйләшү ягыннан булса, минем аяклар белән бәйле. Терәксез, үзем генә басып йөри алмыйм.
— Рәзинә, иҗатта да актив кайныйсың бит әле?
— Иҗат белән актив шөгыльләндем. 2009 ел ахырында шигырьләр яза башладым. Рэп өчен текстлар иҗат итәм. Үзем җырлап, дус кызлар белән башкарып, студиядә яздырып йөргән вакытлар да булды. Туган көн, туйларга заказга шигырь сораучылар күп иде. Сүзләрен үзем язам, көен, рөхсәт сорап, интернеттан әзерне генә ала идем. 35 тән артык җырым социаль челтәрләрдә чыкты. Соңгы елларда заказга эшләвем дә тукталды. Үзебезнең никахка гына атап шигырь, Айнурга бүләк итеп туйга җыр яздым. Вакыт җитми. Элек студентларга курс эшләре яза идем. Хәзер мәктәп балаларына төрле проектлар, докладлар әзерлим. Концертлар оештырам, билетлар сатуда ярдәм итәм. Төрле артистларга пиар-менеджер вазыйфасын күрсәтәм. ИлГәрәй, Бабек Мамедрзаев, Элвин Грей, Марат Яруллин һ.б. җырчылар белән эшләдем. Ашарга пешерергә, җырларга яратам, алмазлар белән картина җыю ошый. Айнур кечкенәдән йөзү белән шөгыльләнгән, бассейнга йөргән, ярышларда откан медальләре дә бар. Футбол уйнарга һәм карарга ярата. Хоккей уеннарын калдырмый.
— Инвалидлар өчен тиешле кирәк-яракларны вакытында аласызмы?
— Дәүләттән көтеп, өметләнеп утырмыйбыз. Исемлек буенча тиешле коляска, ходункиларны җибәреп торалар. Булмаганда үз акчабызга алабыз. Бер зур хыял бар… Фатир аласы килә. Икебезнең дә инвалидлыкны искә алып, ярдәм күрсәтелсә, әйбәт булыр иде дә.
— Физик мөмкинлекләре чикле булганнарга ниләр әйтер идегез?
— Төшенкелеккә бирелгән чаклар була. Үзеңне кайгыртырга, күтәрелергә тырышырга кирәк. “Авырыйм, миннән булмый”, — дип, кешенең сине кимсеткәнен тыңлап утырсаң, әлбәттә, берни дә барып чыкмый. Миннән дә күпләр көлде, Айнурдан да булган. Колак яныннан үткәреп җибәрергә, үзең теләгәнчә эшләргә, яшәргә кирәк. Кайчак сәламәт кешеләр дә: “Эш таба алмыйм, акча юк”, — дип зарланып утыра. “Син эшлисең, бөтен җиргә өлгерәсең”, — дип көнләшүчеләр дә булгалый. Айнур да шулай ди. Көнләшкәч, әйбәттер, дим. Димәк, дөрес яшибез. Төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыт юк. Эшлибез, булсын дип тырышабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.