Казан аграр университетына 15 нче ел рәттән виноград үстерүче иң оста бакчачылар җыелды. Алар халыкны үзләре үстергән виноград белән сыйлады, әлеге төр җимеш белән кызыксынучылар өчен үсентеләр дә алып килгәннәр иде. Иң мөһиме — тәҗрибәле осталарга виноградка бәйле сорау биреп, шундук җавап табарга мөмкин иде.
Казан аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин да бакчасында күп еллар виноград үстерә.
— Виноград — көньяк җимеше, — дип сүз башлады Наил Нурулла улы. — Әмма соңгы 20-30 елда климат үзгәрдеме, шундый сортлар барлыкка килдеме, аны безнең бакчаларда еш очратырга мөмкин. Шәхсән үзем 1994 елдан бирле үстерәм. Бөтен үзенчәлекләрен истә тотканда, кыш көне өшеми, суыкларга бирешми. Оныкларым, кибетнекенә караганда, бакчаныкын аеруча да яратып ашый. Безнең университет бакчасында да виноградның берничә сорты үсә. Киләчәктә виноград питомнигы ясарга дигән план белән янып йөрибез.
Ульяннан Айрат Алимов гаиләсе белән килгән иде. Алар 6 ел инде виноградчылык белән шөгыльләнә.
— Заманында хатынның әнисе янына яшәргә күчендек, — ди Айрат абый. — Шунда бер төп виноград үсентесе таптым. Кызыксынуым шуннан башланып китте. Әмма ул уңыш бирмәде. Соңрак 7 төрле сорт виноград сатып алып утырттым. Киңәш-табышны интернеттан эзли, тәҗрибәле осталарга чыга идем. Тагын бер елдан 20 төр сорт виноград алдым. Хәзер 40 төрле сорт үсә. Шуның яртысыннан уңыш алам. Калганнары әле үсеп кенә килә.
— Безнең якларда нинди төр виноградларны үстереп була? Яңа гына бу эшкә тотынучыларга нинди киңәшләр бирерсез икән?
— Иртә өлгерә торган барлык сортларны да утыртырга киңәш итәм. Алар 125 көнгә кадәр өлгерә. Кимендә 3 елдан уңыш алып була. Виноградка кара туфрак кына килешми, аңа җирне ком белән катыштыру да кирәк. Яз көне тавык тизәге кертәм. Хәзер менә шәраб ясау турында да уйланам. Махсус онлайн курслар үтәм. Аның өчен техник сортлар үстерү мөһим.
Чистайдан Александр Рогов та үз уңышын тәкъдим итә. Хатыны чәчәкләр үстерә. Шуңа кайчак җир өчен бәхәсләшәләр дә икән.
— Беренче виноград ботакларын бабай бирде. Бакчачылык ул бит чир сыман. Азартка кереп киттем, күбрәк сортлар белән кызыксына башладым, — ди Александр абый. — Хәзер бакчамда 60 ка якын виноград сорты үсә. Виноградка кояшлы, җылы һава торышы кирәк, төньяктан искән җилне яратмый. Кыш көне өшемәсен өчен, яхшы итеп өстен ябам. Аеруча беренче суыклар куркыныч. 17-20 оС салкыннар виноградны шундук харап итә ала. Яз көне дә, алдакчы кояшка ышанып, ашыгып өстен ачмау мөһим.
— Виноградны теләсә кем үстерә аламы?
— Беренче чиратта аны яратырга кирәк. Җиргә төртеп кенә, ул үзеннән-үзе үсми. Иртә яки ультра иртә сортлар утыртырга киңәш итәм. Кайберләре хәтта 90-110 көндә өлгерә. Теплицага утыртсаң, тагын да яхшырак. “Аркадия”, “Флора” кебек сортлар әйбәт уңыш бирә. Виноградны яңа җиргә утыртсаң, беренче елларны авырмый. Егәр булганда, оныкларыма да виноград үстерү серләрен өйрәтеп калдырасым килә.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.