Уфада яшәп иҗат итүче Флера ШӘРИПОВА — күпкырлы талант иясе: шагыйрә, автор-башкаручы, композитор, рәссам… “Җырларым сезнең өчен”, “Кардан чәчкә күзләдем” дип аталган шигырь китаплары дөнья күрде, 300 дән артык җыры бар. Аларны татар һәм башкорт эстрадасының бик күп популяр җырчылары башкара, рәсемнәре күргәзмәләрдән кайтып керми.
— Авылыбыз урман арасында урнашкан. Искиткеч табигатьле як. Рәсемнәргә туган авылым матурлыгын төшерү ошый иде, — ди Флера апа. — Күңелемдә кечкенәдән моң барлыгын тойдым. Табигатьнең һәр күренешеннән көй ишетә идем.
“14 ЯШЕМДӘ ЧЫГЫП КИТТЕМ”
Флера апа бик бәхетле, тырыш гаиләдә туып-үсә. Әтисе Габделхәй — математика укытучысы, әнисе Илфира шәфкать туташы булып эшли. Флорида, Флера, Венера — гаиләдә өч кыз дус-тату булып үсәләр. Әтисе дә, әнисе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр, матур җырлаганнар. “Иртәләрен безне җырлап кына уяталар иде”, — дип балачагын, якыннарын сагынып искә ала әңгәмәдәшем.
— Флера апа, сез — гүзәл табигатьле Башкортстан кызы. Туган якка кайтып йөрисезме?
— Мин Зилаер районы Чуенчы-Чупан авылыннан. Кечкенә генә һәм районда бердәнбер татар авылы ул. Татарстаннан китаплар яздырып алып, татарча укып үстек. Авылга сирәк кайтам шул. Шулай да кайтырга тырышам. Туган як тамыр белән бер бит ул. Кайтып килсәң, көч-куәт, яшәргә энергия туплыйсың. Быел да районга бер чарага кайтканда, авылга тиз генә кереп, якыннарымның каберен зиярәт кылып, белгән догаларны укып, күрше-тирәләрем белән исәнләшеп, туган өй белән күрешеп килдем. Әти-әнием күптән вафат, апам һәм сеңлем читтә яши.
Өзгәләнеп тибә йөрәк
Туган өемне күреп.
Ишек ачсам, балачакка
Кире кайтырмын кебек.
Бәхетем бәйләнеп калган
Шушы өйнең түренә.
Тәрәзәдән әйтерсең лә
Нәнәй йөзе күренә.
— Туган яктан ничә яшьтә чыгып киттегез? Кайсы якка юл тоттыгыз?
— Авылда 8 ел белем алгач, 14 яшемдә Уфа педагогика училищесына кердем. Аннан Башкорт дәүләт педагогика университетының филология факультетын тәмамладым. Хәзерге вакытта Уфада яшим.
— Флера апа, быел юбилей елыгыз да бит әле. Иҗат кешеләренең юбилейлары, гадәттә, ел буе дәвам итә. Нинди чаралар оештырырга өлгердегез?
— Кызганыч, минем өчен бик авыр, югалтулы вакыт булганлыктан, артык күп эш башкарып булмады. Шулай да, бар көчне туплап, юбилей концертымны үткәрдем. Мине зурлап килгән һәр иҗатташ дустыма, халкыма чиксез рәхмәтлемен. “Туган тел” каналы концертымны кабат-кабат күрсәтте. Аларга да зур рәхмәт.
— Гафу итегез, нинди югалтулар кичердегез, Флера апа?
— Киявем вафат булды. Башка кайгы-хәсрәтләр дә ишек шакыды… Кайгы артыннан куаныч килде — оныгым туды.
— Гаиләгез зурмы?
— Гаиләм кечкенә: кызым, оныгым һәм мин.
— Ә тормыш иптәшегез?
— Тормышта төрле хәл була. Миңа, нәни баламны күтәреп, өйдән чыгып китәргә туры килде. Кызымны ялгыз үстердем. Тәкъдиргә язылганны һәркем күрә, димәк, язмышым шулай. Күтәрә алган хәтле бирермен, дигән бит. Барына шөкер итеп, канәгать булып, матур гомер юлы үтелде. Янымда гел яхшы кешеләр генә булды. Туганнарым, дусларым ярдәме белән, аларга рәхмәтле булып яшим. Авыр булса да, тормышым матур хатирәләргә бай, Аллага шөкер.
“МИН — УРМАН, ТАУЛАР КЫЗЫ”
— Флера апа, сез — күпкырлы талант иясе. Барысына да ничек өлгерәсез? Кайдан илһам алып бетерәсез?
— Планнар тагын да күп иде дә ул: рәсемнәремнән күргәзмә эшләргә теләк бар, шигырьләр җыентыгы, ноталар белән җырлар китабын да чыгару… Ләкин барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Насыйп булса, киләчәктә чынга ашар дип өметләнәм.
— Бу сәләтләрегез күбрәк кайсы яктан килә?
— Әти-әнием бик сәләтле, иҗат сөюче кешеләр иде. Аллаһы Тәгалә миңа күп сәләт биргән, бик рәхмәтлемен. Туган як табигатенең роле дә бик зур. Мин — урман, таулар кызы. Шунда ял итәм, көч туплыйм, илһам алам. Беренче шигырьләр шаукымын укытучы Фәридә апа Гыйззатуллина йоктыргандыр. Аның җитәкчелегендә “Кызыл ромашка” исемле түгәрәк эшли иде. Спектакльләр куйдык, тәүге шигырьләрем шунда язылды. Шигырь дип атап булса инде. Шулай да, Фәридә апа аларга зур бәя биреп, әдәбият кабинетында шигырь дәфтәрен тактага элеп: “Флера йә танылган журналист, йә язучы булыр”, — дигән иде. Алай ук булмаса да, шигырьләрне әле дә язам. Бераз соңрак иҗат җимешләремә җырлар язылып, аларны җырчылар башкара башлады. Беренчесе минем сүзләргә Рафаэль Шәйхразиев иҗат иткән җыр булды. Аны 1998 елда Флюра Килдиярова җырлады. Шул ук елда Резида Әминева минем сүзләргә һәм көйгә язылган “Апаема” җырын башкарды. Хәзер минем җырларны Башкортстанда да, Татарстанда да бик күп җырчылар башкара.
— Әле бит туй-юбилейлар алып барырга да өлгерәсез?
— Татар, башкорт, рус — өч телдә җиңел аралашам һәм алып барам. Туй-юбилейларга чакырып торалар. Бу эшем дә бик ошый.
— Кайда ял итәсез?
— Әйткәнемчә, мин — табигать баласы. Быел ишкәкләр белән йөзүгә бара алмадым, әмма Ирәмәл тауларына менеп төштем. Күп тапкыр барганым булса да, һәр сәяхәт үзенчәлекле. Бик канәгатьмен. Ә җәен оныгым белән көн дә паркта йөрүләр быелның иң матур вакыйгасы булып истә калыр. Яшәү матур. Яхшылыкка гына омтылып, дөньяны сөеп-яратып гомер итсәк иде.
Тынычлык булса дөньяда,
Якыннар булса исән,
Күзләремә карап минем
Яратам сине дисәң,
Иртә таңнан күңелләргә
Тулса иман сафлыгы,
Ромашкалы ялан булса —
Кирәк түгел артыгы!
(Флера ШӘРИПОВА, “Ни җитми кешегә?” шигыре).
Лилия ЙОСЫПОВА.
Тулы исеме: Флера Габделхәй кызы Шәрипова
Туган җире: Башкортстан, Зилаер районы Чуенчы-Чупан авылы
Туган көне: 25 март, 1963 ел
Белеме: югары
Кайбер җырлары: “Сабырлыктан аерма”, “Күрешеп яшәек”, “Сандугачтай гомер”, “Туган ягым” һ.б.