Көзге җимешләр шифалы үзлекләре белән генә түгел, төсләре белән дә дәвалый”, — ди үләнче Фирая ЗАХАРОВА. Чынлап та кара, кызыл миләш, алтынсу сырганак, өлгергән балан күзләрне камаштыра. Көзге җимешләрнең файдасы, зыяны хакында Фирая ханымның үзе белән сөйләштек.
— Фирая апа, көзге җимешләр арасында иң файдалысы дип кайсын атар идегез?
— Иң файдалылардан гөлҗимешне әйтергә була. Бу җимештә иң күп С витамины. Шуңа да ул ОРВИ, грипп вакытында алыштыргысыз витамин. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен, буыннар сызлаганда файдалы. Тромбофлебит, варикоздан интегүче, аллергияле кешеләргә гөлҗимеш кулланырга киңәш ителми.
— Көз көне сырганак чәе эчәргә киңәш итәләр. Аның файдасы нидә?
— Сырганак чәе, морсы да бик файдалы, иммунитетны күтәрә. Инфаркт, инсультны кисәтә. Сырганакның яфракларыннан да чәй ясарга була. Тик ашказаны әчелеге (кислотность) югары булган кешегә ул начар тәэсир итәргә мөмкин. Сырганакны бал белән эчсәң яхшырак. Шулай ук бөердә ташлар булганда, сак кулланырга кирәк.
— Балан файдалыракмы, миләшме?
— Миләшнең карасы, кызылы була. Беренчесе кан басымын төшерә, буыннар сызлаганда кулланыла. Баш авыртуын киметә. Калкансыман биз авырулары вакытында, организмга йод җитмәгәндә файдалы. Кызыл миләш исә иммунитетны күтәрә. Яман шешне кисәтә. Геморройны дәвалаганда кулланыла. Чәч, тире торышын яхшырта. Нерв системасын тынычландыра. Миләшнең кызылы да, карасы да К витаминына бай. Икесе дә канны куертырга мөмкин, шуңа да инсульт, инфаркт кичергән кешегә чамасын белеп кулланырга кирәк. Көненә 5-6 җимеш ашасаң җитә. Алма канны сыеклату үзлегенә ия, шуңа да кара миләш компотын алма кушып ясасаң яхшы. Без балачакта әни гел шул эчемлекне кайната иде. Төсе дә матур, тәмле, файдалы да. Кәефне күтәрә, калкансыман биз авыруларыннан дәвалый. Кызыл миләшне, баланны кырау төшкәч җыярга кирәк. Бу вакытта алар тәмлеләнә. Баланны көненә 1-2 аш кашыгы ашарга киңәш ителә. Ул буыннар сызлаганда файдалы, кан басымын төшерү үзлегенә ия. Балан суы тамак авыртуын баса. Ютәлдән булыша. Хатын-кызларга климакс чорында ярдәм итә. Ул — табигый антибиотик. Балан бал белән дус. Кан басымы түбән булган, ашказаны җәрәхәте күзәтелгән, инсульт, инфаркт кичергән, аллергияле кешеләргә киңәш ителми.
Балан яхшыракмы, миләшме? Төгәл генә өздереп әйтеп булмый. Һәрберсе витаминнарга бай. Икесе дә файдалы үзлекләргә ия. Кеше кайсыннан күбрәк шифа таба, шул җимешкә өстенлек бирә.
— Тагын нинди көзге җимешләрне кулланырга киңәш итәсез?
— Көн саен 6-10 данә дүләнә (боярышник) ашарга киңәш итәм. Дөрес, йөрәк өянәге, аритмия булган кешеләргә аны сак кулланырга кирәк. Дүләнә канны чистарта, холестеринны киметә. Көзге җимешләрдән нарат, мүк җиләге файдалы. Алар аппетитны яхшырта. Мүк җиләге югары температураны төшерә. Гомумән, бөтен җимешне: караҗиләк, күк җиләк, мүк җиләге, карлыган, дүләнәне аз-азлап салып, көзге тәмле чәй ясарга була. Аңа бөтнек, мелисса яфраклары кушсаң, тагын да шифалырак эчемлек килеп чыга.
— Базарда хәзер фейхоа сатыла. Бу җимешнең файдасы бармы, аны ничек куллансаң яхшырак?
— Фейхоа — диетик продукт. Ул шәп антиоксидант булып санала. Иммунитетны ныгыта. Фолий кислотасына бай. Анда йод күп. Хәтта диңгез ризыкларында да аның кадәр йод юк. Бу җимеш калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен, атеросклероз вакытында, эч катканда файдалы. Шикәр диабетлы кешеләргә аны чамасын белеп кулланырга кирәк. Чистартылган фейхоа тиз карала. Озак торган фейхоа организмга начар тәэсир итә. Калкансыман биз авырулары булган кешегә бу җимешне кулланганчы табиб белән киңәшләшергә кирәк.
— Җимешләрне ничек сакларга?
— Көзге җимешләрне экологик чиста урыннардан, урманнан җыярга кирәк. Аларны кышка туңдырырга, кайнатма ясарга, иттарткычтан чыгарып, суыткычта сакларга да була. Сезон вакытында көзге җимешләрне җитәрлек ашап калырга тырышыйк. Йогышлы авыруларга бирешмәс өчен, кышка витаминнар белән яхшылап коралланып керик.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.