Татарстанның халык артисты Миңгол ГАЛИЕВ — сугыш чоры баласы. Билгеле, балачагы җиңел булмый. Әтисез үсә. Ябык гәүдәле үсмер, мәктәп елларында авыр эшкә җигелә: йөк ташучы булып урнаша, авылда ат көтүе көтә… Әмма ул елларын искә алып, якты хатирәләр итеп сөйли.
— Ат көтүен төнлә саклыйбыз. Тынлык. Йолдызлар. Ә мин күккә карап җыр сузам… — дип искә ала Миңгол абый. — Таң алдыннан атларны эшкә озатасы. Аларны авылга алып кайтып урнаштыргач, җырлый-җырлый өйгә китәм. Җырлыйсы килгән инде. Әле җырлавымны яшерергә тырыша идем. Казанга консерваториягә киткәндә дә, оялып, кешегә бик сиздермичә генә юл тоттым. Авылдан 1955 елда чыгып киттем.
“82 ЯШЬТӘ НИЧЕК ШУЛАЙ ҖЫРЛАП ЙӨРЕП БУЛА?!”
— Миңгол абый, бу көннәрдә зур эшләр белән йөрдегез — “Шифалы моң” дип аталган концертыгызга әзерләндегез. Ниндирәк чара ул? “Юбилей концерты буласы иде ул…” — дип әйткәнегезне хәтерлим. Быел августта 82 яшегез тулды.
— Бөтен уй-хыялым — концерт белән рухый тәрбия бирү. Исән чагымда шуларны башкарып каласым килә. Бүген күңел ачу концертлары бик күп. Бу да әйбәт. Әмма аларның күбесе, кызганыч, рухый тәрбиягә юнәлтелмәгән. 80 яшем тулгач, юбилей концертын коронавирус өзде, оештырылмый калды. Хәзер, вакыты узып киткәч, бу мәсьәләдә уйлап утыручы кеше юк. Шуңа үзем кулга алып, бераз соңлап булса да, куярга тырыштым. Концертым истәлекле булсын дип телим, оркестр белән җырлыйм. Күз алдына китерәсеңме, 17 җыр башкарам. Җырлау буенча үз методикам бар. Ул академик, халык һәм эстрада юнәлешен берләштерә. Озак еллар укучыларга вокал дәресләре бирәм. Кайберәүләр: “82 яшьтә ничек шулай җырлап йөреп була?!” — дип әйтә. Була. Күп җиргә чакыралар, барам. Яңа җырларым да күп.
— Еракларга да йөрисез бит әле.
— Берничә ел элек Мәскәү өлкәсендә осталык дәресләре күрсәтергә чакырдылар. Чыгыш ясагач: “Миңгол абый, җырлавыгызны шулхәтле якын иттеләр. Бу якларда сезне белмәүчеләр дә бар икән. Ник бөтен вакытыгызны укучылар өйрәтүгә сарыф итәсез? Үзегезгә игътибар аз бит. Мәскәү өлкәсе тирәләрендә сезнең концертлардан тур оештыру ягын карыйк”, — диделәр. Күптән түгел Пятигорскидан бераз ераграк бер татар авылында булып кайттык. Бик җылы кабул иттеләр.
82 яшьтә булсам да, ерак юлда йөрергә яратам. Ерактагы милләттәшләр белән очрашу тагын да илһамландыра, яңа уй-планнар туа. Аннан, читтә ул аеруча да сизелә. Халык белән очрашкач, үзеңнең бу дөньяга кирәклегеңне тоясың. Иҗат кешесе өчен бу бик мөһим.
— Җәяү күп йөрисез икән, Миңгол абый.
— Көн саен җәяү бик күп ара узам. Электән шулай күнеккәнмен. Бер гимназиягә вокал дәресләре уздырырга килгәч: “Менә, җәяү йөри торган профессорыбыз”, — дип каршы алалар иде. Тиз-тиз хәрәкәт итәм. Әкрен атлауның әллә ни нәтиҗәсе юк. Кызу йөргәндә, инерция белән җиңел барыла. “Кая чабасың шулхәтле? Куып тотып булмый”, — дип көләләр кайчак.
— Машинагыз бар бугай бит?
— Аның белән бакчага йөрим. 70 яшьлегемә зур бүләк ясап, шәһәр мэриясе бүләк итте. “Илсур Рәисович, кайчан яңа машина ала идем әле… Гомер буе рәхмәт укырмын”, — дидем.
— 12 ел узган икән. Алыштырмадыгызмы?
— Юк. Алыштырырга уйлаганым да булмады. Ул машина миңа дустым кебек. Яхшы хәлдә. “И, рәхмәт”, — дип сыйпап йөртәм, карап кына торам. Ә аңа хәтлесе бик иске иде. Әле анысын да йөртү таныклыгын кесәгә салганга 50 ел тула дигәндә генә алдык.
— 80 яшьлеккә зур бүләкләр булмадымы?
— Җаныкаем, нинди бүләкләр… Алда әйткәнемчә, юбилей кичәсе дә булмады. Исән чакта, мин сорап түгел, өстәгеләр үзләре күреп оештырса, күңел булыр иде дә… Теге дөньяга китеп барганнан соң, искә алу кичәләре уздырып, бик үк якын итеп бетермәгәннәрнең дә сине зурлаган булып, халык алдында ясалма сөйләп чыгыш ясавы нигә хаҗәт?
“ИСӘН КАЛУЫМА БЕРСЕ ДӘ ЫШАНМАГАН”
— Кәефегез, сәламәтлегегез, күз тимәсен, әйбәт күренә?
— Аллага шөкер, дип кенә торам. Сәламәтлеккә килгәндә, кем әйтмешли, урманга барып эзләсәң, бер генә яфрагы булса да корымаган агач тапмассың. Кешеләр дә шуның кебек. Бөтен җир
100 % җиткән булу мөмкин түгел. Шуңа, Аллага шөкер, дим. 80 яшем тулган көнне миннән дә бәхетле кеше булмады. Әти-әни, әби-бабайларымның яшен күптән уздым бит инде. Аллаһы Тәгалә гомер бирде.
— Әтиегезне бер тапкыр да күрмәгәнсез икән.
— Әтине хәтерләмим: мин — аны, ул мине күрмәдек. Әни миңа йөкле чагында, әти Мәскәү тирәсенә шахта эшенә чыгып киткән. Мин тугач, котлап бүләк юллаган. Тик шул китүеннән кайту насыйп булмаган. Башта — хәбәрсез югалган, соңрак Мәскәү янындагы сугышларда һәлак булган, диделәр. 1941 елның августында басуда кызу урак өстендә туган бала мин. Исән калуыма берсе дә ышанмаган. Җиде айлык булып туганмын. Гомумән, кечкенәдән авылда иң ябык бала идем. Әтинең сеңлесе Зәйтүнә апа: “И, балакаем, син дә кеше булдың бит. Исән калырсың дип уйламаган идек”, — дигән иде. Әнидән күпмедер дәрәҗәдә миңа моң күчкән. Бәлкем, шушы моң аркасында яшимдер дә. Кешелек дөньясына ул уңай тәэсир итә, аваз-моң белән җанны әсир итәргә мөмкин. Аны дәвам итеп, укучыларыма өйрәтеп калдырырга телим.
— Хәзер вокал дәресләрен кайда үткәрәсез?
— Чишмәле тукталышында яшибез. Укучылар фатирыбызга килә. Алар хәзер дусларым кебек. Бергә җырлыйбыз. “Сездә һаман кеше. Ялыктырмыймы?” — диләр миңа. Юк, киресенчә, алар белән ял итәм. “Сез килмәсәгез, мин дә җырлап утырмый идем әле”, — дим. Ә миңа бит шулай ук гел җырлап торырга кирәк.
“IX СЫЙНЫФТА УК БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ КҮЗ САЛДЫК”
— Миңгол абый, улыгыз гаиләсе белән туган авылыгызга күченгән дип ишеткән идем.
— Марат КАИны тәмамлады. Кулыннан килмәгән эше юк. “Әти, мин шәһәрдә яшәмим”, — диде. Казан читендә йорт салды. Өч ел элек гаиләсе белән үзебезнең туган авылга кайтты. Киленебез дә риза иде. Улым җир алып, авыл башында басуда үз куллары белән йорт салды. Шуннан соң җирне казытып, буа ясатты, көзгә хәтле коендылар. Янында чәчәкләр үсә, агачлар да утыртты. Әле тагын буа казыткан. Экологик яктан чиста территория. Алар эше белән галимнәр дә кызыксына башлады.
— Зур югалту да кичердегез… Кызыгызның балалары зурдыр инде хәзер?
— Кызыбыз 37 яшендә яман шештән китеп барды… Ул яра күңелдә һаман да сыкрый. Кабере авылда, әнинеке белән янәшә. Кызыбыз белән киявебез ике онык бүләк итте. Олы уллары Казан элемтә техникумын тәмамлады, эшли. Кызлары көллияттә соңгы курста белем ала. Дизайнерлык буенча укый. Рәсем ясарга бик талантлы.
— Авыр сынауларны бергә ерып, Фәния апа белән тигез, матур гомер кичерәсез, Миңгол абый!
— Фәния белән икебез дә бер елда, мин — 27, ул 28 августта туган. Яшьтәшләр. Туры килүен әйт. Без бер колхоздан: ул Дүсмәт авылыннан, мин — Иске Комазаннан. IX сыйныфта чакта ук бер-беребезгә күз сала башлаган идек. Фәния Казан медицина көллиятендә белем алды. Студент елларында — IV курста укыганда ук өйләндем. Бергә яши башлавыбызга тиздән 55 ел була. Фәниямнән уңдым. Бер-беребезне яратып, кадерләп, санлап яшибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Безнең белешмә:
Тулы исеме: Миңгол Вәгыйз улы Галиев
Туган җире: Мамадыш районы Иске Комазан авылы
Туган көне: 27 август, 1941 ел
Белеме: Казан дәүләт консерваториясе