Соңгы арада шәхси йортта яшәүчеләр елдан-ел арта. Өй салуның ние бар, чүплисе дә мүклисе, диләрме әле? Тик барысы да алай җайлы гына түгел шул. Төзелеш материаллары кайтарту, төзүчеләр табу, барысын да контрольдә тоту зур сабырлык, вакыт, бу өлкәдә белем сорый. Шуңа да күпләр артык мәшәкатьләнергә теләмичә, әзер торак сатып алырга ашыга. Монысы инде бәхет эше. Карап торышка сыйфатлы булып тоелган йортта яши башлагач, әле бер җире дөрес түгеллеге, әле икенче урыны тиешенчә эшләнмәгәнлеге ачыклана.
“ПЛИТӘ АСТЫНДА КАЛАМ ДИП ТОРАМ”
Казаннан Исмәгыйлевлар гаиләсе дә ярык тагарак алдында калган. Бер бүлмәле фатирларын сатып, Питрәч районы Кощаково бистәсеннән ике катлы йорт алганнар. 2021 елда шунда күченгәннәр. Тик ярты елдан стеналар ярыла башлаган, йорт авышкан. Торакның авария хәлендә икәне ачыкланган. Баксаң, йорт чүп чокыры өстенә төзелгән икән. Торакны ремонтлап та караганнар. Әмма нәтиҗәсез.
— Плитә астында калам дип торам. Дивар урыныннан кузгалды, ярыклар зурайды. Ике арадагы җылыту материалы урам якка да чәчелгән. Түшәмнең бер почмагы асылынып торган, ничек идәнгә килеп төшмәгән? Дусларым, нигез субайлары ничә метр тирәнлеккә кагылган икән, тикшерик әле, дип экспертиза ясатты. 9 метр тирәнлеккә төшәргә тиеш булганнар, шул очракта гына каты грунтка эләгәләр. Ә минем йортта иң тирән субай 8 метрга кагылган, ярый әле анысы тыгызрак җиргә — элек юл булган урынга туры килгән. Ерганакка кагылганы 3,5 метр гына. Өйнең нигезен 9 метр тирәнлектә ныгыту да коткара алмый, чүп чери бит. Нигез астында аз гына бушлык калса да, ярыла икән, — дип сөйләгән гаилә башлыгы Ирек “Шәһри Казан” газетасына. Йорт ипотекада, тагын 29 ел түлисе икән. Хәзер бу эш судта карала. Өйдә яшәрлек түгел, ди.
“ИҢ ЯХШЫСЫ — ӨЙНЕ ЯЗ КӨНЕ САЛА БАШЛАУ”
Йорт салу үзенчәлекләре, сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге хакында Казандагы “Кирпичный дом” компаниясе җитәкчесе Денис ГИЗАТУЛЛИН белән сөйләштек.
— Денис, шәхси йортны сатып алу отышлыракмы, әллә үзең салсаң ышанычлыракмы?
— Мин шәхси өйне үзең төзетү яклы. Сату өчен күпләп төзелә торган йортларның сыйфаты, кызганыч, мактанырлык түгел. Кәнфит кәгазе кебек, тышлары матур, ә эчендә ни барын яши-яши генә аңлыйсың. Дөрес, премиум сегментындагы йортлар бар. Аларны начар дип әйтеп булмый. Әмма мондый өйләр бик кыйммәт йөри. 100 кв. метрлы йортларны 6 миллионга, 15 миллион сумга да алырга була. Кеше бәясенә карап та торак сайлый. Гадәттә, арзанрагына кызыга.
— Йорт сатып алыр алдыннан нәрсәне истә тотарга кирәк?
— Өй алыр алдыннан җиде генә түгел, йөз кат уйларга киңәш итәм. Әзер йорт сатып алганчы, җир кишәрлеге алып, хыялдагы өйне әкренләп төзетсәң, отышлырак булуы да бар. Шулай да әзер йорт сайлагансыз икән, төзелештә нинди материаллар кулланылганы белән кызыксыныгыз. Өйнең техник торышын берәр белгеч белән тикшерү дә файдага гына. Идән, стеналар тигез, йортның нигезе нык булсын. Ярылган урыннар шикләндерергә тиеш. Су белән тәэмин ителешне, канализацияне дә сорашыгыз. Су үзәкләштерелгән системадан килә икән, бу — зур плюс. Башка очракта скважина казытырга туры киләчәк. Бу өстәмә чыгым дигән сүз. Торак урнашкан урыннан эшегезгә, мәктәпкә бару җайлымы, анысы да мөһим.
— Йорт салырга уйласаң, төзелеш эшләрен кайчан башлау яхшырак?
— Иң яхшысы — өйне яз көне сала башлау. Дөрес, сезонында бәяләр арта. Шуңа кыш көне йорт салыначак җирне, төзелеш материалларын сайлап, броньлап куярга мөмкин. Бәяләр үзгәрешсез калачак. Өйне көз, кыш сатып алу яхшырак. Бу вакытта бөтен җитешсезлекләр күренә.
— Бүген йорт салу ничә сумга төшә?
— Кирпечтән салынган “предчистовой” йортның квадрат метры бүген уртача 50-60 мең сумга төшә. Бер катлы йортлар яхшырак санала. Шул ук вакытта аларның квадрат метры да кыйммәтрәк йөри. Чөнки фундамент, түбә күбрәк кирәк. Җир кишәрлеге дә зуррак булырга тиеш. Иң эконом йортлар — мансардалы катлысы.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото: © lkyam/123rf.com