Җырчы Айсылу ГАБДИНОВА күптән түгел тәүге тапкыр әни булды. Шушы хәбәр газетада басылгач, укучыларыбыз Айсылуның шәхси тормышы белән кызыксынды. “Яшь җырчы булса да, җырлавын яратабыз. “ТНВ” каналында “Кайнар хит” тапшыруын да матур алып бара иде. Берара югалып торды. Кияүгә чыкканын белми калдык”, — дип шалтыраттылар.
— Бәхет тынычлыкны ярата, диләр. Шуңа шәхси тормыш яңалыкларын алдан кычкырып йөрисем килмәде. Шыпырт кына эш иттек, — дип җавап кайтарды Айсылу, елмаеп.
— Айсылу, әни булуың белән кабат котлыйбыз! Яшь әни статусына ияләшеп өлгердеңме?
— Рәхмәт! Бу адымга аның нәрсә икәнен аңлап, әзерләнеп бардым. Үзем дә ике энекәшемне үстерешкән идем. Хәзер нечкә күңелле, йомшагракка әйләндем. Балаларга кагылган бөтен әйбер күңелгә тия. Улымны үстерү белән ләззәтләнәм.
— Кияүгә чыгуыңны да, авырлы икәнеңне дә сиздермәдең. Ничек шулай яшереп кала алдың? Йөклелек чоры яхшы уздымы?
— Гомумән алганда, яхшы узды. Арымаска, күбрәк саф һавада йөрергә, файдалы ризыклар ашарга тырыштым. Эшләүне дә иртә туктаттым. Күз тиюдән курыкмасам да, тумаган бәбине кеше күзеннән сакладым. Ни дисәң дә, бөтен кеше сиңа бәхет теләп тормый.
— Арслан исемен кем тапты? Озак эзләдегезме?
— Тәүге УЗИда ук малай булачагын әйттеләр. Иремнең беренче тәкъдиме Арслан булды. Шундук ризалаштым. Башымда Тимерхан, Данияр кебек вариантлар да бар иде. Арслан, минемчә, яңгырашлы, көчле исем. Улыбыз да Арслан кебек зур булып туды, сөбханалла.
— Тормыш иптәшең турында да беләсебез килә.
— Аның белән кавышу могҗиза, үзе бер кызыклы тарих. Кайчандыр музыка мәктәбендә бергә укыган идек. Аны тәмамлагач, дуслашып йөрдек. Ләкин ул балачак хисләре, беренче мәхәббәт булып калды, аралар өзелде. 14 ел буе күрешү түгел, аралашкан да булмады. Кешедән генә бер-беребезнең хәлен ишеткәләдек. Менә очраклы рәвештә уртак танышларыбызда күрештек тә шул көннән бирле бергә. Балачакта бер-беребезне белмәсәк, хәзер бергә булмас идек. Гомумән, аны очратыр алдыннан: “Әлегә мөнәсәбәтләр кирәкми, үзем генә торасым килә”, — дип уйлый идем. Күрәсең, насыйп булган.
— Җырчылар тормышында берәр көтелмәгән хәл булса, төрлечә сөйләргә яраталар. Сине дә урап узмадылар. Игътибар бирәсеңме?
— Гайбәт, хейтерларны яратмыйм. Минемчә, гайбәтне бәхетсез кешеләр генә тарата. Бәхетлеләр үз тормышы белән мәшгуль, башкаларныкын тикшерми, кысылмый, вакыт әрәм итми.
— Ирең сәнгать кешесе түгелме?
— Музыка мәктәбен тәмамласа да, сәнгать белән бәйле кеше түгел. Эше җитди, авыр. Аның акылына сокланам. Гомумән, ир-атта акыл һәм юмор хисе булуга игътибар бирәм, шушы сыйфатлар тартып тора.
«ЭШСЕЗ ТОРА АЛМЫЙМ»
— Бала тугач, озак та үтмәде, чыгыш ясарга да туры килде. Сабыйны карарга кемнәр булыша?
— Эшсез тора алмыйм. Бала тугач, бер атнадан соң ук та заказым бар иде. Улыбызга бер ай булгач, 2 сәгатькә генә чыгыш ясарга барып кайта башладым. Чөнки кешегә үзен кирәкле итеп хис итү бик мөһим. Киенеп, матур итеп ясанып, җырлап кайту, моның өчен әле акча да алу миңа көч бирә. Элек күп эшләдем: укыттым, чыгыш ясап йөрдем, телевидениедә тапшыру алып бардым, жюриларда утырдым. Шуңа ияләшкәнмен. Бу миңа бик мөһим. Булышучылар күп. “Ярдәм кирәкмиме?” — дип кенә торалар. Сабыйны хәзердән үк няняга калдырасым килми. Әнием — иң ышанычлы кеше. Аңа зур рәхмәт. Үз эше күп булса да, гел булышырга тырыша. Әйткәнемчә, ике энем бар: Ильяс белән Мансур. Алар белән арабыз шактый зур: 10 һәм 11 яшь. Әнигә бала карашып, аларны бергә үстердек. Шулчакта: “Кызым, кайчандыр мин дә синең балаларны — оныкларны шулай үстерешермен”, — ди торган иде. Хәзер менә шул көн килеп җитте.
— Вокал дәресләре бирүне дәвам итәчәксеңме?
— Рәсми рәвештә музыка мәктәбендә вокал укытам. Үз эшемне яратам. Укучыларым бик якын. Уңышлары да әйбәт. Мәктәптән декрет ялына киттем. Аннан тыш, вокал буенча шәхси дәресләр дә бирәм. Теләүчеләр күп. Хәзер бик сорасалар гына, кайберләре белән шөгыльләнәм.
— Иҗатыңа килгәндә, бер әңгәмәбездә ярымшаяртып: “Күпме җырлап, эшләп, бер чүп үләне ничек танытты”, — дип телгә алган идең. Сүз “Алабута” җыры хакында. Соңгы елларда хит җырларың дип кайсыларын атар идең?
— Салмаграк, моңлырак җырлар башкарырга яратам. Мәҗлесләргә дә мине күбрәк олы апа-абыйлар чакыра. Репертуарым, тавышым аларга якынрак. “Җиңел чакларны уйла”, “Гөнаһ”, “Сагыну”, “Әкрен генә атлап барам” җырларын уңышлы дип саныйм. “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән “Бишек җыры”н яңартырга җыенам. Кайчандыр аны башкарып, “Татар кызы” бәйгесендә җиңгән идем.
— Арслан — әти-әниең өчен беренче онык. Сөенечләренең чиге юктыр.
— Әти-әни Арсланны бик ярата, рәхәтләнеп карашалар. Ул да аларга тартыла, кулларында тынычлана. Әти-әниемне яшь әби-бабай дип әйтеп була. Аллага шөкер, икесе дә эшли, чәчәк аткан чаклары. Әни күптән түгел “Татарстанның атказанган укытучысы”, әти “Башкортстанның атказанган артисты” исеменә лаек булдылар.
«ӘТИ ГЕЛ БУЛЫШТЫ»
— Айсылу, Уфада тугансың. Казанга күченгәндә сиңа ничә яшь иде?
— Әти-әни икесе дә Башкортстанныкы. Институтта укыганда танышып, өйләнешкәннәр. Мин Уфада тудым. 4 яшем тулгач, әтине Казан дәүләт консерваториясенә укырга чакырганнар. Алар шул рәвешле бирегә яшәргә күченеп килгән. Үземне белә башлаганнан бирле монда инде мин. Ләкин җәйге каникулларны гел әби-бабайларым янында Башкортстанда үткәрә идем. Ул якларның табигате, рухы күңелемә бик якын.
— Музыка юлын сайлавыңда әтиең — җырчы Айдар абый Габдиновның роле зур булгандыр?
— Әти җырлагач, гел классика тыңлап үстем. Ул миннән пианист ясарга теләде. Үзе сәхнәдә җырлаган чагында мине фортепианода уйнар дип күзаллаган. Шушы хыялын тормышка ашырырга теләгән. Башта мине фортепиано бүлегенә бирделәр. Ләкин, уйнарга сәләтем булса да, җыр-моңга ныграк тартылдым. Теләгемә каршы килмәделәр. Әти гел булышты. Сәхнәдә беренче адымнарны аның белән ясадым. Күңел кушкан юлны сайлап, дөрес эшләдем дип саныйм. Музыка — минем дөньям, шуның эчендә яшим.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Айсылу Айдар кызы Габдинова
Туган җире: Уфа
Туган көне: 4 май
Белеме: Казан музыка көллияте, Казан дәүләт мәдәният институты