Әлки районының Карга авылында яшәүче Зөлфирә һәм Ришат Вәлиуллиннар гаиләсе быел өч көнлек 100 баш каз бәбкәсе сатып алганнар һәм берсен дә чирләтмичә үстергәннәр. Бу көннәрдә алар каз өмәсе уздырган.
— Өч ел элек 50 бәбкә алдык. Узган ел 100 не үстердек. Яхшы гына тәҗрибә дә булгач, быел тагын алырга уйладык. Күз курка, кул эшли, диләр бит, — ди Зөлфирә апа. Өстәвенә, быел ул язын егылып, аягын сындыра. Авыл кешесе ничек тә эшләргә тырыша бит инде. “Тиз генә эшкә чыга алмасмын, бәбкә саклап булса да утырырмын”, — дип фикер йөртә ул.
Кош-корт өчен уңайлы дип ишеткәч, гаилә быел бәбкәләр үстерергә теплица сатып алган. Астын җылы итеп түшәгәч, бәбкәләрне шунда җибәргәннәр. Үзе якты, иркен, кояшта җылына. Чирәм күренгәч, бәбкәләрне урамга чыгара башлыйлар. “Каргалар тимиме соң?” — дип сорагач, хуҗабикә: “Хәзер алар да тук, ахры. Бер тапкыр да һөҗүм иткәннәре юк. Савытка салынган азыкны ашарга мөмкиннәр, әмма бәбкәләргә тимиләр”, — дип көлде.
Бәбкә йоннары каурыйлар белән каплангач, кошларны суга алып төшәләр. Бәхеткә, якында гына Актай елгасы ага.
Көннәр салкынайта башлагач, үскән малны югалтмыйча урнаштыру мөһим. Бәхеткә, булышучылар күп. Зөлфирә апа белән Ришат абыйның балалары бишәү.
— Ике балам үсеп килгәндә, иптәшем үлде. Өч баласын калдырып, Ришатның хатыны гүр иясе булды. Без, сыңар канат булып калган икәү, бергә яшәргә булдык. Балалар хәзер барысы да тормышлы, оныклар үсеп килә. Бәйрәмнәрдә дә, эштә дә бергә җыелышабыз, — ди Зөлфирә апа.
Әйе, күмәк эшләсәң, күңелле дә, тиз дә. Өмәгә дә зур гаилә бергә җыела.
— Балалар да, оныклар да кайтты, бер кодагыем, 90 яшен тутырып килүче каенанам Вәсилә дә килде. 30 казны эшкәрттек. Каенанам үзе өч каз йолкыды, — диде Зөлфирә апа.
Хәзер элекке кебек суыкларны көтәргә кирәкми: күпләр берничә лар алып куйган.
— Йоны җиңел йолкынсын өчен, әбиләрдән калган күмер үтүкләрне кулланып карадык. Иң яхшысы — зур казанда су кайнатып, казларны шунда пешекләп алу. Быел да шулай эшләдек, йоны бик җиңел йолкынды. Бар эшне теплицада башкардык, — ди хуҗабикә.
Эш тәмамланганнан соң, өмәдә катнашучыларның каз бәлеше куелган табын артына җыелуы — һичшиксез, үтәлергә тиешле гадәт.
— Казларны, иң беренче чиратта, үзебез өчен үстерәбез. Каз бәлешен еш пешерәбез, түшкәләрне күчтәнәч итеп биреп җибәрәбез, — ди Зөлфирә апа.
Хуҗабикә сүзләренә караганда, чыбыксыз телефон да үз эшен эшли. Бу йортта күпләп каз асралуын белеп, түшкә сорап мөрәҗәгать итәләр.
Шунысы сөендерә: авылларда күпләп каз үстерүчеләр хәзер шактый. Карга авылында да шундый биш гаилә бар. Димәк, бу өйләрдә каз өмәләре гөрли. Анда да туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән җыела. Бу үзе үк күңелле бит.
Алсу ЗАКИРОВА.