Татарстанда тамашачыга җырлы-биюле, шоу форматында музыкаль спектакльләр тәкъдим иткән иҗат берләшмәләре бармак белән генә санарлык. Шулар арасында иң актив эшләүчеләрнең берсе — Казан филармониясе. Биредә олысы, кечесе үзенә ошаганын таба. Кәрим Тинчуринның легендар “Зәңгәр шәл”ен карап, халык хозурланырга да өлгермәде, балалар өчен Нәкый Исәнбәтнең “Мырау Батыр” әсәрен тәкъдим итте алар. Бу сезондагы яңалыклар, биюченең шахтерларга тиң авыр хезмәте, яңа проектлар хакында Казан филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан ЗАКИРОВА белән сөйләштек.
“БИЮЧЕНЕҢ СӘХНӘ ГОМЕРЕ — 20 ЕЛ”
Чулпан Закированың эш графигы бик тыгыз. Буш көне юк диярлек. Әле гастроль, әле концерт, дәүләт заказлары, чаралар, оештыру эшләре… Бер урында утырып тора белми ул. Алай да безнең белән сөйләшергә вакыт тапты.
— Чулпан Ринатовна, сез кайчан ял итәсез?
— Үзем дә белмим. Минем өчен ял ул — бер көн булса да өйдә гаиләм белән булу, әти-әни янында сөйләшеп утыру, мунча керү, массаж, тәмле чәй, тарихый кинолар карау.
— Төз гәүдәле булуыгызның сере дә гел хәрәкәттә булудан түгелме икән? (46 яшендә Чулпанның буе 170 см, авырлыгы 52 кг — Э.М.).
— Бу геннар белән дә бәйледер. Аннары тынгысыз тормыш, хәрәкәттә булу үзенекен итә. Күп эш тә үзеңне формада тотарга булыша. Мин күп ашыйм, чөнки энергияне шактый сарыф итәм. 3-4 көн йокысыз тора алам. Тик ашамасам, кеше түгелмен. Шул ук вакытта чамасын беләм, кирәкмәгән, зыянлы ризыклар кулланмыйм. Казылык, сосиска, фастфуд ише әйберләрне өнәмим.
— Биисезме?
— Хәзер юк инде. Биючеләрнең сәхнә гомере — 20 ел. Аннары алар пенсиягә чыга. Юкка гына безнең хезмәтне шахтерныкына тиңләмиләр. Иҗатымда бер этаптан икенчесенә күчтем. Хәзер әсәрләр куям, сценарийлар язам. Бу миңа канәгатьлек бирә. Кеше хәрәкәтләнмәсә, картая башлый. Буыннар ката. Шуңа да иртән 20 минут тирәсе йога белән шөгыльләнәм. 1-2 сәгать ансамбльдә биеп чыгам. Алайса, репетиция вакытында үрнәкләр күрсәтә алмавың да бар.
— Биюнең ни дәрәҗәдә авыр хезмәт икәнен сәхнә артын күргән кеше генә аңлыйдыр?
— Чынлап та, күп кеше бию сәнгатенең авырлыгын аңлап бетерми. Бу һөнәр тыштан караганда матур, ә эчке ягы бик кырыс. Спорт кебек, көненә 5-6 сәгать шөгыльләнү эзсез узмый. Пенсиягә дә юкка гына иртә чыгармыйлар. Биюченең буыннары, тезләре, билләре сызлый башлый. Имгәнүчеләр очрый. Бер кызыбыз “икенче кат”тан (биегәндә егетләрнең иңбашына менеп басуны шулай атыйлар) егылып аягын сындырды. Икенчесенең репетиция вакытында борынына зыян килде. Декрет ялында да озак утырып булмый, бер ел дигәндә эшкә чыгарга кирәк. Чөнки озак биемәсәң, үзеңне формага китерү авырлаша.
— Ирегез — көрәшче, бию сәнгатен аңлыймы?
— Ирем Илнар Әхмәтҗанов — көрәш буенча 11 тапкыр Россия чемпионы. Мин гастрольләрдә чакта ул балалар белән кала. Әти-әни дә кызларыбызны тәрбияләргә ярдәм итә. Олы кызыбыз Ясмингә 14 яшь, ул телләр өйрәнә, кино сәнгате белән кызыксына, китаплар күп укый. Ә Әйшә спектакльләрдә уйный, җырлый. Аңа 10 яшь. Ирем белән, уенын-чынын бергә кушып, кайсыбызның хезмәте авыррак: көрәшченекеме, биюченекеме, дип бәхәсләшәбез. Әлегә уртак фикергә килгәнебез юк.
“ЙОСЫФ-ЗӨЛӘЙХА”НЫ ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘКБЕЗ”
— Казан филармониясендә тормыш гөрли. Төп иҗат коллективлары белән таныштырып үтегез әле.
— Бездә күпләргә таныш артистлар: Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев, Резидә Шәрәфиева, Алинә Шәрипҗанова, Гөлназ Гафурова, Сөмбел Билалова һәм башкалар эшли. Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры бар. Яшь талантларны барлау белән дә шөгыльләнәбез. Балалар филармониясе (вокаль-инструменталь ансамбль), “Казан” бию ансамбленең балалар студиясе эшли. Мондый мөмкинлекләр була торып, күләмле продуктлар әзерләмәү дөрес булмас иде.
— “Казан” бию ансамбле филармония коллективының иң зур өлешен алып тора. Биючеләргә кытлык юкмы?
— Ансамбльдә 50 ләп кеше исәпләнә. Аны иң башта әти — Ринат Закиров туплаган. Кызларга таләпләрем аеруча зур. Модель сайлаган кебек, кул, муен озынлыкларына кадәр карыйм. Гәүдә авырлыгы 50 кг нан артмаска тиеш. Чәчне кисәргә ярамый. Маңгай чәче (челка) рөхсәт ителми. Бу мин уйлап чыгарган нәрсәләр түгел. Биючегә карата таләпләр методик кулланмаларда язылган.
— Быел тамашачыга нинди яңа әсәрләр тәкъдим итәргә җыенасыз?
— Спектакльне әзерләгәндә, аудиторияне күздә тотып эшлибез. Балалар өчен бер, өлкән буынга икенче төрле әсәрләр тәкъдим ителә. Биюнең милләте юк. “Казан” ансамбле чыгышлары киңрәк аудиториягә исәпләнгән. Премьераларны башта Камал театры сәхнәсендә күрсәтәбез. Ул — безнең өчен тәкъдим итү мәйданчыгы, минем туган йортым сыман. Премьераларга килгәндә, татар балалары өчен “Мырау Батыр” әсәрен куйдык. Яңа елга рус әкиятенә нигезләнгән спектакль куярга җыенабыз.
4 еллап күңелемдә йөрткән Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре буенча спектакльне сәхнәләштерергә тотындык. Аны Яңа елдан соң халыкка тәкъдим итәчәкбез. Классик әсәрләрне, эчтәлекләренә хилафлык китермичә, бик сак эшләргә тырышам. Моңа кадәр тәкъдим иткән “Ефәк юл”, “Голливуд” кебек биюләрдән генә торган зур шоу эшлисебез килә.
— Спектакль халык күңеленә үтеп керсен өчен иң мөһиме нәрсә?
— Һәр әсәрнең уникальлеге, эчтәлеге булырга тиеш. Спектакль тудырганда иң мөһиме — идея. Бу — иң катлаулысы. Бию хәрәкәтләре табу, сәхнәдә уйнап чыгу берни түгел. Мин конвейерга корылган эшне яратмыйм. Иҗат йөрәктән чыкмый икән, ул тамашачыны җәлеп итә алмый. Илһам килмәгән чаклар да була. Ул чакта бер әсәрне куеп торып, икенчесенә күчәм. Вакыт тиз уза. Балалар дөньяны картиналарда кабул итәргә өйрәнгән, шуңа да, минемчә, хәзерге тамашачы өчен иң отышлы жанр — музыкаль әсәр. Безнең әсәрләрнең уңышы — күмәк эш нәтиҗәседер дип уйлыйм. Бер спектакльне тудыру өчен күп кеше хезмәт куя: читтән режиссерлар җәлеп итәбез, балетмейстер, балалар, олылар иҗат төркемнәре һәм башкалар.
“БЕЗДӘ ТАМАШАЧЫ ИРКӘРӘК”
— Үзенчәлекле проектларыгыз да җитәрлек…
— Балалар өчен “Супер мультик” дигән проект бар. Анда төрле мультфильм, аларны төшерү тарихы, кызыклы фактлар белән таныштыралар. Баттлда балалар һәм олылар үз заманындагы биюләрне күрсәтә. Өлкәнрәкләр өчен “Сез яраткан җырлар” проекты эшли. Ул караоке форматында уза. Залда утыручыларга микрофоннар куелган. Алар профессиональ солистларга кушылып җырлый. Концерт аралашу рәвешендә, җанлы үтә. Күңелдә йөрткән идеяләр дә җитәрлек. Минем тылсымлы дәфтәрем бар. Күңелдә туган фикерләрне шунда язам. Әйтик, хайваннар дөньясы белән таныштырган музыкаль зоопарк проекты, филармониянең асылын ачып биргән берәр клип төшерү идеясе дә бар. Җыр сайланмаган әле.
— Тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?
— Эшләмәгән кешене генә сүкмиләр. Тәнкыйтьне тыныч кабул итәргә өйрәндем. Еллар дәвамында җыелган тәҗрибәм дә ярдәм итә. Яшьли ансамбль җитәкләвем дә мине чыныктырды. Тәнкыйтьне тыңлыйм, үземә файдалы әйберләрне кабул итәм. Тере кеше хаталана, ялгыша ала. Нигезсез тәнкыйтькә күз йомам. Иң беренче тәнкыйть ул коллективтан башлана. Без барысын да уртага салып хәл итәбез. Дөнья коллективларын күзәтеп барам. Байкал, Кострома ансамбльләрен ошатам. Камилләшү өчен бер- беребезне өйрәнү кирәк.
— Сез Татарстан авылларына гына түгел, чит төбәкләргә дә гастрольләр белән чыгасыз, андагы тамашачы бездәгедән аерыламы?
— Үзебезне милли филармония буларак тәкъдим итәбез. Беренчедән, Татарстанда яшибез. Туган телеңдә сөйләшү ул тарихыңа, әби-бабайларыңа хөрмәтне чагылдыра. Икенчедән, солистларыбызның 70 %ы — татарлар. Спектакльләрнең яртысыннан артыгын туган телдә тәкъдим итәбез. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Чит төбәктәге татарлар алдында еш чыгыш ясыйбыз. Анда халык татар җырына сусаган. Бездәге тамашачы иркәрәк диимме. Чөнки бездә сайлау мөмкинлеге зур, бу шулай булырга тиештер дә.
— Сезне җитәкче буларак нәрсә борчый?
— Күбрәк көнкүреш мәсьәләләре борчый: костюм ертыла, автобус ватыла һәм башкалар. Шөкер, хакимият зур ярдәм күрсәтә. Тагын бер зур мәсьәлә — ничә еллардан бирле гастрольләр директоры эзлим. Бу вазыйфага елгыр, үз эшенең остасы булган белгеч таләп ителә.
— Еш кына премьераларда сезне әниегез — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина белән күрәбез. Спектакльләр әзерләгәндә, аның белән киңәшләшәсезме?
— Әни — беренче киңәшчем. Әсәрләрне башта аңа укытам. Кайбер урыннарын бергә төзәтәбез. “Зәңгәр шәл”не язганда, аның ярдәме зур булды. Ул аерым өлешләрен уйнап та күрсәтте. Әтием дә тәҗрибәле. Алар — төп киңәшчеләрем.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.