Социаль килешү (контракт) программасы Татарстанда 2011 елдан бирле гамәлдә. Аның нигезендә күп кеше яшәү шартларын яхшырта алган, үзенә эш тапкан, һөнәрен алыштырган. Шул ук вакытта бу хакта белмәүчеләр дә җитәрлек. Редакциябезгә дә социаль килешү турында кызыксынып шалтыратучылар бар. Әлеге программаның максаты, социаль килешү шартлары хакында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира ЗАРИПОВА белән сөйләштек.
— Эльмира Әмировна, социаль килешү ул нинди программа?
— Социаль контракт — аз керемле граждан белән социаль яклау бүлеге арасында төзелгән килешү, дәүләт ярдәме, хәерчелекне киметү инструментларының берсе. Максаты — авыр тормыш шартларында калган кешеләргә ярдәм күрсәтү. Килешү нәтиҗәсендә гаиләнең кереме артырга тиеш. Программа дүрт юнәлешне үз эченә ала. Беренчесе — кешегә эш табарга ярдәм итү. Бер җирдә дә эшләмәүче гражданнар безгә мөрәҗәгать итә ала. Социаль яклау бүлегендә программа төзелгәннән соң, кеше хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә эш урыны эзләүче буларак исәпкә баса. Ул тугыз ай эчендә эш табарга тиеш. Социаль контракт төзелгәннән соң, аңа бер ай 13 319 сум пособие түләнә. Эшкә урнашкач, хезмәт хакыннан тыш 3 ай дәвамында тагын шул сумма бирелә.
Икенче юнәлеш — үз эшеңне ачу. Кеше шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып эшчәнлек башлый ала. Бизнес-проектын төзеп, социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә. Проектны тормышка ашыру өчен, кешегә 350 мең сумга кадәр акча бүлеп бирелә. Килешү 12 айга төзелә.
Өченчесе — шәхси хуҗалык алып бару өчен бирелә торган ярдәм. Килешү шулай ук 12 айга исәпләнгән. Дәүләт ярдәме — 200 мең сумга кадәр. Әлеге мөмкинлектән авылда яшәүчеләр файдалана ала. Әйтик, умарта тотарга, мал-туар үстерергә, кош-корт үрчетергә, авыл хуҗалыгы техникасы алырга мөмкин. Үз эшен башлап җибәргән фермерның, эшмәкәрнең тора-бара башка дәүләт программаларыннан файдалану мөмкинлеге дә туа. Дүртенчесе — авыр хәлдә калган гаиләнең хәлен яхшырту өчен күрелә торган чаралар (мәсәлән, медицина тикшерүе узу, алкогольгә бәйлелектән котылу һ.б.). Бу максатларда
13 319 сум пособие алты ай дәвамында түләнә. Ул акчага көнкүрештә иң кирәкле әйберләрне, кием-салым, уку әсбаплары һ.б. алырга була.
— Социаль килешүне кемнәр төзи ала?
— Уртача айлык кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан ким булган аз керемле гаиләләр килешү төзи ала. Соңгы өч айдагы керем исәпкә алына. Шулай ук милекнең “Татарстанда халыкка максатчан социаль ярдәм күрсәтү турында”гы 63 нче законда расланган мөлкәт дәрәҗәсеннән артмавы мөһим.
— Берара авыл халкы, пай җирләре исәпкә алыну сәбәпле, социаль контракт төзү өчен язган гаризабызны кире кагалар, дип зарландылар. Бу мәсьәлә хәл ителдеме?
— Бу мәсьәлә халык җыеннарында еш күтәрелгәч, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, хәзер кешенең милек белән тәэмин ителешен бәяләгәндә, аның пай җирләре исәпкә алынмый.
— Социаль контракт төзү өчен, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
— Үзең теркәлгән районның социаль яклау органына гариза тапшырырга кирәк. Моны күпфункцияле үзәк яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша да эшләргә була. Керемне, мөлкәтне раслый торган документлар тупларга кирәк түгел, әлеге мәгълүматларны дәүләт органнары чыганаклардан үзләре ала. Килешү вакыты тәмамланганнан соң, кирәк булса, аны 12 айдан кабат төзергә мөмкин. Социаль килешү программасы кысаларында акча нинди максатларда кулланылганы хакында хисап тоту мөһим.
Балтач районы Шубан авылында яшәүче Алмаз Габделхаковлар гаиләсендә өч бала үсеп килә. Хатыны декрет ялында. Гаилә башлыгы район җирендә эш таба алмагач, район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аның чүкеп ясау осталыгы барлыгын белеп, социаль яклау бүлеге үз эшен ачарга һәм социаль килешү төзергә тәкъдим иткән. Алмаз үзмәшгуль булып теркәлгән. Контракт нигезендә бирелгән акчага кирәкле җиһазларны сатып алган. Хәзер заказлары да, кереме дә җитәрлек.
Казанда яшәүче Гөлшат Закирова да: “Социаль килешү ярдәмендә гаиләбезнең кереме артты”, — ди. Алар ире белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Иң олысына — 16, кечкенәсенә 3 яшь. Декрет ялында утырганда социаль яклау бүлеге Гөлшатка социаль килешү төзергә тәкъдим иткән. Ул маркетплейсларда хезмәтләр белән тәэмин итүче консультант булып эшкә урнашкан. Моннан тыш балалар өчен чәч каптыргычлары, төрле эшләнмәләр ясый. Бизнес-проектын гамәлгә ашыру өчен, Гөлшатка 150 мең сум акча бүлеп бирелгән. Килешү төзелгән вакытта гаиләнең кереме бер кешегә 9788 сум булса, хәзер 17 000 сумга җиткән.
“МАТУР СӨЙЛӘМ КЛУБЫН АЧТЫМ”
Ләйсән СУХАНАЕВА, Чаллы:
— Мин рус теле укытучысы, логопед. Ирем дә югары белемле. Ике кечкенә балабыз бар. Бер кеше башына айлык уртача керем 9445 сум иде. Безгә социаль килешү төзергә тәкъдим иттеләр. Әлеге программа нигезендә шәхси эшмәкәр буларак теркәлдем. Хәзер үземнең грамоталы язу һәм матур сөйләм клубым эшли. Дәүләттән бер тапкыр 250 мең сум акча бирелде. Ул акчага ноутбук, парта, урындыклар сатып алдым. Быел грант отып, дәүләттән тагын 160 мең сум акча бүленде. Дөрес, килешү төзелгәннән соң хисап тотарга кирәк. Хәтта контракт вакыты беткәч тә, бер ел дәвамында социаль яклау бүлегенә җиткерергә тиешмен. Бизнес-план төзү кемгәдер катлаулы булып тоелырга мөмкин. Әмма социаль хезмәткәрләр берничә көнлек онлайн дәресләрдә бу эшкә өйрәтә. Бөтен кеше дә социаль контракт төзи алмый. Минем белән бергә мөрәҗәгать иткән танышымның бизнес-проекты хуплау тапмады.
“АВЫР ЧАКТА ШУШЫ КОНТРАКТ ЯРДӘМ ИТТЕ”
Екатерина КАНТИМЕРОВА, Казан:
— Мин декрет ялында. Балалар бакчасында урын юк, эшкә чыга алмыйм. Ирем транспорт өлкәсендә хезмәт куя иде. Тоткарлыклар килеп чыгу сәбәпле, эштән китте. Чарасызлыктан, социаль яклау бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Мин күңел өчен генә киемнәр тегү белән шөгыльләнә идем. Бу хакта белеп, безгә үз эшебезне ачарга һәм социаль контракт төзергә тәкъдим иттеләр. Дәүләттән 150 мең сумга якын акча бүлеп бирелде. Аңа тегү машинасы сатып алдым. Хәзер баланы бакчага урнаштырдык, ирем дә, үзем дә эшлибез. Тегүчелек һөнәрем өстәмә акча китерә. Кыскасы, авыр чакта дәүләттән бирелгән ярдәм безгә бик булышты. Кәгазь эше күп күбен. Ләкин тәртибенә төшенгәч, авыр булмады. Акча тотылганга, эшчәнлекне алып бару буенча хисапны электрон почтадан гына җибәрергә була. Социаль хезмәткәрләр үзләре дә килеп карап китә. Бу программада иң мөһиме — гаделлек. Акчаны алып, берни эшләмичә утыручыларны ачыкласалар, аларга дәүләт ярдәмен кире кайтарырга туры киләчәк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.