Фирдүс Халиков — Кукмара районы Олыяз авылы егете. Балачактан атлар белән кызыксына. Хоккей, көрәш белән дә мавыга. Хәзер чабыш атлары асрый, тренировкалар үткәрә. Кукмара районында Фирдүс һәм аның дусты Илнур Гобәйдуллин — күпләргә үрнәк. Алардан күреп, кайбер башка егетләр дә берәр булса да чабыш аты тота башлаган.
— Моңа сөенәбез. Ат спортын үстерәсебез килә, — ди 23 яшьлек Фирдүс.
— Фирдүс, башта үзең белән танышыйк әле.
— Арча педагогика көллиятендә физкультура укытучысы булырга укыдым. Диплом алгач, үзебезгә кайтып, өч ай көллияттә эшләдем. Сер түгел, укытучының хезмәт хакы аз, документ эше күп. Аннан “Кукмара металл савыт-саба заводы”на күчтем. Өч ел шунда таба коям.
— Шәһәргә китү турында уйланмадыңмы?
— Шәһәрдә тора алмыйм. Теләгән кешегә авылда эш бар. Мәдәният йортларында зур спорт заллары эшли. Кич яшьләр шунда җыелышып, спорт белән шөгыльләнәбез. Районга йөреп эшләргә була. Мөмкинлекләр бар.
— Кәләшеңнең кулын сорарга атта баргансың?
— 4 гыйнварда никах укыттык. Хатыным Айсинә дә — Олыяз кызы. Балалар бакчасына бергә йөрдек, бер сыйныфта укыдык. Атларны бик ярата. Айсинә Казан дәүләт ветеринария академиясендә укыды. Практикага кайткан иде. Чабыш атын җиктем дә кулын сорарга бардым. Бу идея аңа да ошады дип уйлыйм, ризалашмас иде (көлә).
— Ат чабышы белән ничә яшьтән кызыксынасың?
— Авыл малайлары бит без, гел ат янында булдык. Әни пешекче булып эшләде. Аның янына баргач, колхоз атлары янына керә идем. Чабыш атына утыруым VII сыйныфта чакта булды. Мәрхүм Җәүдәт абый Гобәйдуллин утыртты. Ул — якын дустым Илнурның әтисе. Җәүдәт абый — авылда атлар тотып, бик күпләрне атка утырткан кеше. “Урал” колхозында мал табибы булып эшләде. Хәзер Илнур да, мин дә чабыш атлары тотабыз. Мәктәп елларында ук аларны өйрәтеп, Сабантуйларда ярыша башладык. Бер зур хыял белән яшибез: Җәүдәт абый истәлегенә, аның исемен йөрткән ат спорты мәктәбе ачасы килә.
— Атларыгыз кайларда ярыша?
— Хуҗалыгымда дүрт чабыш аты, бер пони бар. Бала-чага: “Мине утырт әле”, — дип сораса, понины алып чыгам. Балалар өчен ат куркыныч бит. Егылып җәрәхәтләнүләре ихтимал. Илнур 6-7 ат тота. Кукмара, Балтач, Арча, Мамадыш Сабантуйларында чыктык, гел призлы урыннар яулап бардылар. Киләсе елга Илнур белән икешәр ат белән ипподромга керергә ниятлибез.
— Бүләкләүләре ярыйсымы соң?
— Ат спорты бик кыйбатлы, чыгымлы. Җайдаклар киеме кыйммәт. Иганәчеләрсез авыррак. Үз көчебез белән эшлибез. Илнур белән хезмәт хакын да, бүтән керемнәрне дә ат чабышына кертәбез. Әлегә чыгымнар керемнән күбрәк. Татарстанда ат спортына игътибар җитәрлек дип булмый. Мәсәлән, Краснодар, Чечня якларына караганда, бездә матди яктан тәэмин итү азрак.
— Ярышта паспортлы ат кына катнаша аламы?
— Чиста токымлы һәр атның паспорты булырга тиеш. Аларныкы кызыл төстә. Ярымтокымлыларының йә әтисенең яки әнисенең паспорты була. Аларыныкы сары. Авыл, район Сабантуйларында да хәзер моңа зур игътибар бирәләр. Ат, аның паспорты, җайдагы кем, ветеринария имзалары — барысын да карыйлар. Документ булырга тиеш. Ипподромдагы ярышка паспортсыз кертмиләр.
— Атларны ничек тыңлатасың, тәрбиялисең?
— Ат — бик акыллы хайван. Үзеңне ничек куюга да карый. Курыксаң, ул сине янына китерми дә. Үзеңә ышаныч булу, нык тотуыңны яхшы сизәләр. Иртәнге якта тренировкага алып чыгам. Гел бервакытта йөртсәң, әйбәтрәк. Азыгы сезонга карап: җәен алма, көзен кишер мулдан, ярышлар алдыннан бал, йомырка бирәбез. Болай, гадәттә, солы, печән ашыйлар. Витаминнар эчертәбез, кадыйбыз. Берничә төрле ярманы (кукуруз, борчак, солы, арпа) кушып, ботка бирәбез. Аңа үсемлек мае өстибез.
Ат чабышының иң зур уңышы — кышкы тренировкалар. Сезон төгәлләнгәч, атлар көзен ике-өч ай ял итә. Беренче кар яугач ук, башта атлатып йөртәбез, аннары темпны арттырабыз. Басуда, юлда йөртәбез. Әлегә уңайлыклар юк. Җир алып, махсус урын ясыйсы килә. Тик әлегә андый мөмкинлек юк. Сабантуй, ипподромдагы ачылышларга хәтле тренировкалар алып барабыз.
Чабыш аты асрау өчен психолог та булырга кирәк. Ярыштан соң тынычландыру җайлы. Ә менә ярышка хәтле тыеп тору җиңел түгел. Ярсыйлар, старт биргәнче чабасылары килә. Машина арбасында алып бару — үзе бер мәшәкать. Кайсындыр сыйпап, икенчеләренә кычкырып торырга кирәк.
— Ат чабышына килүче яшьләр бармы?
— Социаль челтәрләрдә видеоларыбызны күреп: “Кайда йөреп була?” — дип сорап язучылар бар. Тик алар күбрәк туризм дип кабул итә. Фотога төшәр өчен сорыйлар. Анысына бик риза түгелбез. Атларга күз тигән очраклар булды.
Авылда кызыксынучы малайлар бар. Ләкин әти-әниләре каршы кебек. “Имгәтсә, төшеп калсагыз”, — дип, җибәрмәскә тырышалар. Аттан курыкмасаң, аны яратсаң, барысы да яхшы була. Монда акча эшләүне беренче планга куеп булмый. Күңеле кушкан егет-кызлар гына бу спортта кала ала. Үзебездән бигрәк, атларның җәрәхәте өчен борчылабыз. Чөнки бер имгәнүдән аларның карьерасы ябылырга мөмкин.
Шәхсән үземә килгәндә, әни, хатыным, әби, бертуганнарым терәк булмаса, бу уңышларга ирешә алмас идем. Гаиләдә без өч малай. Әти үлгәндә, абыем Айнурга — 7, миңа — 5, энекәшем Фәнискә 3 яшь иде. Әби-бабай, әни тәрбиясендә үстек. Безнең өчен күп көч куйдылар. Бүген төп йортта әби, әни, хатыным һәм кызым белән тыныч кына яшибез, Аллага шөкер. Кайчак өйгә дә кайтып кергәнем юк, бигрәк тә ярышлар вакытында. Атлардан тыш, сыерлар, үгезләр дә тотабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.