Күпләр өчен мунча юыну гына түгел, ял итү, күңел ачу урыны. Шуңа да аның эчке дизайнына зур игътибар бирәләр. Махсус ял бүлмәләре булдыралар. Мунчаның эчке эшләре белән шөгыльләнгән аерым белгечләр дә бар. Шундыйларның берсе — Балтач районы Борбаш авылы егете Азат СӘФӘРГАЛИЕВ. Ул ун елга якын мунча кирәк-яраклары: киштә, урындык, ишек, ләүкә ясау, стена тышлау кебек эшләр белән шөгыльләнә. Үзенең цехын, эшче төркемен дә булдырган. Мунча эчен тышлау үзенчәлекләре хакында Азатның үзе белән сөйләштек.
— Азат, агач мунча яхшыракмы, кирпечтән салынганымы?
— Мунчаны кирпечтән салып, эчен агач белән эшләсәң, яхшырак дип саныйм.
— Ә мунчаның эчен тышлар өчен нинди агач сайларга?
— Безнең якларда иң отышлысы юкә санала. Имән каты, мунча эченә бик бармый, ә наратның эсседә сагызы ага, бу өстәмә мәшәкать тудыра. Шуңа юкә сайлыйбыз. Аның берничә сорты бар: А, В, С. А — иң яхшысы. Әмма кайбер кешеләр, ул шома, тигез, аксыл булганга, тышлап куйгач, күпмедер дәрәҗәдә пластикка охшаганга, ботаклырагына, С классына өстенлек бирә. Бигрәк тә шәһәр кешесе агачка охшасын дип шунысын ала.
— Ләүкә өчен нинди агач сайларга?
— Ләүкәгә дә юкә әйбәт. Бу очракта ботаксызын алырга кирәк. Чөнки ботак турысыннан такта сынарга мөмкин. Бездән еш кына, әзер ләүкәгез юкмы, дип сорыйлар. Әзер такталар бар, әмма һәр ләүкәне аерым ясарга кирәк. Ул мунчаның зурлыгына карап билгеләнә. Стандарт үлчәм: биеклеге — 90, иңе
60 сантиметрдан да тар һәм 90 сантиметрдан да киңрәк булмасын. Кечкенә мунчага зур ләүкә куеп булмый.
— Мунча салганда нәрсә мөһим?
— Мич урнаштыру, утларны дөрес итеп сузу, янгын куркынычсызлыгын саклау, җилләтү системасын көйләү — бөтенесенә дә игътибар бирергә кирәк. Күп кеше җилләтү өчен мунчада тишекләр кирәк түгел дип саный. Имеш, мунча тиз суыначак. Ә артык дымлы һавада агачның тизрәк черүен уйламыйлар. Җилләтә торган тишекләр мич астында, стенада ике җирдә — өстә һәм аста булса яхшы. Юынганда аны махсус капкач белән ябып торырга була. Вентиляция яхшы көйләнгән икән, мунчада һава саф булачак һәм агач та озаккарак түзәчәк. Кайберәүләр, тәрәзә бар бит, ди. Тик еш кына аны ачарга, ябарга оныталар. Аннары кышкы суыкларда тәрәзәне ачсаң, пыяла чатнарга мөмкин. Стенаны җылытырга минераль мамык (минеральная вата), шулай ук дым кирпечкә китмәсен өчен фольга кулланабыз. Мунча эченә эссегә чыдам махсус үткәргечләр куярга киңәш итәм. Гади кабель тиз эри, лампочкалар тизрәк эштән чыга.
— Идән черемәсен, җылы булсын өчен, нинди материалдан эшләргә?
— Иң яхшысы — җылытылган идәнгә плитка җәю. Агачны нинди катнашмалар белән генә эшкәртеп карамадык, барыбер озакка чыдамый. Әгәр мунча өйдә икән, идәнне җылыта торган торбаны суга көйләргә һәм йорт миченә ялгарга мөмкин. Ерактарак булса, мунча миченә тоташтырасың һәм торбага салкында катмый торган катнашма, әйтик, антифриз саласың. Электр белән җылытыла торган идән дә ясарга була. Анысы кыйммәтрәккә чыга.
— Мичнең ниндие генә юк хәзер. Кеше үзе чыгарган мичләр тарихта гына калып бара кебек.
— Сайлау мөмкинлеге, чынлап та, зур. Кемдер газ мунчасын мактый. Күпләр, җир кишәрлеге бик зур булмагач, йорт, мунчаны кечкенәрәк итеп салырга тырыша. Бу очракта тимер мич яхшы. Аның җыйнак формаларын табарга була. Мондый мич белән мунча тиз өлгерә. Кеше үзе чыгарган кирпеч мичләр дә бар. Аның үз өстенлекләре, җылысы берничә көнгә җитә, диләр. Тик мондый мич күп урынны ала.
— Хәзер мунча бизәлешенә күпләр зур игътибар бирә. Аны ничек төрләндерергә була?
— Клиентлардан: “Сезгә нинди мунча кирәк?” — дип сорагач, “Кешенеке кебек булмасын”, — диләр. Бер-берсенә охшамаган дизайннар уйлап табарга туры килә. Бизәү өчен артыш агачыннан ясалган паннолар, төрле җәнлек сурәтләре кулланалар. Термик эшкәртелгән юкә агачы да отышлы. Ул шоколад төсендә була, аерылып тора. Мунчаны сауна тибында ясаучылар, коену урыны — душ куйдыручылар да очрый. Өстәмә утлар үзенчәлек өсти. Ишеккә төрле язулар яздыралар. Иң популярлары — “Җиңел пар белән”, “Мунча”, “Мунчада генераллар юк” һәм башкалар. Тышкы ишеккә мунчага кергәндә, чыкканда укый торган дога да язганыбыз булды. Бу очракта хәзрәтләр белән киңәшләшәбез.
— Агач черемәсен өчен, кибетләрдә дым сеңдерми торган махсус сыекча (пропитка) сатыла. Аның файдасы бармы?
— Алар суны сеңдерми, агачны саклый. Эшләнмәләрне яңа килеш пропитка белән берничә кат буярга кирәк. Аннары 3-4 ел узгач, мунчаны яхшылап җилләтеп, киптереп, кабат буярга була. Озаккарак түзсен өчен, соңгы арада ләүкә, җиһаз аякларына пластмасса куя башладык.
— Мунча эчен тышлау кыйммәтме?
— Эшен, материалларын исәпләп, уртача 100-150 мең сумга төшә. Монда мунчаны салу, түбәсен ябу, мич бәяләре кермәгән. Без эчке эшләрне генә башкарабыз. Иң мөһиме — мунча уңайлы да, матур да булсын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.