Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА — китаплары иң күп укылучы татар язучыларының берсе. Мавыктыргыч, кызыклы роман, повесть, пьесалардан тыш, телефильмнар, спектакльләр өчен җырлар да яза ул. “Ак чәчәкләр”, “Кайтып барам”, “Җылы эзләп йөри җаннар”, “Мәхәббәт көтә күңел” һәм башкалар күпләребезгә яхшы таныш. Чаллы театрының әдәби бүлек җитәкчесе дә ул. Ә бу араларда Айгөл күңелле мәшәкатьләр белән йөри әле — гомер бәйрәме. Гади генә түгел, ә юбилей!
“Туган көнне быел гаиләм, туганнарым белән генә уздырырга иде исәп. Ләкин Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил абый Сафин һәм театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов тәкъдиме белән 4 декабрьдә театрыбыз сәхнәсендә уздырырга ниятләдек. “Капка” спектаклен дә күрсәтәбез. Яраткан җырчыларым Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллин, “Казан егетләре” киләбез дип сөендерде”, — диде Айгөл.
— Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дибез. Шулай да, сер булмаса, сиңа күбрәк нинди бүләкләр ошый?
— Исән-сау булу, күңел тынычлыгын иң олы бүләк дип саный торган кеше мин. Ә матди әйбер дисәң, гөл яратам. Ул гадәтемне күпләр белә. Очрашуга барганда, күпләр гөл бүләк итә. Шуңа тәрәзә төбендәге гөлләремнең исемнәре дә кешечә түгел: “Буа”, “Апас”, “Актаныш”, “Питрәч”, “Мөслим”… Шулай дәшә-дәшә су сибәм, җитешкән чакта. Алар минем вакыт юклыкка шулкадәр күнекте, кайчак атналар буе сабыр гына көтеп утыралар.
— Соңгы вакытта ниләр иҗат итәсең? Юл язмаларыңны да көтеп ала идек.
— Иҗат белән соңгы арада әллә ни мактана алмыйм. Театрда аның өчен чын-чынлап вакыт калмый. Җәйге ял чорында гына әзрәк үземне селкетеп алдым. Балалар өчен язган драма әсәрен Роберт Миңнуллин исемендәге ябык бәйгегә псевдоним белән җибәргән идем. “Җиңүче булган”, — дип сөендерделәр бит әле. Юл язмаларын да бик сирәк “төртеп” куям. Элегрәк Чаллы-Казан юлында автобуста йә таксида йөргәндә, юлдашларым сөйләгәннән шактый күп языла иде алар. Хәзер күбрәк үзем рульдә йөрим, ул як та чабудан тарта. Бер җай белән утырып язармын әле.
— Әсәрләрең соңгы елларда төрле театрлар сәхнәсендә куела.
— Балачактан ук пьесалар укырга ярата идем. 2001 елда үзем дә “Баш куям тезләреңә” дигән пьеса язып карадым. Аны, Туфан Миңнуллиннан интервью алган көнне: “Укып карамассызмы?” — дип, Казанда калдырып киттем. Үзем, синең язганыңны укып утырырга, башка эше беткән ди аның, дип уйлыйм. Бер ялда Туфан абый шалтырата. Олы башын кече итеп шалтыратуына башта бер шаккаттым, аннары, энәсеннән-җебенә кадәр анализ ясап, фикерләрен җиткерүенә икенче аптырадым. Шул чакта ышаныч белдереп, син яза аласың, дип канат куймаган булса, белмим, ул жанрга кабат тотынып карар идемме икән… Бүген күрәм, әлеге беренче пьесамның җитеп бетмәгән яклары байтак. Шулай да язмышы бәхетле булды: аны кайсы гына авыл театры куймады икән?! Аллага шөкер, дим, бүген Казан, Уфа, Чаллы, Минзәлә, Оренбург, Сибай, Әтнә дәүләт театрларында да, төрле халык театрларында да байтак пьесаларым сәхнәләштерелде.
Драматургия — бик катлаулы, авыр жанр. Аны өйрәнергә дә өйрәнергә әле. Шул юнәлештә укырга дип хыяллана идем. Быел көз Санкт-Петербургта Александринский театрының милли драматургия мәктәбе курсларында уку насыйп булды.
— Айгөл, төрле әдәби очрашуларда еш буласың. “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларында эшләдең. Татар әдәбиятының бүгенге хәле турында ниләр әйтер идең? Китап, әдәби журналларны укыйлармы?
— Иң борчыганы — халык арасында “хәзер китап укымыйлар” дигән фикерне таратырга омтылулары. Очрашуларда йөргән саен инанып кайтам: укый безнең халык, китап кына булсын, кызыксындыра торган, зәвыклы әсәрләр генә тусын. Раил Гатауллин оештырган “Әдәби марафон”га күз салыгыз: бүгенге язучыларны да, классикларны да укыйлар. Авырткан җир шунысы: китап укучылар, нигездә, урта һәм олы буын кешеләре. Кызганыч, мәктәптәге укыту системасы, татар теле, әдәбияты сәгатьләре кимү, ата-аналарның туган телгә мөнәсәбәте еллап түгел, көнләп сиздерә. Үземне пессимист дип санамасам да, берничә елдан татар китабын, татар сәнгатен ни көткәнен фаразлау куркыта.
— Иҗаттан тыш кызыксынулар да күп бит әле. Гаилә белән актив тормыш рәвеше алып барасыз.
— Ирем дә, мин дә диванга утырып, тынычлап ял итә һәм телевизор карый белмибез. Бераз буш вакыт булса, каядыр чыгып китү ягын карыйбыз. Бездән урман ерак түгел, кышын шунда чаңгыда йөрибез, тимераякта шуабыз. Хәзер эштән кайткач, бассейнга йөгерәбез. Элегрәк ерак юлга чыксак та, машинада бадминтон ракеткалары йөри иде. Ял итәргә туктаганда уйнап ала идек. Быел яз бильярдка “утырдым” әле, моңа хәтле бер дә кызыкмый идем. Рәтләп уйный белмим, әмма берәр шар очраклы рәвештә килеп төшсә, сөенеп кычкырганымнан түшәм ишелердәй була мәгәр. Былтыр тагын бер рәхәт кармакка каптым: гамак фитнесына йөрим. Шундый әйбәт, гел позитив белән тулып, яктырып кайтасың. Вакыт кына җитми… Әле җитешмәгән эшләр күпме бит!
— Туган якка еш кайтып йөрисеңме? Якыннарың исән-имин яшиме?
— Әти-әни гел: “Кайтыр җир барында кайтыгыз”, — дип тора. Авылга сөенә-сөенә кайтабыз. Туганнар бергә җыелганда, өй эчебез гөр килә. Әни күп итеп шулпа пешереп, бәлеш ясап, әти мунча ягып көтеп торалар. “Казан утлары”, “Мәйдан”ның яңа саннары килүгә: “Шул-шул әсәрне укыдыңмы? Нык әйбәт”, — дип әни шалтырата. Әдәбиятта безнең әни барометр кебек миңа, дим. Хәзер үзебезнең балалар берәм-берәм үсеп, таралыша тора. Алар кайтканда, без дә нәкъ әти белән әни кебек, бәлеш салып көтәбез. Тарих тәгәрмәче шулай үз көенә әйләнеп, кабатланып тора икән ул.
Лилия ЙОСЫПОВА.