Арча районы Күпербаш авылы халкы “Мостай” чишмәсен яңарткан. Аны кое дип тә, чишмә дип тә йөртәләр. Җыр, уен-көлке белән каз өмәсе оештырырга да өлгергәннәр.
— Авыл халкы бездә бердәм, ярдәмчел. Кайгы-хәсрәт килсә дә, бәйрәм булса да, бергә үткәрәбез, киңәшләшеп эш итәбез. Кое-чишмәне төзекләндергәндә дә шулай булдык, — ди Күпербаш мәдәният йорты хезмәткәрләре. — Авыл булып яшибез, үзебез Арча шәһәр Советына карыйбыз. Ярдәм көтеп ятмыйбыз. Төрле эшне дә, бәйрәмнәрне дә авылдашлар булышлыгы белән оештырабыз.
— Узган елгы үзара салым акчасын Татарстан урамындагы коены рәтләүгә тотарга, дип сөйләшкән идек. Кеше саен 300 әр сум җыйдык. Июльдә шушы эшне башлап җибәрдек. Коммуналь хуҗалык идарәсе дә кайбер материаллар белән ярдәм итте, — дип сүз башлады Күпербаш авыл китапханәчесе Алсу Иванова. — Иске кое агачтан иде. Бу юлы да бурасын чыршыдан эшләттек. Идәне дә агачтан. Тәмле агач, сагыз исе килеп тора. Үзебезне белгәннән бирле ул “Пүчинкә коесы” дип атала килде. Чөнки Татарстан урамы халык телендә Пүчинкә урамы дип йөртелә. Ә авыл тарихын яхшы белгән Фәрит абый Хәбибуллин: “Бу — “Мостай абый” коесы”, — дип әйтеп калдырган иде. Заманында кое бай морзалар милке булган. Бу чишмәне 1738 елгы Мостафа Мөсәлимов ачкан. Шуңа “Мостай” чишмәсе дип яздык.
Безнең урамга үзәкләштерелгән су иң соңгы булып, 2012 елда гына керде. Шуңа кадәр гел әлеге коега йөрдек. Су алмый башлагач, ташландык хәлгә килде. Моңа эчебез поша иде. Хәзер улагыннан да су көчле ага. Сиртмәле кое да ясаттык, анысы яңгырлы көннәрдә эчкә кереп алу өчен уңайлы. Тыкрыгына вак таш җәелгән. Чишмәләр буенча эшне мәдәният йорты мөдире Миләүшә Вәлиева башлап җибәрде. Соңгы елларда җәй эссе килеп, авылда су проблемасы туа башлады. Кайчак өйләргә су килми, урамда колонкалар беткән. Шушы коены рәтләп, бу проблеманы бераз булса да хәл итә алдык дип, сөенәбез.
Лилия ЙОСЫПОВА.