Ел саен дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 18 миллионнан артык кешенең гомере өзелә. Бу исә үлүчеләрнең өчтән бер өлеше дигән сүз! Иң аянычы — әлеге очракларның күпчелеге кешеләрнең үз сәламәтлегенә битарафлык күрсәтү, вакытында табибка мөрәҗәгать итмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Бүгенге әңгәмәдәшем — Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Энҗе МОТЫЙГУЛЛИНА да шул хакта искәртә. Мәсьәләнең җитдилеген исәпкә алып, аның белән очрашып, әңгәмә кордык.
— Энҗе Рифкатовна, хәлләр хактан да шулай мөшкелме? Авыручылар күпме?
— Дөрестән дә, инде күп еллар йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Медицина хезмәте көннән-көн югары үрләргә күтәрелсә дә, дәвалау ысуллары яхшырса да, аяныч күрсәткеч бик үзгәрми. Чөнки күпләребез әле һаман да үз саулыгына бармак аша карый. Аеруча ир-атларыбыз, хәтта диагнозларын белә торып та, табиблар янына баруны кичектерә.
— Йөрәк авыруларына нәрсәләр сәбәпче булып тора?
— Алар төрле булырга, мисал өчен, нәселдән килергә мөмкин. Әгәр якын туганнар арасында берәр кешегә йөрәк ишемиясе, стенокардия яки ишемик өянәк диагнозлары куелган икән, башкаларга да уяу булырга, ягъни табибларга күренеп, тикшеренүләр үтеп торырга кирәк. Алкоголь белән мавыгу, тәмәке тарту, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, даими рәвештә стресс халәтендә яшәү, кан басымы югары булу да безнең кечкенә “мотор”ыбызны сафтан чыгара ала. Шунысы аяныч — моны сизми дә калырга мөмкинбез. Чөнки күп йөрәк авырулары үзен озак вакыт белгертми тора. Аеруча югарыда телгә алган һәм еш очрый торган йөрәк ишемиясе.
— Бу хакта тулырак сөйләгез әле.
— Гади генә әйткәндә, әлеге чир булганда, тамырларда атеросклероз төерләре (бляшкалар) оеша. Алар организмда холестерин күләме арту сәбәпле барлыкка килә. Билгеле инде, кысылган, төзелеше бозылган тамырлардан йөрәккә кан, шул исәптән кислород һәм файдалы матдәләр тиешле күләмдә барып җитми. Нәтиҗәдә әлеге әгъзабызның эшчәнлеге бозыла. Бу исә иртәме-соңмы миокард инфарктына китерергә мөмкин. Боларны булдырмас өчен, холестерин күләмен даими контрольдә тотарга һәм күп калорияле ризыклардан тыелырга кирәк.
— Гомумән, йөрәк авыруларын нинди билгеләр аша белергә мөмкин?
— Әйткәнемчә, алар озак вакыт үзен сиздерми тора ала. Шулай да авыру көчәйгәндә, мисал өчен, шул ук йөрәк ишемиясе вакытында күкрәк кысылгандай була, яндырып авырттыра башлый, кешегә һава җитми, тыны бетә, физик көчәнештән (авыр физик эш яки спорт белән шөгыльләнүдән генә түгел, актив хәрәкәтләрдән соң да) авырту көчәя. Ул йөрәк турында гына түгел, сул як калак сөягендә, иңсәдә, хәтта корсак өлешендә дә булырга мөмкин. Моннан кала, кул-аяклар ою, баш әйләнү, салкын тир бүленеп чыгу, хәлсезлек кебек билгеләр дә йөрәк белән проблемалар барлыгы хакында кисәтә ала.
— Мондый очракларда кешегә ничек ярдәм күрсәтергә кирәк?
— Йөрәк өянәге булганда, кешегә катгый рәвештә аякка басу, йөрү тыела. Аны аркасына терәп, креслога утыртырга яки башын күтәртебрәк яткырырга кирәк. Сулыш алуын җиңеләйтү өчен, кысып торган киемнәрен чишеп җибәрергә мөмкин. Беренче ярдәм буларак, тел астына нитроглицерин төймәсен салырга яки спреен сиптерергә киңәш ителә. Канны сыекландырып җибәрү өчен, аспирин төймәсенең яртысын бирергә була. Һәм, һичшиксез, “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга, диспетчерга алдан ук авыруда күзәтелгән билгеләрне хәбәр итәргә кирәк.
— Гадәттә, йөрәк авырулары өлкәннәрдә генә күзәтелә дигән фикер яши. Тик соңгы елларда авыруның “яшәрүе” күзәтелә. Бу хакта ни әйтер идегез?
— Әйе, хәзер 40 яшькә кадәргеләр арасында да инфаркт кичерүчеләр күп. Сәбәбе — тормыш рәвешебез үзгәрү. Бүген аз хәрәкәтләнәбез. Кыска гына араны да транспорт чарасына утырып үтәбез, хәл-әхвәлләрне дә очрашып, күзгә-күз карап түгел, ә телефон аша гына белешәбез. Югарыда телгә алганча, туклануга да артык игътибар бирмибез. Терлек майлары кергән, ысланган, татлы, тозлы ризыклар күп ашыйбыз. Тагын бер фактор — стресс. Нервлар киеренкеләнгәндә, йөрәк ешрак тибә башлый. Контроль эш, имтихан, сәхнәдә чыгыш ясар алдыннан үзегездә мондый халәтне сизгәнегез бардыр. Бу да йөрәкне сафтан чыгара. Начар экологик шартлар да организмда тискәре үзгәрешләргә этәргеч бирә ала.
— Күпләр: “Коронавирус та йөрәк авыруларын кузгатты”, — ди. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
— Әйе, COVID-19 йөрәк тукымасына, ягъни миокардка зыян салырга мөмкин. Шулай ук коронавирус канны куертып, тромблар хасил итәргә дә сәләтле. Тромб ул — кан тамырында яки йөрәк куышлыгында барлыкка килә торган төер. Мәгълүм булганча, ул өзелеп, кисәк кенә үлемгә китерә ала.
— Сер түгел, күпләр аларны эретү өчен, бер-берсеннән ишетеп, махсус препаратлар эчә. Андыйларга ни әйтер идегез?
— Табиб белән киңәшләшмичә, мондый даруларны бөтенләй кулланырга ярамый. Әлеге препаратларны, кешенең анализларыннан чыгып, медицина белгече генә билгели. Аларның төрен, күләмен һәр кешегә аерым сайлыйлар. Берәүгә файдасы тисә, икенчесенә зыяны булырга да мөмкин бит. Тик күпләр бу хакта уйлап бетерми.
— Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан ничек сакланырга була?
— Төп кисәтү чарасы ул — сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрдән арыну. Мисал өчен, тәмәкене ташлаганнан соң, инфаркт яки инсульт килеп чыгу куркынычы кими башлый, ә бер елдан соң ул 50 %ка кадәр азаерга мөмкин. Моннан тыш кан басымын, холестеринны, шикәр күләмен дә даими контрольдә тоту зарур. Диспансеризация узу хакында да онытмаска кирәк. Менә бу кагыйдәләрне үтәгән очракта, гомеребезне дистә елларга озынайтырга була. Әлбәттә, авырган очракта да өметсезлеккә бирелергә ярамый. Хәзерге көндә үзебезнең хастаханәдә дә дөнья күләмендә горурланып сөйләрлек югары технологияле операцияләр ясыйбыз. Уникаль дәвалау ысуллары кулланып, авыруларыбызны тулы канлы, сәламәт тормышка кайтарабыз.
Илшат СОЛТАНОВ.
Иң еш очрый торган йөрәк авырулары: йөрәк ишемиясе, йөрәк ритмы бозылу, кардиомиопатия, йөрәк зәгыйфьлеге (порок), атеросклероз, гипертензия, эндокардит, миокардит авырулары, перикардит, хроник йөрәк җитешсезлеге (сердечная недостаточность).