• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.01.2026
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Язмышлар

“ДИКТАНТ ЯЗДЫРГАНДА, БАШЫМА ПЛАФОН ТӨШЕП, ИНВАЛИД КАЛДЫМ”

“ДИКТАНТ ЯЗДЫРГАНДА, БАШЫМА ПЛАФОН ТӨШЕП, ИНВАЛИД КАЛДЫМ”

Бәла аяк астында, дип белми әйтмәгән борынгылар. Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек укытучы Ләйсән Фәйзуллина да көтмәгәндә бәлагә тарыган. Дәрес вакытында башына авыр плафон төшеп, аны инвалидлыкка китергән. 2017 елдан бирле ул урын өстендә ятарга мәҗбүр.
Ләйсән Мәргән кызын күпләр тәҗрибәле, оста укытучы буларак белә. Педагог стажы 24 елга якын. Салават шәһәрендәге мәктәптә беренчеләрдән булып татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлаган ул, төрле бәйгеләрдә җиңүче, ел укытучысы исемен алган мөгаллим. Мәләвез шәһәренә күченеп килгәч тә, мәктәпкә эшкә урнаша, башлангыч сыйныфларны укыта башлый.

— Миңа бирелгән кабинет бик начар хәлдә иде. Стенада ярык, җиһазлар иске. Башта утырып еладым. Аннары үземне кулга алдым. Ремонт ясадык, директор да тырышлыгымны күреп, җиһазларны алыштырды. Интерактив такта булдырды, — дип искә ала Ләйсән.
Ремонт ясаганнар, тик 1950 еллардан калган авыр плафоннарны гына алыштырырга өлгермәгәннәр.
— Ул плафоннар элек тә берничә тапкыр төшкән булган. Шуңа аларны тәрәзә төбенә тезеп куйганнар иде. Тик мәктәпкә тикшерү килә дигәч, электрик чакыртып, кабат түшәмгә элделәр, — дип сөйли укытучы.
Аңа кадәр бу кабинетта инглиз теле дәресе уза. Аннары Ләйсән татар телен укыта. Балаларга диктант яздырам дигәндә генә, өстәл артына утыргач, кинәт башына 3 килога якын авырлыктагы плафон төшә.
— Башым нык авыртканны хәтерлим. Тик иң башта балаларны класстан чыгарырга кирәк дигән уй килде. Хәлем начар икәнне башка укытучылар да күрде. Директор белән урынбасар мәктәптә юк иде. Берәү дә ашыгыч ярдәм чакыртмады. Шул көе тагын бер дәрес укыттым әле. Хәлем начарлана башлады. Башымны тота алмас булдым. Аяклар мамыкка әйләнде, күңел болгана. Аннары аңымны югалтканмын, — дип искә ала ул көнне Ләйсән.
Хатыны озак вакыт телефонын алмагач, ире Тимергали мәктәпкә килә. Ләйсәннең хәлен күреп, тизрәк хастаханәгә алып китә. Табиблар тикшергәннән соң, баш лепкәсенә зыян килүе, муен сөяге чыкканы ачыклана. Табиблар берничә тапкыр консилиум җыялар, тик операция ясамыйлар. Бер табиб муен сөяген кул белән урынына утыртып карый.
— Башта бик костым, 11 килога ябыктым. Муенны утыртканнан соң, тамактан ризык үтә башлады. Тик аякларны тоемламыйм. Уң кулым берни сизми. Сул кулдагы 3 бармак кына хәрәкәтләнә, — ди Ләйсән.
Израильдә, Кытайда бу операциягә алынырга ризалык биргәннәр. Тик дәвалану 10-12 миллион сумга төшә, ди. Ләйсән — I төркем инвалиды. Аны ире карый. Мунчага күтәреп бара. Ашата, киендерә. Үзенә дә III төркем инвалидлыгы биргәннәр, аяклары сызлый икән. Ун яшьлек уллары Самирны үстерергә дә кирәк.
— Әнине ничек тә терелтәсе иде, — дип өзгәләнә Самир. Ул һәрчак әнисе тирәсендә бөтерелә.
— Дәресләрне бергә әзерлибез. Төп юанычым ул. Бик сызланам. Өйдә искән җилдән дә бар җирем авырта. Ирем: “Түз, сабыр бул. Улыбызны бергә үстерик”, — ди. Бу сүзләр миңа өмет бирә. Авыр чакта ярдәм кулы сузган якыннарым, дусларыма рәхмәт, — ди Ләйсән.
Ул электр белән идарә ителә торган кресло-коляска турында хыяллана. “Аңа утырсам, ирем, улым кайткан вакытка чәй булса да кайнатыр идем, мине тәрбияләүчеләргә җиңелрәк булыр иде”, — ди.
Эльвира  МОЗАФФАРОВА.

Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номеры: 8-987-477-36-09 (“Сбербанк” картасына беркетелгән. Ләйсән Маргановна исемендә).

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru