Җырчы Ләйсән СӨНӘГАТОВА — Казан шәһәр филармониясе солисты. “Яланаяклы кыз” сериалы аша да яхшы таныш. Ләйсән ире — танылган алып баручы Айрат Ильясов белән өч кыз үстерә. Соңгы тапкыр күрешеп әңгәмә коруыбызда җырчы өченче баласына йөкле иде. Вакыт шундый тиз уза. Инде төпчекләре Аделинага да тиздән биш яшь тула икән. Ильясовлар гаиләсендә бер-бер артлы яшь талантлар үсә.
“ИҖАТЫМА 20 ЕЛ БУЛГАН ИКӘН”
Ләйсәннең хезмәт юлы студент чорында башлана: I курста Зур концертлар залына гардеробка эшкә урнаша, аннары билет тикшерүче итеп билгеләнә. Соңрак балалайкачы Рәфыйк Таҗетдинов белән танышып, аның концертларында катнаша, 2004 елда Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлый. Шул ук елны Татар дәүләт җыр-бию ансамбленә килә. Соңгы курста Казан милли-мәдәни үзәгенә чакыралар.
— Озак еллардан бирле Казан шәһәр филармониясендә эшлим. Бу арада Яңа ел тамашалары әзерлибез. “Чулпан” мәдәният үзәгендә репетиция гөрли, кунмыйбыз гына инде. Без бит универсал артистлар. Җырлыйбыз, биибез, театральләштерелгән тамашалар да куябыз, — ди Ләйсән, елмаеп. — Әле “Три богатыря и тайны Волшебного царства”ны әзерлибез. Ул — Яңа ел өчен генә түгел, аннан соң да актуальлеген югалтмый торган спектакль. “Мырау Батыр”ны чыгардык. Тагын бер татарча пьеса әзерли башлыйбыз.
— “Чулпан” үзәге яңартылып эшләнде, матур.
— Бина, зал бик матур, заманча технологияләр. Менә артистларга килеп чишенергә, арыгач, бер чынаяк чәй булса да кайнатып эчәргә кечкенә генә кабинет-грим бүлмәбез юк, шул ягы кыен. Сумкаларны тегендә-монда ташлыйбыз яки үзебез белән асып йөрибез.
— Үзеңнең концертларыңа вакыт бик калмыйдыр?
— Иҗат белән ныклап 2003 елда шөгыльләнә башладым. 20 ел узган икән инде. Күп вакытым филармония эшенә туры килә. Әмма “сольный” проекттан да баш тартмадым. Әкренләп җырлар яздырдым. Бер-бер артлы бәби ялында утыргач, җырчы буларак, тамашачым бераз оныткандыр да. Башта эшләргә, күренергә кирәк, аннары концерт дип, суза килдем. “Кая югалдың?” — дип сораучылар бар. Беркая югалмадым. Ирем Айратның моңа хәтле әйткәне юк иде. Узган ел: “Ләйсән, сиңа “сольный” концерт эшләргә кирәк”, — дигәч, вакыты җитте дип, әзерләнә башладым. 22 февральдә иҗатташ дусларны Казанда бер сәхнәгә җыярга телим.
— Иң беренче җырны Зөфәр абыйдан алдым, дигән идең.
— I курста укыганда, үзем сүз башлап, композитор Зөфәр абый Хәйретдинов белән таныштым. Ничек кыюлык тапканмын, белмим… Бардым да: “Сезне күптән беләм, Зөфәр абый. Җырларыгыз бик матур. Миңа да берне язып бирә алмассызмы икән?” — дидем. Ул иҗат иткән “Син” җыры күпләрнең исендә калды, дип уйлыйм. Бик күп яңгырады ул. Мине шул җыр белән таный башладылар.
Син соңлап булса да,
Мәңгегә кайткан язым.
Син күңелем түрендә
Моңланып туймас сазым.
— “ТНВ” каналы тәкъдим иткән “Яланаяклы кыз” сериалы да сине яхшы танытты.
— Анда кастинг аша эләктем. Тискәре, кара эчле кыз — Алсу ролен башкардым. “Усал кыз”, — дигән сүз миңа бик озакка ябышып калды. Якыннан аралашкач, кайбер апалар: “Сине начар дип белә идек. Башта яратмадык”, — диләр. Чакырсалар, берәр сериалда уңай рольне дә уйнап күрсәтергә кирәк әле (көлә).
“АЙРАТ БЕЛӘН ДУЭТЛАР БУЛАЧАК”
— Эстрадада парлы дуэтлар күп. Айрат белән икәү чыгыш ясау турында уйламыйсызмы?
— Бу хакта әйтүчеләр бар. Айратның алып бару буенча эше җитәрлек. Ул — аның яраткан шөгыле. Моннан тыш, техник як буенча күп эшне җитәкли: концертларда ут кую буенча режиссер, күп кенә артистларга программа ясый. Ә минем төп эш — филармония. Аннан теләгән саен гел китеп йөрү мөмкин түгел. Яздырган җырларыбыз бар. Концертта дуэтларыбыз булачак.
— Айрат белән ничек танышкан идегез, Ләйсән?
— Мин ансамбльгә урнашып, берничә ай узуга, Айрат та бирегә эшкә килде. Әкренләп мәхәббәт кабынды. 2007 елда никах укытып, 2008 елның 14 февралендә туй ясадык. 25 яшь иде миңа. Иҗат бераз түбән китте, киртәләр барлыкка килде кебек тоелган иде ул чакта. Бала алып кайттым. Миңа гаиләм гел беренче урында булды. Никахтан соң фатир артыннан йөри башладык. Ярый социаль ипотека булды әле.
— Балаларыгыз ниләр белән кызыксына?
— Ралинага 15 яшь. IX сыйныфта укый. Медицина белән кызыксына. Мәктәптә театр түгәрәгенә язылды. Ильвинабызга 10 яшь. Икенче ел Казан шәһәр балалар филармониясенә йөри. Төпчегебез Аделинага 5 яшь тула. Ул бакчада. Кызыксынулары төрле. Шулай ук филармониягә йөри башлар кебек. Теләге бар. Концертымда сәхнәгә чыгачак.
— Зур үскән икән инде. Өченче балага бирелергә тиешле җирне алырга өлгердегезме әле?
— Җиргә чиратта без — 5300 нче. Кемнәр яза ул законнарны, дим. Бераз һавадан җиргә төшсеннәр иде. Инде балага 5 яшь тула. Җир кайчан булыр, билгесез. Акчалата бирсәләр, эше бетәр иде.
“ЙОРТ БАШЛЫГЫ ИТЕП КУЙДЫЛАР”
— Ләйсән, син бит әле үзегезнең йортның рәисе дә. Бу эш ничек башланды?
— Үзебез яшәгән йортта ун ел элек мине йорт башлыгы итеп куйдылар. “Берни карамыйлар”, — дигән төрле зарланулар еш ишетелә башлагач, бу эшкә алынып карыйсым килде. Шунда яшәгәч, бөтенесен беләсең, күрәсең. Башта фатирдан фатирга йөреп, халыкның телефон номерларын җыеп, танышып, сөйләшеп чыктым. Әкренләп эшкә керештем. Хәл итәсе мәсьәләләр бик күп һәм гел ниндидер проблема чыгып тора. Әле бүген дә төне буе йокламадым. Суыклар башлангач, подвалда торба бәргән. Тизрәк хәл иттем. Башта кыен иде. Эшли-эшли системага салдым, тиешле кадрлар белән элемтәне булдырдым.
— Ничек җитешәсең?
— Ватсапта төркемнәребез бар, 24 сәгать элемтәдә. Ияләштем. Арыган чаклар да була. Тагын шул ягы да бар: сер түгел, филармониядә хезмәт хакы мактанырлык түгел. Анда күңел тартканга, иҗат кешеләре булганга эшлибез. Айрат белән өч баланы аякка бастырасыбыз бар. Ул да кайтып кермичә эшли. Кайбер җырчылар белән ай буена гастрольгә чыгып киткән чагы була. Озак күренми торгач: “Сез аерылыштыгызмы әллә?” — дип сораучылар да бар. “Айрат эштә. Башкортстаннан сәлам юллый”, — дип көлеп җавап кайтарам.
— Якыннарыгыз нихәл?
— Айрат ягыннан әни Казанда яши. Өйләнешкән елларда алар фатирында бергә тордык. Әти берничә ел элек мәрхүм булды. Оныкларын бөтен түгәрәкләргә йөртә иде. Үземнең әти-әнинең хәлләре яхшы. Ара ерак булгач, сирәгрәк кайтабыз. Алар лаеклы ялда саналса да, әни тик тора алмый, идән юучы булып урнашты. Әти озак еллар Себердә вахта ысулы белән эшләде. Хәзер өйдә. Тамашачым белән бергә, якыннарымны да концертыма бергә җыеп, алар өчен дә бәйрәм ясыйсым килә.
— Алда — Яңа ел бәйрәме! Нинди планнар корасыз?
— Айратның Яңа ел алдыннан эше бик күп. Өйдә булырбыз кебек. Иң рәхәте шул. Бәйрәм табынына бәлеш пешерәм. Янына шулпа әзерлим, тәмле салатлар ясыйм. Айрат тавык шулпасы, солянка ярата. Гаилә белән бергә, тәмле ашап, элекке фильмнарны карап үткәрсәк, миңа шул — иң яхшы бәйрәм. Шулай да бер хыялым бар: Яңа елны урман эчендә кечерәк кенә агач йортта каршы алып, мунча кереп, карда аунап, шашлык кыздырып, сихри итеп үткәрәсем килә. Булыр әле, Алла боерса.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Ләйсән Риф кызы Ильясова
Туган җире: Башкортстанның Октябрьский шәһәре
Туган көне: 5 июль, 1982 ел
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты
Кайбер җырлары: “Син”, “Миндәй сине беркем яратмас”, “Бары син дип яшәрмен” һ.б.