Азалия РӘШИТОВА — җырчы, “Туган тел” каналы алып баручысы, җыр текстлары авторы буларак та билгеле. Ул Башкортстанның Бишбүләк районыннан. Уфада яшәп иҗат итә. Үз исеме — Айгөл. Кияүгә чыкканчы ул “Азалия” дип аталган трио составында җырлый. Аннары аерым эшләргә керешкәч тә, Урал Рәшитов белән дуэтлар башкарганда да, аны сәхнәдә Азалия дип игълан итә башлыйлар.
— Кечкенәдән җырларга яраттым. Моңга мәхәббәт, музыкаль талант әти-әнидән күчкән. Мәрхүм әтиемнең тавышы матур, җырлавы искиткеч иде. Яраткан җырларын башкарганда, стеналар “калтырагандай” тоела, бар да аны хискә бирелеп тыңлый иде. Шуңа, ике дә уйламыйча, үземне җырга багышлаячакмын, дип ныклы карар кылдым, — ди Азалия.
“ТЕЛЕВИДЕНИЕ ЭШЕ СТУДЕНТ ЧАКТАН ТАНЫШ”
— Азалия, син җыр-моңга балачактан гашыйк. Сәхнә эшчәнлеге ничегрәк башланды?
— Иҗат юлымның башлангычында язмыш халык артисты Хәния Фәрхи белән таныштырды. Ул илһам бирүче, канатландыручы булды, якын кешемә әйләнде. Хәния апа миңа: “Башта ныклы гаилә — ышанычлы тыл булдырырга. Хатын-кыз буларак үзеңне үстерергә, шуннан соң гына эстраданы яулый башларга”, — дип, тормышның шушы кагыйдәләрен яхшы төшендерде. Шулайрак булды да. Ныклы гаилә, яраткан ирем, әни булуым кебек кыйммәтләр мине иҗат ягыннан да илһамландыра.
— Телевидение өлкәсендә дә актив эш алып барасың. “Туган тел” каналында нинди вазыйфалар башкарасың?
— Телевидение эшчәнлеге миңа студент елларыннан таныш. Төрле сюжетлар төшерү процессларында катнашу, үз эшенең осталарыннан тәҗрибә алу ошый иде. Хәзер инде үзем — телевидение алып баручысы. “Туган тел” каналында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарам. Бүген телеканалның 12 миллион караучысы бар. Монда шәхси проектларым да эшләп килә. Иң рейтинглы тапшыруларның берсе — “Йолдызлар вакыты”н алып барам. Ул татар һәм башкорт эстрадасының популяр җырчылары белән әңгәмә форматында. Канал оештырган төрле концертлар вакытында сәхнә артында кызыклы сюжетлар әзерлибез, һәр атна саен берәр клип премьерасын тәкъдим итәбез. Тамашачылар ошаган клип өчен тавыш бирә ала. Шушы нәтиҗәләрдән чыгып, ел саен “Ел җыры” дип аталган зур концерт оештырабыз. Тапшыруны әзерләүгә тулы бер команданың хезмәте керә. “Йолдызлар вакыты” эфирга 4 ел элек чыга башлады. Шул вакытта 100 дән артык чыгарылыш әзерләдек. “Халык җырлый” дигән проектыбыз да кызыклы. Ул үзешчән коллективлар, җырларга яратучылар өчен юл ача. Җәен “Теплоход-шоу” проектын оештырам. Эстрада эшчәнлегем дә бара. Күптән түгел “Яратыплар” дип аталган җырга клип төшердек.
— Әле вокал мәктәбен дә җитәклисең бит?
— “Син йолдыз” (“Ты звезда”) дип атала ул. Вокал мәктәбендә балалар җыр башкару техникасы буенча беренче белемнәрне ала. Уфа шәһәрендә мәктәпнең 9 филиалы эшли. Балаларның иҗадый мөмкинлекләрен ачабыз, аларны тамашачы каршында курыкмыйча чыгыш ясарга өйрәтәбез.
“ТОРМЫШ КҮРМӘГӘН КЕШЕНЕҢ КҮҢЕЛЕ НЕЧКӘ БУЛМЫЙ”
Азалиянең тормыш иптәше — популяр композитор, җырчы, музыкаль продюсер Урал Рәшитов. “Туган як”, “Әлдермеш”, “Кызыл розалар” һ.б. бик күп хит җырлар — аның иҗат җимешләре. Урал абый Авыргазы районы Үтәймулла авылыннан. Язмышы җиңелдән булмый. Бик яшьли әтисе үлә. Үги әти белән үсә. Аны, яхшы тәрбия бирде, дип уңай яктан гына искә ала Урал абый. Әнисенең бакыйлыкка күчкәненә дә шактый еллар узган. “Тормыш күрмәгән кешенең күңеле нечкә булмый. Язмышым — берничә китап язарлык. Әзергә-бәзер һәм җиңел яшәсәң, бәлки, күңелгә үтә торган җырлар тумыйдыр да”, — ди Урал абый. Узган ел 25 сентябрьдә аңа 62 яшь тулды. Иҗадый эшчәнлекләренә нәтиҗә формасында, быелның июлендә Азалия белән уртак концертларын куярга телиләр.
— Урал абый ниләр белән мәшгуль, Азалия?
— Ул гел иҗатта. Моның өчен бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар. Студиясе Уфа үзәгендә урнашкан, хөкүмәт безгә моның өчен бина бирде. Күп җырчылар җыр яздырырга килә. Уфа читендә элиталы бистәдә үз йортыбыз белән яшибез. Өйдә дә бер катны тулысынча студия итеп ясаттык. Тегендә дә, монда да эшли. Күптән түгел Урал Камилевич (Айгөл аны хөрмәт итеп, әңгәмә вакытында гел шулай дип телгә алды, ә өйдә “әтисе”, “матурым” дип эндәшә икән. — Л.Й.) Казанга барып, ике-өч көн Элвин Грей өендә кунак булып кайтты. Илһамланып, Радикның студиясеннән чыкмыйча, “Әлдермешкә кайтам әле” җырын яңартып, бер дулкында яздырдылар. Хәния Фәрхи арабыздан киткәннән соң, бу хит җырны кемгә бирергә, дип озак уйлаган идек. Элвин Грей (Радик Юльякшин) җырларга алынгач, сөендек. Ул татарча да, башкортча да башкара. Без канәгать.
— Өйләнешкәнегезгә ничә ел булды?
— 20 елдан артты. Бер-беребезне аңлап, мәхәббәттә, хөрмәттә яшибез. Ирем балалар өчен үлеп тора. Күңеле нечкә, ихлас, һәр нәрсәдән матурлык таба белә.
— Сине очратканчы, мәхәббәтнең ни икәнен дә белмәгәнмен, дип якын итеп сөйли Урал абый.
— Шулай берсендә ул Айдар Галимов белән сөйләшеп тора иде. Яннарына килдем дә: “Урал Камилевич, иҗатыгызны бик яратам. Миңа да берәр җыр язып бирә алмассызмы икән?” — дип тәвәккәлләп сорадым. Шул чакта ук ниндидер тойгылар уяна башлады кебек. Ул да шулай булган. Гастрольдә йөреп кайтты да бер-беребезгә хисләрне аңлаттык һәм озакка сузмыйча туй уздырдык.
— Яшь аермагыз 18 ел.
— Баштагы мәлләрдә мөнәсәбәтләрдә яшь аермасы ягыннан бераз вак-төяк проблемалар булгалады инде. Яши-яши бер-беребезгә шулхәтле ияләштек. Әтиебезнең эшен аңлыйбыз, хөрмәт белән карыйбыз. Балаларны да шулай тәрбиялим. Хәзер яшь аермасы сизелми дә. Икебез дә җитез, ялкынланып эшлибез, үзебезне тонуста тотабыз, кызыксынуларыбыз уртак, без бер дулкында. Бер-бер артлы туган балаларыбыз мәхәббәт, гаиләне тагын да ныгытты. Бар да Аллага шөкер. Бу хакта кычкырып әйтергә дә куркам, бик бәхетле хатын-кыз, әни булып яшим. Ирем мине эштән сагынып көтеп ала, тәмле ашлар да пешереп куйгалый.
“УЛЫБЫЗ ӨЙЛӘНӘ”
— Әле гаиләгездә сөенечле вакыйгалар көтелә икән?
— Олы улыбыз Мурадка 20 яшь тулды. Уфа нефть көллиятен тәмамлый. Күптән түгел читтән торып уку бүлегенә күчте. Соңгы курс бит инде, башта риза булмадык. Үзе шундый карар кылгач, каршы килә алмадык. “Башнефть”кә эшкә урнашты. Кайтты да: “Әни, яраткан кызым бар. Өйләнәм. ЗАГСка гариза бирдек”, — дип хәбәр итте. Очрашкан кызы турында белә идек. Бер-берсен яраткач, шулай теләгәч, ярар, өйләнешсеннәр, дидек. Егет кешегә янында кызы булгач, яхшырак та әле. Улыбызга фатир алдык. Шунда ремонтны төгәлләп, аерым яшәргә телиләр.
— Калган балалар ниләр белән кызыксына?
— Уртанчыбыз Әмирә VII сыйныфта укый. Рәсем ясарга ярата, әтисе кебек бик талантлы. Күңелен биреп, һәр кечкенә детальне дә сизеп, тоеп ясый. Дизайнерлык буенча бирербез, дип торабыз. Урал да, композитор булмаса, һичшиксез, рәссам булачак иде. Төпчегебез Булатка 7 яшь. Быел мәктәпкә барачак. Әтисе әзерлек курсларына йөртә. Төпчек улыбыз белән үзебез дә балачакка кайткан кебек булдык. Шау-гөр килеп яшәп ятабыз. Өйдә барыбыз да спорт белән шөгыльләнә, медитация, йога белән дә мавыгабыз. Подвалда тренажер зал булдырдык. Сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. Гаиләдә тартучы, эчүче юк. Балалар да шуны күреп үсә.
— Соңгы елларда югалтулар да кичердегез…
— Коронавирус башлангач, әтием ковид белән авырып, үлеп китте. Аякка бастырып булмады дип, үземне гаепле тоям, ниндидер үкенеч күңелне тырнап тора. Югыйсә авылда күпләргә булышам: теге яки бу хастаханәгә урнаштыру булсынмы, табиблар белән сөйләшү… Шунсыз мөмкин дә түгел хәзер. Ә әтине коткарып кала алмадык. Әни хәзер авылда үзе генә. Авыл матур урында, урман янында урнашкан. Йорт зур. Әни 50 шәр бройлер тота, казлар асрый. Бик күп чәчәкләр, куаклар үстерә. “Яратыплар” дигән яңа клибымда төште. Анда әти-әнинең элек вальс биегән бер кадры да кулланылды. Безгә еш килә. Сөенеп каршы алабыз. Балаларны караша. Аңа моңсуланырга ирек бирмибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.