Хәзер күп мәчетләрдә балалар өчен дин сабаклары укытыла. Бик матур күренеш! Тукай районының Күзкәй авылы мәчетендә балалар исә өстәл уеннары уйный, агачтан төрле фигуралар кисеп ясый. Моның өчен хәтта махсус станок та алганнар. Алай гына да түгел, тиздән мәчеткә спорт белән шөгыльләнү өчен йөгерү тренажеры (беговая дорожка), башка спорт җиһазлары кайтырга тиеш.
КОЙМАК ТА, ПЫЛАУ ДА ПЕШӘ…
Күзкәй — зур, төзек авыл. Биредә 544 кеше яши, 345 хуҗалык бар. Чаллыга 30-40 чакрым тирәсе, шәһәргә йөреп эшләүчеләр күп. Шуның өчен урта мәктәп әлегә бар. Ни өчен әлегә дип, кайчандыр меңгә якын бала йөргән Күзкәй мәктәбендә хәзер 52 укучы белем ала. Әнә шул балаларны бүген күз карасыдай саклап, кадерләп үстереп ятыш…
Җомга дәресләрдән соң бер төркем балалар мәчеткә җыела икән. Башта бергәләшеп чәй эчәләр. Балаларга ризыкларны кафедан махсус китертәләр. Бу иганәчеләр акчасына эшләнә. Тамак ялгап алганнан соң, балалар өстәл уеннары уйный. Монысы да — иганәчеләр бүләге. Соңыннан 45 минут әхлак дәресләре.
— Безнең максат — иманлы бала үстерү, — диде мәчетнең имамы Илнур Фәрхетдинов. — Әйе, аларны гарәпчәгә өйрәтеп, дини китаплар белән генә дә укытып була. Алай да эшләп карадык. Нәтиҗәдә мәчеткә йөри торган 25 баланың унысы гына калды. Әһә, болай ярамый икән, дип уйладым. Һәм әхлак дәресләрен яңача — уен белән кушып алып бара башладым. Әлбәттә, аларга төрле догалар өйрәтәм, иман, тәрбияле булу турында сөйләшәбез. Мәчеткә йөргән баланың күңеле начарлыкка тартылмаячак, Аллаһ боерса. Менә шуның өчен дә максат — мөмкин кадәр күбрәк баланы җәлеп итү.
Әйткәнемчә, мәчеттә хәтта агач кисә торган станок бар. Ризык әзерләү, остаханә өчен мәчетнең махсус йорты бар. Анда мич тә чыгарганнар. Гает бәйрәмнәрендә, ифтарлар уздырганда казанда пылау, мичтә коймак пешерәләр. Шул ашханәнең бер ягында станоклар тора. Бина кышын да җылытыла. Әхлак дәресләре беткәннән соң, балалар бирегә чыгып, агач эшен өйрәнә.
— Ун ел элек авылыбызга чын профессионал, гомер буе агач эшендә булган Рөстәм абый Ясәвиев күченеп кайтты, — диде Илнур хәзрәт. — Тумышы белән безнең авылныкы ул. Гаиләсе белән Чаллыда яшәде. Рөстәм абый агачтан нинди генә сыннар, җиһазлар эшләми. Мәчеттә дәресләр бирергә үзе теләк белдерде. Бик куанып ризалаштык. Бездән бигрәк, балалар нык яратып йөри. Җәен шәһәр балалары да кушыла.
“ИГАНӘЧЕЛӘР КҮП”
Совет хакимияте килгәнче, Күзкәй авылында өч мәчет булган. Инде ул биналарның берсе дә калмаган. Ә хәзерге Аллаһ йорты 1994 елда ачылган.
— Бу урында райпо конторасы булган, — ди Илнур хәзрәт. — Туксанынчы елларда бина бушап кала һәм аннан картлар йорты ясарга уйлыйлар. Шул вакыт авылның бер төркем карты: “Бинаны мәчет итеп үзгәртик”, — диләр. Авыл җирлеге башлыгы аларга, әгәр халык риза булса, мәчет итәрбез, ди. Әлбәттә, бу изге ниятне барысы да хуплый. Менә шулай итеп Күзкәйдә янә иман йорты пәйда була.
Тыштан караганда, Күзкәй мәчете тыйнак кына, ә эчтән бик нурлы, хәтта купшы дияр идем. Узган ел мәчеткә зур гына янкорма өстәп салганнар. Шунда ай дәвамында ифтар, Коръән ашлары уздырганнар. Ә бүген ул мәдрәсә бүлмәсен хәтерләтә, такта, заманча парталар тезелеп киткән.
— Янкорманы авылдашлар көче белән төзедек, — диде Илнур хәзрәт. — Нигезне бер-ике көн казырбыз дигән идем, көндезге сәгать унга эшне бетердек тә, бик күп кеше килгән иде. Бинаның үзен дә шулай тиз эшләдек. Авылда берничә егет бар, алар бик булыша. Тәрәзә кую, җылылык кертү, идән җәю кебек эшләрне иганәчеләр күтәрде.
Илнур Фәрхетдинов — Күзкәй авылы егете. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлагач, Чаллыда “КамАЗ” заводында эшли. Аннары үз эшен башлый — мунча миче сату белән шөгыльләнә. Намазга исә университетның соңгы курсында баса. Шуннан бирле ислам кануннарын үтәп, Аллаһ кушканча яши.
— Олы кызым беренче сыйныфка барганда, Күзкәйгә күченеп кайттык, — диде Илнур хәзрәт. — Туган нигездә яңа йорт салып чыктык. Җәмәгатем Гөлнара белән өч бала үстерәбез. Авылда безнең кебек яшь гаиләләр бар. Күбесе шәһәрдә эшли. Безнең кибетебез бар, гаиләне алып барырга җитә.
…Авылларга баргач, мәчетләргә еш керәм. Кайбер гыйбадәтханәләр аеруча нурлы. Миңа калса, монда мулланың да өлеше зур. Күзкәй балалары, халкы өчен сөендем: Илнур кебек тәрбияле, белемле хәзрәтләр, һичшиксез, ислам диненә хөрмәт, мәхәббәт уята.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.