Беркөнне дустым Фәнзилә шалтырата. “Мәчебез авырып китте бит әле, ветеринария клиникасына хәзер эшкә йөргән кебек көн саен барам. Ике атна эчендә дәвалануга 20 мең сумнан артык акча китте. Әле ахыргача терелеп бетмәде, шулай да хәле яхшырды инде”, — ди Фәнзилә.
Үзебезнең ташбакабыз бер атна ашамагач, мин дә, борчылып, ветеринария клиникасына барган идем. 250 сумлык ташбаканы ветеринарга күрсәтү — 2500 сум. Дәвалану бәясе бу суммага кермәгән. Кыскасы, ташбаканы үз белдеклегем белән, интернеттан карап кына дәваларга булдым. Ромашка суында коендыра торгач, рәтләнде тагын үзе.
Фәнзиләнең мәчесен өйдә генә дәвалый алмаганнар.
— Мәчебез кәефсезләнеп, кешедән качып, карават астына кереп ята башлады. Ара-тирә коса. Баштарак үтеп китәр дип көтсәк тә, рәтләнми бу. Ашауга да исе китми. Кызгандырып мияулап куя да гел ята. Кече йомышын үтәргә бәдрәфенә дә йөрми башлады. Яткан җирендә генә башкара. Кыскасы, аны ветеринарга алып барырга булдык, — ди Фәнзилә.
Башта ул дәүләт ветеринария клиникасына барган. Хәер, дәүләтнеке дигәне исемдә генә булып чыккан. Процедуралар барыбер түләүле икән.
— Песинең сидек куыгы тулган дип, УЗИга җибәрделәр. Мәчеләрдә киң таралган авыруларның берсе — сидек юлына таш тыгылу икән. Бездә анысы булып чыкмады. “Острый цистит” диагнозы куйдылар. Наркоз белән процедура ясадылар. Сидеген кудыртып чыгардылар. Сидек юлларын юдырттылар. Антибиотиклар эчертергә куштылар, уколлар билгеләделәр, — ди дустым. Шуннан соң да хәле рәтләнмәгәч, Фәнзилә мәчесен түләүле ветеринария клиникасына алып барган. Монда УЗИ аппараты сыйфатлырак икән. Мәченең бөерләренә зыян килә башлаганы ачыкланган. Тагын дару, укол. Операция кирәк, дигәннәр. Анысына әзерлек — үзенә аерым бер тарих. Биохимия анализын тапшыру 2500 сумга төшкән. Мәче операция урынына зыян китермәсен өчен, махсус яка алырга кушканнар, анысын эләктерергә каешлар кирәк, ди. Кыскасы, болары — тагын 1000 сум. Операциядән соң мәчегә подгузник кидертеп, кайтарып җибәргәннәр.
— Олы йомышын үтәгәндә, подгузникны салдырып торыгыз. Пычранса, үзенә кыен булачак, — дип кисәтте ветеринар. Мәчебез, гадәттә, олы йомышын иртән үти. Ирем белән чиратлашып, иртән торып, подгузник алыштыра башладык. Инде мәченең астын юарга өйрәндем дигәндә генә, тагын хәле рәтләнмәгәне ачыкланды. Һаман да тамчылап астына сия бу. Ветеринар “острый нефрит” диагнозын куйды да безне нефрологка юллады, — дип сөйли Фәнзилә. Ә бу белгеч Казанда бер генә икән. Аңа су буе чират. Кеше аша сөйләшеп, өч көн көтеп, чак эләккәннәр нефрологка. Ул исә дәвалау билгеләгән, аерым диета тотарга кушкан.
— Мәчегә дару эчертү үзе бер хикмәт, авызын чак ачтырып, тамчыларны тамызабыз. Йотмаса, тырышлыгыбыз бушка киткән була. Аерым диета да чыгымлы. Бу авыру ни сәбәпле килеп чыкты дигәнгә ветеринарлар: “Стресс аркасында”, — диде. Соң, ул мәчене болай да иркәләп, сыйпап кына торабыз югыйсә. Баксаң, мәче урамда башка песиләр белән аралашканда да стресс кичерергә мөмкин икән, — ди Фәнзилә, гаҗәпләнеп.
Шәһәр җирендә йорт хайваннарына шундый зур игътибар булганга күнегелгән инде. Бала сыман тәрбияләп, салкында куртка, башлык, тәпиләренә аяк киеме кидертеп, мәчесен һава суларга алып чыгучылар гаҗәп түгел. Баксаң, авыл җирендә дә йорт хайваннарына битараф булмаган кешеләр җитәрлек икән. Берсе машина астында калган этенә 15 мең сумлык операция ясаткан. “Кредит түләргә дә акчабыз юк чак иде, кешедән сорап булса да, акча таптык. Этне үлем хәлендә калдырырга күңел бармады. Күрә торып үтереп булмый бит инде”, — ди Яшел Үзән районыннан Әсинә апа. Ветеринария клиникаларына хуҗасыз эт-мәчеләрне алып килеп, үз акчаларына дәвалатучылар да бар. Арабызда яхшы күңелле, кайгыртучан кешеләр булуы сөендерә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.