“ЯРТЫ ХЕЗМӘТ ХАКЫ ТАКСИГА КИТЕП БЕТӘ”
Салкын, яңгырлы көннәрдә тукталышта көтеп торучылар, җиңел машина һәм автобус килеп туктаса, кайсына утырыр иде икән? Күбесе автомобильне сайлар иде, мөгаен. Машинада кирәкле урынга уңайлы шартларда тизрәк барып җитәсең. Җитмәсә, күп очракта автобус белән такси бәясе бер үк. Пассажир ташучы оешмалар исә, нәкъ менә шул таксилар, “бомбила”лар автобуста йөрүчеләр санын киметте дип саный. Нәтиҗәдә отышлы булмаган рейслар бер-бер артлы ябылып бара.
Яңа ел алдыннан Биектау-Пермяки-Казан автобусы да йөрми башлады. Әлеге 113 нче маршрут Биектау районының Пермяки, Пановка, Инеш авыллары аша уза торган булган.
— Көн саен Казанга йөреп эшлим. Пановкадан Биектауга такси белән барам. Аннары Биектаудан Казанга йөри торган 91 нче маршрутка утырам. Кайтканда тагын шул хәл. Элек 113 нче автобус йөргәндә, Казанга 135 сумга барып җитә идек. Хәзер ярты хезмәт хакы таксига китә, — ди Пановка авылыннан бер апа.
— Казанга йөреп укучы студентлар бар. Кайчак хастаханәгә барырга туры килә. Һәр кешенең дә таксида йөрерлек мөмкинлеге юк бит, — ди Пермяки авылында яшәүче Салих абый.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, Пермяки-Биектау-Казан рейсында көне буена да пассажирлар саны 20 дән артмаган.
— Пассажир йөртүче оешма хуҗасы: “Үземә зыянга йөри алмыйм, кеше аз”, — дип маршруттан баш тартты. Аның закон нигезендә моңа хакы бар. Халык исә Биектаудан Казанга 91 нче маршрут белән йөри ала, — диделәр министрлыкта.
ЧҮПРӘЛЕДӘН КАЗАНГА — 8 МЕҢ СУМ
Питрәч районында да автобуслар начар йөри, ә таксига бәя кисәк күтәрелгән.
— Элек эшкә — Питрәчтән Казанга гел таксида йөри идем. Үзең теләгән вакытта чыгасың, җылыда утырып барасың. Элек башкалага 250 сумга килеп җитеп була иде. Хәзер Питрәч-Казан арасы 450 сум булды, — ди Питрәчтән Фатыйх абый.
Суык көннәрдә, бәйрәм арасында, “бөке”ләр булганда, таксига бәяләр тагын да кыйммәтләнә икән.
Автобуссыз калган Чүпрәле халкы да такси бәясеннән канәгать түгел.
— Яңа елдан такси бәясе сизелерлек артты. Автобуслар йөрми башлагач, таксистлар бөтенләй азды. Халыкның түләми чарасы юк, дип әйтәләрдер. Безнең район үзәгеннән Казанга бару бер кешегә 700 сумга төшә, — дип шалтыраттылар Чүпрәле районыннан.
Чүпрәледән Казанга автобуслар күптән йөрми.
— Баланы хастаханәгә илтү өчен дә такси ялларга кирәк. Бу шактый кыйммәткә чыга. Чәке авылыннан район үзәгенә нибары 20 километр. Ә таксига 450 сум түләргә кирәк. Шатрашан авылыннан Чүпрәлегә барыр өчен бөтенләй 550 сум сорыйлар. Элек Казанга автобус йөргәндә, билет бәясе 650 сум иде. Хәзер Казанга үз эше белән баручы машиналар 700-900 сум ала. Районда бердәнбер транспорт чарасы такси булгач, халыктан акчаны махсус каералар сыман тоела. Барырга кирәк булгач, нишлисең? Ничә сум сорасалар да түлисең инде, — ди Гөлчәчәк.
Чүпрәледән үзен Валерий дип таныштырган таксист белән дә бәяләр турында сөйләштек.
— Бәяләр артуга гаҗәпләнәсе юк. Билет бәясе дә, бензин да кыйммәтләнде. Бөтен кеше дә машинасын газ ягулыгына көйли алмый. Бу чыгымлы. Газ җайланмасын урнаштыру гына да 60 мең сумга төшә. Җитмәсә, документларын рәсмиләштерү — үзе бер мәшәкать. 12 км юл 400 сум дип исәпләнә таксистларда. Даими пассажирларга ташлама ясыйбыз, — ди таксист Валерка. Ул үзе күбрәк олы юлда, трассада йөри икән.
— Казан белән Чүпрәле арасы, шәһәрнең кайсы җиренә баруыңа карап, 250 км тирәсе. Такси яллау якынча 8 мең сум. Казаннан районга кире шул ук машина белән кайтырга уйласаң, 8 меңнең яртысын, ягъни 4 мең сум түләргә туры киләчәк. Кыскасы, шәһәргә барып кайту 12 мең сумнарга төшә. Дөрес, “попутчиклар”, Казанга баручылар пассажирлардан 700-800 сум гына ала. Безнең белән йөрүчеләр дә аз түгел. Машина су белән йөрми. 92 ле бензинның литры 50 сумга якын, — ди таксист булып эшләүче абзый.
“АШАГАН БЕЛМИ, ТУРАГАН БЕЛӘ”
Сабада 10 елдан артык пассажирлар йөртүче Нияз Халиков та, таксига бәяләр күтәрелү нигезсез түгел, ди. Ул үзмәшгуль булып теркәлгән.
— Беренчедән, рәсми рәвештә эшләүче таксист салым түли. Икенчедән, күбесе машиналарын кредитка алган. Хәзер автомобиль хаклары 2-3 ел элек булган бәяләр белән чагыштырырлык түгел. 500 мең сум торган “Лада Гранта” да 1 миллион сум булды. “Ларгус” 2 миллион 500 мең сумнан артык. Таксида машина тиз таушала. Гадәти автомобиль елына 15 мең км тирәсе йөрсә, такси хезмәтендә бу 100 мең км га җитә. Машина маен ай саен алыштырабыз. Бер алыштыру элек фильтрлары белән бергә 2700 сумга төшсә, хәзер — 6 мең сум. Автосервис хезмәтләре кыйммәтләнде. Санкцияләр нәтиҗәсендә запас частька бәяләр артты. Бензинның даими артып торуын әйтмим дә. Таксистларның бәяне күтәрми хәле юк, — ди Нияз. Дөрес, алар яңа елдан соң билет бәясен нибары 50 сумга гына арттырганнар.
— Сабадан Казанга 7 такси машинасы йөри. Билет бәясе бер кешегә — 350 сум. Автобус белән барсаң да шул бәя. Таксида кешегә җайлырак. Автобус тукталышларда туктап, Сабадан Казанга ике сәгать барса, без сәгать ярымда кирәкле урында булабыз. Кешене өенә кадәр кертәбез, — ди Нияз Халиков.
Закон нигезендә, такси бәяне фактик рәвештә, узган юл озынлыгына карап, яки алдан билгеләнгән тариф нигезендә куя ала. Пассажир таксист белән алдан сөйләшенгән сумманы гына түләргә тиеш. Әгәр нигезсез сәбәпләр аркасында ахырдан сумма үзгәрә, арта икән, пассажирның хокуклары чикләнгән дип бәяләнергә мөмкин. Бу очракта Роспотребнадзорга, кулланучылар хокукларын яклау бүлекләренә шикаять белдерергә була.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.