Минзәлә районы Җәмәк авылында гомер итүче Ринас Вәлиев белән ярминкәдә бал алганда таныштым. Тәмләп карау өчен куелган балның һәркайсы турында: “Монысы урманныкы, монысы басудан җыелган”, — дип, иренмичә, тәфсилләп сөйләде ул. Кайсы нәрсәдән файдалы булуы хакында да әйтеп узды. Аралаша торгач, танышымның умартачы гына түгел, ә фермер икәнен дә белдем. Авылын, җир эшен, табигатьне яраткан мондый тырыш, булдыклы кеше турында язмый калырга ярамый дип, Җәмәккә юл тоттым.
Ринас абый — һөнәре буенча агроном. Армиядә хезмәт итеп кайткач, берара Алабуга районында эшләп ала. Шунда булачак хатыны Ләйлә ханымны очрата. Яшьләр туган авылда төпләнергә була. Җәмәккә кайтып, туй иткәч, ир колхозда агроном булып эшли башлый, хатыны мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта. Йорт җиткерәләр, башта бер-бер артлы ике уллары, соңрак өченчесе туа.
Туксанынчы елларда, илдәге вәзгыять үзгәргәч, Ринас абый беренчеләрдән булып, үзләренә тиешле пай җирләрен бүлеп ала да, чәчү-уру кәсебенә керешә. Әнисенең абыйлары умартачы икәнен истә тотып, күршедәге буш җирне чистартып, умарталык ясый, бал эшкәртергә йортын да төзеп куя. Инде утыз елдан артык гомер узган. Умарталарының баш саны да кайбер елларда 90 га җиткән. Хәзер хуҗа 70 тән арттырмый.
— Балны күпләп алырга теләүчеләр табылса да, бәясе төшә — килосын 120-130 сумнан сорыйлар. Алай үзеңә файда калмый. Умартачылар да күбәйде. Шуңа да аз, тик сыйфатлы булсын, дим. 2023 ел коры килүгә карамастан, уңыш мул булды. Элек тә күзәткәнем бар: коры елда бал яхшырак чыга, — дип сөйли-сөйли, Ринас абый мине умарталарын күрсәтергә алып китте. Алар бакча башында тора икән.
Бер яктан читән, икенче яктан койма белән әйләндереп алынган бу кишәрлектә нинди генә агач үсми: алмагач, чия, карлыган, чикләвек, зелпе (жимолость), балан, шомырт, чыршы… Танышым агачларны яшьтән үк утырткан. Кура җиләге ише әрсез куаклар тамыр җибәрсә, казып ала да урманга алып барып утырта икән.
— Үсеп китәләр, җимеш тә бирәләр әле. Алмагачны кәҗә-мазар яки куяннар кимерсә дә, шулай итәм — йолкып ташларга кулым бармый, — ди Ринас абый.
Умарталарының бер өлеше генә биредә, калганнарын җәй буе, 35 ләп оя сыйдырышлы тәгәрмәчле вагон белән, 25-30 чакрым радиуста күчереп йөртә.
— Балның сыйфаты умартаның кайда урнашуына бәйле. Умартачылар арасында “бал тәгәрмәчтә” дигән гыйбарә бар. Күчереп йөртсәң яхшырак, — ди ул.
Кортлар кышны да шушы вагонда чыга. Аларны анда карарга да уңайлы. Танышым тома балавыз (прополис), бал икмәге (перга) ише умартачылык продукциясе дә җитештерә. Аларны ул авырганда гына түгел, ә профилактика максатында даими кулланырга киңәш итә.
Әйткәнемчә, Ринас абый фермер да әле. Үзе агроном булгач, җир эшенең рәтен яхшы белә. Узган ел күпьеллык люцерна һәм эспарцет чәчкән. Соңгысы балны да яхшы бирә, менә дигән терлек азыгы да икән. Күпьеллык кузаклы үсемлекләр дә үстерә, алар аксымга бай, малларга бик файдалы, ди. Дүрт-биш елга бер мәртәбә бөртекле культуралар — арпа, солы, бодай чәчә.
— Чит илдә агрономнар берничә төрле: җир, культуралар, химикатлар буенча аерым. Алар җиргә зыян салмыйча эшли. Бездә болай тирәнтен игътибар бирү юк, хәтта кайчак үсемлек ул кадәр күләмдәге ашламаны кабул итә аламы, анысын да чамалап тормыйлар, — дип, борчуларын да җиткерде әңгәмәдәшем.
Үзенең дә игенчелек эше минуска киткән чагы булгалаган. Мәсәлән, 2022 елдагы салкыннар, аннары килгән корылык зыян салган. Әйтик, иртә язда чәчкән люцерна тернәкләнеп китә алмаган. Шуңа да малларына борчак саламы сатып алырга туры килгән. Ринас абый кәефен төшерми:
— Игенченең хезмәт нәтиҗәсе табигатькә дә бәйле. Хуҗалыкны берничә юнәлештә алып баргач, берсе булмаса, икенчесеннән табыш керә. Нигезен белсәң, җир эшенең дә, мал асрауның да файдасы бар, — ди.
Күпләр авылда яшәп тә, мал тотудан ваз кичкән, кибеттән сөт сатып алган заманда, Ринас абый сарай тутырып мал асрый: сыер, үгез, сарык, кәҗә, кош-корт… Элегрәк куян да үрчеткәннәр, читлекләре әле дә тора. Хуҗа, малны заманында күп асрадык, хәзер киметтек, ди. Үгезнең баш саны унга җиткән, бишәр сыер сауган чаклары булган. Сарык саны исә әле дә утыздан төшми, кайчак җитмешкә җитә.
— Туксанынчы елларда халыкны авыл ашатты. Чаллыда “КамАЗ” заводы туктаган чакта шәһәр халкы малның эч-башын эшкәртеп ашый иде. Хәзер халыкның тамагы тук. Авыл кешесе дә шуңа мал асрарга атлыгып тормыйдыр, — ди фермер.
Җәмәктә маллар иртә яздан караңгы көзгә кадәр көтүдә: малларның тамагы тук, ите дә тәмле була. Танышым үз җирләренә ашламаны да артык кертергә тырышмый — терлеккә табигый азык ашату яклы. Рационны төрләндерү өчен бакчада кабак, чөгендер үстерә.
Җирне эшкәртү техникасы үзенеке. Урып-җыю чорында комбайнны гына яллый. Ике тракторын да тимер-томырдан үзе җыйган. Хәзер дә ватылганда үзе төзәтә. Ринас абый кебек үзенә эшләгән фермерларга дәүләттән төрле ярдәм бирелү турында ишетәбез. Героем исә андый программаларның берсендә дә катнашмый һәм сәбәбе дә бар.
— Заманында умартачылык буенча катнашып карадым. Менә шундый әйберләр генә алып була дип исемлек тоттырдылар. Ул әсбапларның яртысын файдаланам, яртысы тик ята. Кирәклесен барыбер үземә сатып алырга туры килде. Шуннан соң андый программа-субсидия ише нәрсәләргә вакыт уздырганым юк, — ди. Моңа эче дә пошмый. Иң мөһиме — гаиләсе. Мондый зур хуҗалыкта, әлбәттә, төп ярдәмчеләр — Ләйлә ханым һәм уллары.
— Ринас бик таләпчән. Элегрәк бал аертканда, банкаларны кат-кат юдыра иде. Аның өчен сатып алучы һәрвакыт беренче урында тора, — дип, сүзгә кушылды Ләйлә ханым. Уллары да, читтә яшәсәләр дә, кайтып, ярдәм итеп торалар икән.
— Кечкенәдән умарта карарга булышалар иде. Хәзер үзләре эшнең рәтен белә. Безнең гаиләдә төп тәрбия — хезмәт. Эшләп үскән бала беркайчан да югалып калмый, — ди Ринас абый. Бер улы Минзәлә районының урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары, икенче улы төзелеш оешмасында электрик икән. Ринас абый кебек җир кешесенең дәвамчылары нигә таш арасына барып урнашкан?
— Оныкларны йөртергә түгәрәк-секцияләр аз. Кече малайны да Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге лицейга бирдек, — ди әти кеше.
Сөйләшә торгач, тагын бер сәләте ачылды — Ринас абый биергә ярата икән. “Биеп алсам, тәнем, җаным рәхәтләнеп китә”, — ди ул.
…Татар авыллары бетеп бара, дибез. Героем кебек язын каен, өрәңге (клен) суы эчүдән дә яшәү көче ала белгән, бөтен шөгыль-фигыле белән башкаларга үрнәк булган төпле кешеләр барда салалар яши әле. Иң мөһиме — мондый затларның балалары туган нигезләренә юлны онытмасын…
Энҗе БАСЫЙРОВА.