Телевидение алып баручысы Люция НОТФУЛЛИНА озак еллардан бирле безне “ТНВ” каналыннан яңалыклар белән таныштыра. Берара ул югалып торды. Әлбәттә, бу сөенечле вакыйга белән бәйле иде. Бәби ялында булып, тәнәфес ясап алганнан соң, Люция кабат зәңгәр экраннарга кайтты.
“БУ ЮЛЫ УЛ «ХАТА»НЫ КАБАТЛАМАДЫМ”
— Люция, озак ялдан соң телевидение режимына кереп китү ничегрәк булды?
— Бәби үстерүнең бөтен тәмен тоеп, декрет ялында иркенләп, өч елдан артык утырдым. Кыз белән андый рәхәтлекләр тәтемәгән иде. Илсөябезгә 1 яшь тә 3 ай тулуга, эшкә чыктым. Малай белән андый “хата”ны кабатламадым. Чөнки сабыйга, иң беренче чиратта, әни кирәк. Аны әби-бабай да, няня да алыштыра алмый. 3 яшь тулгач кына, балалар бакчасына бирдек. Бик җиңел һәм тиз ияләште, Аллага шөкер. Үземнең эшкә кереп китүем дә кыен булмады. Бер атна узуга, ял иткәннәр “юкка чыкты”. Онытылган әйберләрнең барысы искә төште.
— Алып барудан тыш, телевидениедә тагын нинди вазыйфалар башкарасың?
— Декрет ялыннан соң да эшем “Яңалыклар” хезмәте белән бәйле. “ТНВ-Планета” каналындагы “Яңалыклар” программасында тапшыруларны эфирга әзерләүче редактор вазыйфасын башкарам. “ТНВ”да “Татарстан хәбәрләре” тапшыруында — алып баручы.
— Телевидениегә кайчан килдең?
— Мәктәптә укыган вакытта журналист булырга хыяллансам да, журналистика факультетына керер өчен соң әзерләнә башладым. Имтиханнар бирүдән тыш, газета-журналларда басылган мәкаләләр дә кирәк иде. Минем аларның саны тулып җитмәде. Казан дәүләт педагогика университетының филология факультетына киттем. IV-V курсларда укыганда телевидение бусагасын таптый башладым. Мине, хәзер инде мәрхүм, Рания апа Клевакина җитәкләп диярлек “Хәбәрләр” программасы редакциясенә алып керде. Үзе “Новости” тапшыруында эшли иде. “Шундый акыллы кыз, съемкага җибәрегез әле шуны”, — дип калдырып чыгып та китте (акыллы икәнемне нәрсәдән чыгып әйтүе булгандыр инде). Башта өйрәнеп, өлкән журналистларга ияреп йөрдем, соңыннан мөстәкыйль эшли башладым. Укып бетерүгә, рәсми төстә, хезмәт кенәгәсен ачып эшкә урнаштырдылар. Булачак һөнәремне сайлау газабы юк иде. Ник алай ук үз-үземә ышангандыр инде? Хәзер дә аптырыйм.
— Имиджыңны гел үзгәртеп торасың. Прическаң да башка хәзер. Үзгәрешләргә җиңел карыйсыңмы?
— Имидж үзгәрү чәч кистерү белән генә бәйле. Декрет ялыннан чыккач, җитәкчелек бераз үзгәрергә тәкъдим итте. Каршы булмадым. Киресенчә, бик теләп стилистлар янына бардым. Нәтиҗәсе үземә дә ошады. Үзгәрешләрне яратам. Студиянең үз гримеры бар. Бик матур һәм оста итеп бизәндерәләр.
— Телевидение күп вакытны, энергияне ала. Гаиләңә вакыт җитәме? Ничек өлгерәсең?
— Буш вакытым күп түгел, кызганыч. Шуңа һәр минутны кадерләп, аны гаилә, якыннарым белән үткәрергә тырышам. Әти-әниләр исән чагында, алар белән мөмкин кадәр ешрак очрашу, аралашу зарур. Балалар белән паркларга йөрергә яратабыз. Җәй көне авылга кайтабыз, бакчага йөрибез.
“РУС МОХИТЕНДӘ ҮСТЕМ”
— Рус мәктәбен тәмамлагансың икән, Люция. Балачактан туган телне камил белеп үскәнсең!
— Мин — Казан кызы. Рус мәктәбендә укыдым, яшьтәшләрем белән рус мохитендә үстем, чөнки иптәш кызларым барысы диярлек руслар иде. Әмма гаиләдә чын-чынлап татар тәрбиясе алган кеше мин. Безнең өйдә русча сөйләшү юк иде, татар менталитеты хөкем сөрде. Җәй айларында авылда “ял итә” идек.
— Әти-әниең кайсы яктан?
— Икесе дә чыгышы белән Саба районыннан. Әти — Шәмәрдән янындагы Мичәнбаш авылыннан, әни — Олы Шыңар кызы. Әти гомер буе Казан авиация заводында эшләде. Слесарьдан башлап, цех начальнигы урынбасары вазыйфасына кадәр үскән гап-гади авыл малае ул. Без сеңлем белән кечкенә чагында аны күрмәдек тә диярлек. Самолетны кулланылышка тапшырасы көннәрдә тәүлек буе заводта, өйгә киемен алыштырырга гына кайта иде. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр яшьләрне укытты, “Татарстанның атказанган машина төзүчесе” исемен алды, хезмәт ветераны. Аның белән бик горурланам. Әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Ул да — гап-гади татар хатыны. Бөтен гомерен диярлек балалар тәрбияләүгә багышлаган. Мин исә, рус мәктәбен тәмамлаган килеш, татар каналында эшли башладым. Рәсми тел сөйләм теленнән аерыла, шуңа беренче елларда кыенрак та булды.
“ШАЯРЫП КЫНА ОЧРАШКАН ИДЕК…”
— Тормыш иптәшең кайсы яктан, Люция? Гаилә корганыгызга ничә ел? Ничек танышкан идегез?
— Иремнең әти-әнисе Кама Тамагы районының Көрәле авылында яши. Каенатам гомер буе машина йөртүче булып эшләгән, каенана почта бүлеге хезмәткәре иде. Хәзер алар да лаеклы ялда. Ике як әти-әниләр дә исән-сау. Парлы тигез гомер итеп, оныклар үстерәләр, шөкер. Ирем — авыл егете. 17 яшеннән үк шәһәргә күченеп килгәч, тормыш аны мөстәкыйль булырга, әти-әнидән ярдәм көтеп утырмаска өйрәткән. Белгечлеге буенча инженер. Үз эше белән мәшгуль. Танышу тарихыннан бигрәк, датасы кызык. 1 апрель иде ул. Көлке көнендә шаярып кына очрашсак та, менә инде 20 елдан артык бер-беребездән чын-чынлап аерыла алмыйбыз.
— Кызыгыз нинди өлкәне сайлады?
— Илсөя КФУның идарә, икътисад һәм финанслар институтында икенче курста укый. Үзенә бик ошый. Без шуңа риза. Иң мөһиме — фикерле, тырыш, җаваплы һәм максатчан шәхес булып җитешүе. Андый кеше бу тормышта үз юлын табачак, дип уйлыйм.
— Йосыф нинди һөнәрләре белән сөендерә? Ничә яшь булды инде?
— Майда 4 яшь тулачак, Алла боерса. Һөнәрләре күп. Бик аралашучан, шул ук вакытта кеше арасында тыйнак. Шунысы ошый. Футбол уйнарга, машиналарны сүтеп җыярга ярата.
— Икенче бала туу сине үзгәрттеме?
— Икенче бала туу мине бераз тынычландырды кебек. Элек һәрбер вак-төяккә исем китеп, борчыла идем. Бүген күп нәрсәгә җиңелрәк карыйм. Тормышта иң мөһим әйберләрне аера башларга өйрәндем.
— Бер әңгәмәбездә: “Урамда бик сирәк таныйлар, чөнки мин — тормышта һәм экранда ике төрле кеше”, — дигән идең. Бу тышкы кыяфәт турында әйтүеңме? Экран шулай нык үзгәртәме?
— Экранда бик җитди һәм усал күренәсең, диләр. Образым шундыйдыр инде. Чынлыкта исә гел башка кеше мин: юаш, беркатлы, ышанучан, тыйнак. Ирем көлә инде. “Журналист буларак, кеше мәнфәгатен кайгыртып йөри аласың, үзеңне яклый алмыйсың”, — ди. Аннары көндәлек тормышта артык бизәнеп йөрергә дә яратмыйм. Ә телевизион грим йөзне үзгәртә. Шуңа танымыйлар, дип уйлыйм.
— Бу тормышта нинди зур үкенечең бар? Әгәр нәрсәнедер үзгәртергә мөмкинлек бирсәләр…
— Үкенеч дигәнем балачак хыялларына бәйле. Гомер буе фортепианода уйнарга теләдем. Әмма ул хыял булып кына калды. Тимераякта оста итеп шуарга өйрәнәсем килде. Инде хәзер олыгайдым. Бозга керергә куркам.
Үзгәртүгә килгәндә, бу тормышта һәркем үз юлын үтә. Авырлыклары да, уңыш һәм казанышлары да үзенеке. Шуңа узган гомергә көрсенеп утыру дөрес түгел дип саныйм. Булганына шөкер итеп, минемчә, бүгенге көн белән яшәргә, аннан тәм табарга кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Люция Хәйдәр кызы Нотфуллина
Туган җире: Казан
Туган көне: 3 август, 1979 ел
Белеме: Казан дәүләт педагогика университеты