Кеше күңеле кара урман, диләр. Гел елмаеп, көлеп йөргән кешенең дә мең бик астына яшеренгән серләре, еллар узгач та, күңелен әрнетеп торган хәсрәтләре бар.
Арча районы Яңа Иябаш авылыннан Резеда Минзина белән очраклы гына таныштык. Социаль челтәрдә миңа үзе кардан ясаган аккош, Кыш бабай, Кар кызы һ.б. сыннарны видеога төшереп җибәргән иде ул. “Авыру дип бирешеп утырмыйм, бераз булса да селкенеп торырга кирәк”, — дип тә язган. Сүз арты сүз чыгып, Резеда апа күңелендәген дә сөйләде. Сөбханалла, Аллаһ сабырлык биргән үзенә. Ирен соңгы юлга озаткан, туганнарын җирләгән, яман шеш белән көрәшә. “Иң авыры — бала хәсрәте, 17 яшьлек улымны җир куенына салдым”, — ди күз яше белән Резеда апа. Күпләргә үрнәк булырлык әңгәмәдәшемнең язмышын үзе рөхсәте белән укучыларга да сөйләргә булдым.
“ӘБИ: “МИН ҮЛСӘМ, НИЧЕК ЯШӘРСЕҢ?” — ДИЯ ИДЕ”
— Тормышта әчесен дә, төчесен дә татырга туры килде. Мин 17 яшемдә килен булып төшкәндә, әби исән иде, ул барлык оныкларын бер йодрыкка төйнәп тотып торды. “Мин үлсәм, ничек яшәрсең?” — дия иде. Каршы дәшә белмәдем. Җебегәнлек, куркаклык булдымы икән? Әби вафатыннан соң иремнең абыйсы белән энесе безгә яшәргә күченде. Исерек көннәре күп иде. Шайтан суы кергәч, өйдә тынычлык югала. Балалар белән мунчада торган чакларым да булды. Бер телем ипигә тилмергән көннәр дә… — дип искә ала үткән тормышын Резеда апа.
Әтисе кызының мондый тормышта яшәвен күреп, төп нигезгә кайтырга үгетли. Тик сабыр хатын: “Кешедән яхшы түгел, йорт, алган әйберләр, бергә тырмашып җыйган мал әрәм”, — дип түзә. Тормыш Резеданы еламаска өйрәтә өйрәтүен. Сынау арты килгән сынау аны нык итә. Минзиннарның бер-бер артлы 10 балалары туа.
— Беренче балам Фирдус 35 яшендә. Фирзәргә бүген 32 яшь. Икесе дә өйләнгән. Йосыфханыбыз 5 көн генә яшәп, кулларымда җан бирде. Өч кызым да кияүдә: Чулпаныма — 30, Зәринәгә — 25, Ландышка 22 яшь. Айгөлебезгә — 18, Айзиләгә — 16, Айсылуга 14 яшь. Салаватыма — йөрәк ярама быел 27 яшь тулган булыр иде, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
“САЛАВАТ ЮК БИТ ИНДЕ”
2010 елда Резеда апа ирен югалта. “Баш миенә кан савып үлде ул. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын”, — ди Резеда апа. Шул хәсрәттән соң күпмедер вакыт узгач, 19 яшендә улы Фирзәр юл һәлакәтенә очрый. Аңа катлаулы операция ясыйлар. Фирзәр комага китә.
— Улымның үлем белән көрәшеп ятуын күрү бик авыр иде. Реанимациядәге улым белән гел сөйләштем. “Зинһар, безне калдырып китмә”, — дип үтендем. Аллаһ ялваруларымны ишетте. Улым исән калды, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Тик сынаулар моның белән генә бетмәгән икән.
— Берсендә кызым Чулпанның эче авырта башлады. Йоклаганда тына. Уянып йөри башласа, чәнчи. Тизрәк аны хастаханәгә илттек. Операция ясадылар. Өйгә кайтардылар. Бәрәңге ала торган чак иде. Мин бакчада аз булса да эшне киметим дип чыгып киттем. Кызым шалтырата: “Әни, эчем авыртканга түзәр хәл юк. Кан да китте”, — ди. Кызыма кабат операция ясарга туры килде. Эчтә тампон калган булган, диделәр. Ул чакларда борчылганымны үзем генә беләм. Операция вакытында кызымның йөрәге дә туктап алган. Шөкер, Аллаһ аның да гомерен саклады, — ди Резеда апа.
Ә менә Салаватка 17 яшендә бакыйлыкка күчәргә язган булган, күрәсең. Аны табиблар коткарып кала алмый.
— Улым эретеп ябыштыручы һөнәренә укый иде. Гел олы абыйсы кебек булырга теләде. 17 яшендә матурланып, түгәрәкләнеп, буйга да үсеп китте. Көзге каршына баса да, корсагын сыпырып: “Әни, абыйныкы кадәр була башлаган бит”, — дип көлә. Ул көнне апасына, абыйсына туган көннәренә бүләк ясарга дип, стипендиясе килгәнче миннән акча сорап торды. Фирзәр абыйсы, дусты белән юлга кузгалдылар. Алар китеп, берникадәр вакыт узгач, эчем поша башлады. Үземне кая куярга белмим. Озак та үтми кызым Чулпан: “Абыйлар авариягә очраган, дип шалтыратты”, — ди Резеда апа.
Бер тапкыр мондый хәсрәтне йөрәге аша уздырганга, Фирзәренең авариядән чак исән калганына тынычланып та өлгермәгән ана бик борчыла.
— Иң башта Фирзәрне уйладым. Тизрәк районга кузгалдык. Хастаханәгә килеп кердек, Фирзәр коридорда утыра. “Әни, машина бетте”, — ди. “Улым, машина тимер генә бит, үзең исән-сау гына була күр”, — дим. Ул чакта Салават үлгән дип уема да килми. Операция ясарлар да савыгыр дип көттем. Шулчак Фирдус улым: “Әни, Салават юк бит инде”, — диде. Аяк астында җир убылды кебек. Бала югалту хәсрәтен берни белән чагыштырып булмый. Шөкер, дуслары аны гел искә ала. Улым истәлегенә хоккей турнирлары да уздыралар. Иганәче Илнар Юсупҗановка зур рәхмәт, — ди Резеда апа.
“ОНКОЛОГИЯДӘН КУРЫКМАСКА КИРӘК”
Кайгы-хәсрәтләр эзсез генә узмаган. Ана йөрәге барысына түзсә дә, организм арыган, күрәсең. 2002 елда әңгәмәдәшемдә яман шеш тапканнар.
— Хәлем еш бетә иде. Яшем белән бәйле дип уйладым. 51 яшемдә кызлар кебек йөгереп йөрмәм инде, дип онытыла идем. Ул чакны Яңа елны кодагыйлар белән каршыладык. Температурам бар, эчем авыртты. Бәйрәмнән соң район хастаханәсенә бардым. Онкологик чир дип кайтардылар, — дип сөйли Резеда апа.
Балалары аны Казанга алып килә. Белгечләргә күрсәтә, диагноз төгәл раслангач, дәвалану билгелиләр.
5 химия, 25 нурланыш терапиясе ала ул. Аннары операция ясыйлар. Әрекмән суы, нарат күркәсе, түндербаш төнәтмәләре эчеп тә дәвалана.
— Диагнозымны ишеткәч, исем дә китмәде. Аллаһ шулай язгандыр, дип уйладым. Гомумән, онкология сүзеннән куркырга кирәкми. Кешегә күпме яшисе, язмышы, ризыгы туганчы ук языла, диләр бит. Гомерең бетмәсә, яшисең. Йөрәге кисәк туктап үлүчеләр дә бар бит. Кайберәүләр йөреп торган җирдән, авырмаган килеш вафат була. Хәрби операциядә күпме кешенең гомере мәгънәсезгә өзелде. Авария, башка фаҗигаләр кеше гомерен өзәргә мөмкин. Бүген мин яшим икән, Аллаһыма шөкер, дим. Авыр чакларда туганнарыңның, якыннарыңның терәген тою бик мөһим. Яман шеш белән көрәшкәндә, 90 яшьлек әнием, кода-кодагыйларым, кияүләрем, киленнәрем, оныкларым, балаларым “бирешмә” дип гел көч биреп торды, — дип сөйли Резеда апа. Шөкер, бүген ул ашарына да пешерә, идәнен дә юа. Булганына шөкер итеп яши.
Резеда апа кайда гына эшләмәгән: фермада, клубта, яшелчәчелек өлкәсендә, өйдә балалар бакчасы да булдырган. Нәрсәгә тотынса да кулыннан килә. Хәзер дә тик торганы юк. Социаль челтәрдә балаларын югалткан әниләр җыелышып, төркем оештырганнар.
— Төркемдә бер-беребезнең хәсрәтен уртаклашабыз. Кайсы көнне елыйбыз. Кайбер көнне елмаябыз. Рецептлар белән бүлешәбез. Мәзәген дә язабыз. Шул төркемдәге бер белмәгән кешеләр дә миңа авырганда ярдәм кулы сузды. Төркемдәшләремә, сыйныфташларыма, туганнарыма рәхмәт. Раушания апам гел яныма килеп, көч биреп торды. Иң авыры — бала хәсрәте. Сабыр ит, уйлама, диләр. Кайсы юмор язганга гаеп итә. Тик моны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый. Мәрхүм баламны искә алмаган бер көн юк. Бу — мәңге йөрәктә кала торган яра. Йөрәгем әрнегәнне читләргә күрсәтмәскә тырышам. Елмаю “битлеген” киеп йөрергә өйрәндек инде, — ди Резеда Мизина.
Олы йөрәкле әңгәмәдәшемә күңел тынычлыгы, сабырлык телик. Аллаһ бары сөенечләр генә насыйп итсен. Сәламәт булыгыз.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.