Кукмара егете Илсаф ФӘХРЕТДИНОВ — өч тапкыр Татарстан, ике тапкыр Россия, бер мәртәбә
Дөнья һәм БДБ чемпионатларын откан көрәшче. 17 яшендә үк Россиянең спорт остасы нормативларын үтәп, узган ел шушы исемне алды. Илсафка 20 яшь. 2019 елдан башлап Чаллы өчен көрәшә, 90 яки 100 кг авырлыкта бил алыша. Хәзер көрәшче егет алда булачак көрәш турнирларына әзерләнеп йөри.
Илсаф Кукмара районының Чишмәбаш авылыннан. Әтисе Роберт абый Казанга йөреп эшли, эше төзелеш белән бәйле. Әнисе Илгизә апа — хуҗабикә. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Илсафның апасы һәм игезәк сеңелләре бар.
“ЯХШЫ УКЫМАСАҢ, ЯРЫШКА ҖИБӘРМИМ”
— Илсаф, күптән түгел солдатта булып кайттың.
— Самарада Россия Элемтә гаскәрләрендә хезмәт иттем. Кырымга да алып бардылар. Армия авыр узмады. Куркып торырга кирәк түгел. Билгеле, психологик һәм физик яктан нык булу кирәк.
— Көрәшче тормышы ничә яшьләрдә башланды?
— Көрәшкә IV сыйныфта әнием китерде. Башта Аш-Буҗи авылына җыела идек. Тренерым Фәһим абый Кадыйров булды. Хәзер ул тренировкаларны Сәрдекбашта алып бара. Көрәш буенча этәргеч бирүче кеше — әни ягыннан бабаем Мәүләветдин Мәхмүт улы Хөсәенов. Ул Минзәлә ягыннан, көрәшче. Мәктәптә чакта әни: “Яхшы укымасаң, ярышка җибәрмим”, — ди торган иде. Көрәшәсе килә. Яхшы укырга туры килде инде (көлә). Башта аңламыйчарак көрәштем, селкеп кенә салалар иде үземне. Аннары чыныктым.
— Чаллыга көрәш белән бәйле күчендеңме?
— Чаллыга IX сыйныфны төгәлләгәч чыгып киттем. Бу шәһәрне сайлавым юкка түгел. Әни дә шул яклардан. Анда Кама төзелеш көллиятен тәмамладым. Чаллы тимер юлларында машинист ярдәмчесе булып эшлим. Үзем генә яшим, тыныч. Көрәшкә килгәндә, биредә тренерлар Илнур Хәйбуллин, Рөстәм Сәлимханов, Илгиз Шәмсевәлиев җитәкчелегендә шөгыльләнәм. Тренировкалар бушлай. Берничә зал, бөтен мөмкинлекләр бар. Сүз уңаеннан, Чаллының татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев, башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин, “Витязь” спорт мәктәбе директоры Артур Фроловка рәхмәтлемен. Команда егетләре дә бердәм, без бер гаилә кебек. Хөрмәт, игътибар бар. Чаллы буйлап көрәшчеләрнең фотоларын баннерларга куялар. Безнең дә эләккән булды. Популярлаштыру өчен эш алып барыла. Телевидение тапшыруларына да чакыргаладылар.
“ҖАНАТАРЛАРНЫҢ ЯКЛАВЫ — ИҢ РӘХӘТЕ”
— Келәмдә нинди син, Илсаф?
— Келәмгә электән елмаеп чыгам, җиңелгәндә дә елмаеп кереп китәм. Талашып тормый идем. “Рәхәт, тыныч көрәшче бу”, — диләр иде. Хәзер бераз башкачарак, кыздыргалыйлар.
— Килешмәсәң, сүз кузгатасыңмы?
— Сирәк кенә килешмәгән чаклар булса да, бәхәсләшеп йөрмим. Дөрес хөкем итмәделәр дип уйласаң, апелляциягә бирергә була. Әй, аның эше… Түләргә, артыннан йөрергә, әллә ничә кешене бергә җыярга кирәк. Шунысы сөендерә: җанатарлар бик актив. Хата күрсәләр, яклап, залдан кычкыра, сызгыра башлыйлар. Иң рәхәте шул. Үзем дә көрәшне тыныч кына күзәтеп утыра алмыйм.
— Иң кыска вакыт дигәндә, ничә секундта отканың булды?
— Көндәшне ике секундта күтәреп салганым бар. Мөслимдә узган Федераль Сабантуйда булды ул. Анда сөлгене билгә бәйләп көрәштек. Миңа шулай җиңелрәк. Татарстанда башта бәйләмичә көрәшәләр, аннары гына бәйлиләр. Ә Россия буенча ярышларда уен башыннан ук бәйлиләр. Мин генә түгел, күп көрәшчеләр шулай санаулы секундта ота.
— Истәлекле бүләк дип кайсын искә алыр идең?
— Элек гел сөлге бирәләр иде. Бензин пычкысы, әллә ничә микродулкынлы мич отканым булды. Соңгы елларда акчалата биргәләделәр. Иң яхшысы — шул. Откан тәкәләрнең саны юк. Кайберләрен корбанга чалдык. Актанышта сатып калдырганым да булды.
— Киләчәктә тренер буласың килмиме?
— У-у, юк. Моның өчен зур түземлек кирәк. Миндә ул юк. Балалар белән эшли белмим.
“АТНА САЕН АВЫЛГА КАЙТАМ”
— Чаллы өчен көрәшә башлагач, Кукмара ягы үпкәләп калмадымы соң?
— Чакырдылар. “Ник китәсең?” — диделәр. Чаллыда яшәп, анда тренировкага йөргәч, ул як өчен көрәшәм. Команда көчле, үсеш бар. Тренировкалар көн саен уза.
— Туган якка еш кайтасыңмы?
— Атна саен кайтам. Ара чама белән 180 км. Малларыбыз күп. Сыер, атлар тотабыз. Хуҗалык зур. Кар чистарту гына да күпме вакытны ала. Өйдәгеләргә бераз булса да булышып киләм. Әти белән балыкка да йөрештерәбез.
— Әни пешергән бәлешләр дә сагындырадыр?
— Атна буе спортзалга йөрим дә, авылга кайткач, бөтен тырышканнар “онытыла”. Әни әзерләгән ризыктан баш тартып буламыни… Баргач, “коелып” бетә ул. Мунча кереп, якыннар янында ял итү рәхәт. Кукмара-Чаллы юлына тузан кундырмыйм.
Лилия ЙОСЫПОВА.