Җырчы Зәринә ХӘСӘНШИНА Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылыннан. Казаннан кайчак атнасына өч тапкыр кайтып килә. “100 чакрым нәрсә инде ул… Әти-әнигә алдан әйтеп тормыйча, сюрприз ясап, кайтып кергән чаклар да күп”, — ди Зәринә, елмаеп. Социаль челтәрләрендә авылдан төрле видеоларны еш куя. Язылучылары да көтеп тора. Җырлый-җырлый кар көрәгән, өй юган, өчпочмак пешергән яки җәен бакчада эшләгән Зәринәне, аның әти-әнисен күзәтү күпләргә кызык.
“ӘЛЛӘ НӘРСӘ УЙЛАМАСЫННАР, БЕЗ…”
— Зәринә, күптән күрешкәнебез юк. Соңгы арада нинди яңалыклар җыелды?
— Көн-төн иҗатта инде мин. Бер-бер артлы җырлар, клиплар чыкты. Мактанасым килми, шулай да бераз популярлык та арткандыр дип саныйм. Иң зур яңалыгым — үз концертымны куярга булдым. Профессиональ сәхнәдә 11 елдан артык эшлим. 8 апрельдә тамашачыны Казанның Филармония концертлар залында көтеп калам. Концертта тамашачы төрле Зәринәне күрәчәк.
— Элегрәк тә куя алыр идең син?
— Бу хакта үземә әйтүчеләр дә шактый. Төп сәбәпләре: беренчедән, мин — перфекционист. “Булды” дигән сүз өчен генә күптән оештыра алыр идем. Моңа барысын да аңлап, җентекләп уйлап киләсем килде. Икенчедән, сер түгел, матди яктан әзерлек кирәк. Концерт кую зур чыгым таләп итә. Хәзер өлгереп җиттем дип саныйм. Үземә ышанычым бар, тәҗрибә дә артты. Бераз әрсезләнә дә башладым кебек. Безнең гаиләдә бу сыйфат юк. Ләкин хәзер ансыз булмый.
— Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли идең.
— Хәзерге вакытта анда эшләмим.
— Вокал дәресләре бирәсең. Укучыларың күпме?
— Биш ел элек укыта башладым. Укучылар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Кайбер җырчылар да килә. Бер укучым өч ел рәттән йөри. Аның белән башлаган мәлне һәм хәзерге нәтиҗәләрне чагыштырам да үсешне күрәм. Рәхәт булып куя. Бүген 10 нан артык даими укучым бар. Йөрергә теләүчеләр күп, хәзер киметә төштем. Чөнки иҗатыма да игътибар, вакыт кирәк.
— Автор-башкаручы Илназар белән дуэтларыгыз эстрадада көтелмәгән яңалык булды.
— Илназар: “Зәринә, синең белән дуэт әзерлисем килә”, — дип шалтыратты. Башта уйга калдым, яшь аермабыз да бар, дим үземә. Шул ук вакытта, күптән дуэт яздырганым юк, ник эшләп карамаска, дидем. Хәзер өч җырыбыз бар. Тагын булачак әле.
— Халык бу яңалыкны башта ничек кабул итте?
— Әлбәттә, безнең татар халкы гаилә дуэтларына ияләнгән. Без исә бераз башка юлны сайладык. Әллә нәрсә уйламасыннар, без иҗатташ дуслар гына. Икәү җырлый башлагач, халыкка ничектер ошады да әле, күтәреп алдылар. Төрле чараларга, мәҗлесләргә икебезне бергә ешрак чакыра башладылар.
“ӘЛЛӘ ЕГЕТЛӘРНЕ КУРКЫТАБЫЗ ИНДЕ…”
— Шәхси тормышта үзгәрешләр юкмы, Зәринә?
— Һаман да шулай, кияүдә түгел әле.
— “Күңелдә тынлык”, — дигән идең теге очрашуыбызда.
— Без, иҗат кешеләре, гел ниндидер хисләргә биреләбез, ул кирәк тә. Ир-егетләргә генә диюем түгел, гомумән, матурлыкка гашыйк булу турында әйтәм. Шунсыз иҗат итүе дә авыррак. Шуңа күңелдә тынлык була алмый. Илтифат күрсәтүчеләр бар. Әмма бүген-иртәгә кияүгә чыгам, дигән ярым юк. Хәзер хатын-кызлар көчле, кем әйтмешли, әллә егетләрне куркытабыз да инде… (көлә). Онлайн гашыйк булучылар да бар. Интернеттан мәхәббәт хатлары юллыйлар.
— Авылга кайткач, кияүгә чыгу турында әйткәләп торалар үзеңә.
— Әни уенын-чынын бергә кушып төрттергәли. “Сыйныфташларың икешәр бала үстерә инде, сине кайчан килеп сорарлар…” — дип әйтеп куя. Кияүгә яратмыйча чыгасы килми бит. Җаваплы мәхәббәт булуын телим. Артык тирән уйлыйбызмы шунда, белмим. “30 га җитәм инде, бер балам юк”, — дип тә уйлап куйгалыйм. Иҗатны, эшемне аңлый торган ир-ат булсын иде. Безнең эш кешенеке кебек түгел бит әле, башкалар ял иткәндә, атна азагында һәм кич-төнлә дә эшлибез.
“ӘНИЕГЕЗНЕ КҮБРӘК ТӨШЕРЕГЕЗ, ДИЛӘР”
Тәберде Чаллысы авылында яшәүче Хәсәншиннар гаиләсе, алда әйткәнемчә, хәзер күпләргә яхшы таныш. Зәринәнең әтисе Фәрит абый авыл җирлегендә хезмәт куя, әнисе Фәнисә апа — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бертуган энесе Рәзил — Казан дәүләт технология университеты студенты, бергә яшиләр. Апасы белән районнарга концерт, мәҗлесләргә шофер булып та баргалый. “Эш шундый күп. Өлгерү кыенрак. Берәр администраторсыз булмас. Әлегә кайбер эшләрне энемә кушам”, — ди Зәринә.
— Әти-әниең белән кызыклы видеолар төшерү кайчан башланды, Зәринә? Ничек күндердең?
— Ковид вакытында башланды ул, махсус түгел. Барыбыз да өйдә яткан чаклар. Шушы видеоларны кертүгә, күп лайклар куя, яза башладылар. “Әниегезне күбрәк төшерегез әле”, — дип сорадылар. Ул чакта әни үзен төшергәнне күрми дә кала иде. Хәзер белә, сизә. Ишектән керүемә: “Безнең папарацци яки телевидение кайтып төште”, — ди. Әнинең укытучылык стажы 20 ел, сүзгә оста, бер генә әйтеп куя. “Алдан әзерлисезме?” — диләр. Әнинең әрләвен ничек алдан сөйләшеп куйыйм инде? Алай күндереп тә булмас иде. Моментында видеога эләктереп калсам — калам, калмасам — юк. Ул сүзләр бүтән кабатланмый яки беренчесе кебек килеп чыкмаячак. Шуңа авылда кулда һәрчак телефон. Башта әни, төшермә, дип каршы килгәләде. Авыл җирендә тегесен-монысын әйтүчеләр дә бар бит. “Ник кеше сүзенә игътибар итәсең? Яраталар бит сине!” — дип күндердем. Шунысына шатланам: без — позитив гаилә, бер-беребездән көлә, шаярта, төрттерә беләбез. Әти-әни — якын дусларым да. Исән-сау гына булсыннар!
Лилия ЙОСЫПОВА.