Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче Наил Сабиров туган авылында ит ыслау цехы булдырган. Әлеге эш белән өч ел элек шөгыльләнә башлаган. Олы яшьтәге әнисен карарга дип Казаннан туган авылына күченеп кайткан.
— Авылда ни белән булса да шөгыльләнергә кирәк бит. Энемнән үрнәк алдым. Ул Чаллыда ыслау цехы ачты. Әлбәттә, аның күләме күбрәк, үз клиентлары бар. Мин үрдәк һәм бройлер үстерәм, үз продукциямне генә ыслыйм.
“ЗАКАЗЛАР БАР”
Наилнең ыслау цехы йорты янында гына урнашкан. Бу — шактый зур вагон.
— Вагон 220 мең сумга төште, аннары ыслау җиһазы, лар сатып алдым. “Цех”ка керү белән андагы чисталыкка игътибар итәсең. Биредә барысы да тәртиптә: ит бүлү өстәлләре, юу урыны, үлчәү, иттарткыч, суыткыч. Әгәр кемдер ысланган ит көрән төстә, корым сеңгән булырга тиеш дип уйлый икән, ялгыша. Ысланган кош-корт түшкәсе ачык аксыл-көрән төстә һәм хуш исле була икән.
— Заказлар бар. Кемдер бишкә, кемдер өчкә заказ бирә. Зуррак заказ алу күп вакыт һәм хезмәт таләп итә, өлгереп булмый. Әле бит йорт, хуҗалык һәм кош-кортларны да асрыйсы бар.
Наил ат итен дә ыслый. Үз атын саткан, итне фермердан ала. Атның кабырга ите, алгы боты тәмле була икән.
Кош-кортны Наил күп итеп үстерә. Үрдәк бәбкәләрен инкубаторда чыгара. Катнаш азыкны да үзе ясый. Пай җире өчен бирелгән ашлыкны тарттыра. Сатып алган катнаш азык кыйммәткә төшә, ди.
Сарайга керү урынында металл цилиндр тора. Баксаң, бу тавык чистарта торган машина икән. Кул белән йолку мәшәкатьле булганга, Наил моны да сатып алган.
— Тавык түшкәсен куясың да ул анда әйләнә, йоны йолкына, — дип аңлатты ул. — Йонын ташлыйм. Аны киптерергә һәм шактый чистартырга кирәк бит.
“КОЛБАСА ЯСЫЙ БАШЛАДЫМ”
Бөтен ыслау җиһазлары Наилгә миллион сумнан артыкка төшкән.
— Бераз җыйган акчам бар иде. Менә шуларга һәм кергән табышка әкренләп кирәкле әйберләр алам.
Наилнең барлык продукциясе экологик яктан чиста, химик өстәмәләр юк. Төтен белән эшкәртү бары тик йомычка яндыру ысулы ярдәмендә, тоз һәм тәмләткечләр өстәп кенә башкарыла. Ул пакетларга тутырылган тәмләткечләрне күрсәтте.
— Ат итенә — бер состав кирәк, тавык ите һәм үрдәк итенә — башка. Тәмләткечләрне дә интернеттан заказ биреп кайтартам.
Наил колбаса цехы ачу өчен, ыслау цехына суүткәргеч уздырырга ниятли. Әмма бу эш мәшәкатьле һәм чыгымлы икән.
— Колбаса ясый башладым, ләкин әлегә отышлы түгел, чөнки чыгымы бихисап. Иттарткычларны юар өчен агып торган су кирәк, ягъни суүткәргеч һәм канализация дә булырга тиеш. Мәскәүдәге бер колбаса цехы белән киңәшләшәм. Әгәр ыслау эше уңышлы барса, колбаса цехы өчен җиһазлар белән тулысынча тәэмин итәргә һәм барысын да өйрәтергә вәгъдә иттеләр, — ди Наил.
“БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ”
Моны гаилә эше дип атарга да була.
— Әгәр берәр нәрсә җитмәсә, энемнән алам һәм киресенчә. Әйтик, бройлерларның бөтенесен суйсам, аларны берьюлы сатып бетерә алмыйм, бер өлешен аңа җибәрәм. Бер-беребезгә ярдәм итәбез.
Наил эш башлар алдыннан Чаллыдан технолог чакырткан. Чөнки моңа кадәр әлеге эш белән очрашканы булмаган бит.
— Интернетта бөтенесе дә бар һәм консультантлар да махсус әдәбият җибәрә.
Наил алардан рецептларны сораша, киңәшләшә. Аның туган җирендә яшәр һәм эшләр өчен стимулы бар. Бертуганы Гөлфия белән яраткан хатыны Гөлназ аңа хуҗалыкта һәм бизнеста ярдәм итәргә әзер.
Ольга ИВАНОВА.