• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 20.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“БАЛАЛАР КҮБРӘК БУЛГАН САЕН ҖИҢЕЛРӘК”

“БАЛАЛАР КҮБРӘК БУЛГАН САЕН ҖИҢЕЛРӘК”

Питрәч районы Көек авылында яшәүче биш бала анасы Гүзәл Хөснуллина “Ана даны” медале иясе булды. Гаилә бу районга алты ел элек Әлмәттән күченгән. Алар бик уңайлы шәхси йортта яшиләр.
…Якшәмбе көн, ишле гаиләнең барлык әгъзалары бергә җыелган булуга карамастан, өйдә тынлык: уллары бүлмәләрен җыештыра, кызлары әниләренә чәй табыны әзерләргә булыша. Әниләре пироглар пешергән. Дүрт яшьлек Таирә өстәлгә тәлинкә-кашыклар куеп йөри.

Барысының яраткан мәчесе Грей да янәшәләрендә генә йөри. Әлеге шотланд токымлы мәчене Ураза бәйрәменә 16 яшьлек олы кызлары Әмирәгә бүләк иткәннәр. “Бу — безнең алтынчы балабыз”, — диде Гүзәл шаяртып.
Олы кызлары Әмирә Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Ул бик акыллы, тырыш, җаваплы. Буш вакытында гарәп, инглиз, төрек телләрен өйрәнә. Әнисенә кечкенәләрне карарга, табын әзерләргә дә ярдәм итә. Икенче балалары Гомәр бик сәләтле, мәктәпкә дә башкалардан алдарак керә. 11 яшеннән дәрәҗәле уку йортында белем ала башлый: икенче ел Әлмәттә татар-төрек лицей-интернатында укый.
— Спорт сәгате бар: тренажер залына барабыз, футбол, волейбол уйныйбыз, — дип сөйләде Гомәр яраткан шөгыле турында.
Кечкенә уллары, башка балалары кебек үк, гаиләдә белем ала. Дәресләрдән соң яраткан хоббилары белән мәшгуль: 10 яшьлек Хәким рәсем ясый, 8 яшьлек Әхмәт абыйсы белән бергә агачтан төрле фигуралар кисә. 4 яшьлек Таирә балалар бакчасына йөри, гимнастика белән шөгыльләнә.
— Балалар барысы да төрле. Кеше бер-берсенә ошамый, һәркемнең үз характеры. Барысына да аңлап карарга тырышабыз. Беренче ике бала тугач, авыр булды, аларның яшь аермасы 2 ел да 4 ай. Хәзер күпкә җайлырак, олыраклары кечкенәләрен карый. Балалар күбрәк булган саен җиңелрәк икән, — дип нәтиҗә ясады әниләре.
— Балаларга исемнәрне кем сайлады?
— Балабыз буласын белгәч, ирем белән кәгазьгә исемнәр язып, тартмага салдык, шуларның берсен тартып чыгардык. Иң мөһиме — исем мәгънәле булсын. Мәсәлән, Әхмәт “мактауга лаек” дигәнне аңлата, Таирә “чиста, нурлы” дип тәрҗемә ителә, — ди әниләре.
Ял һәм каникулларны гаилә бергә файдалы үткәрә: туганнарының хәлен беләләр, шугалакка йөриләр, чаңгы шуалар, кар көриләр, өстәл уеннары уйныйлар. Җәен машинада сәяхәт итәргә яраталар: Төркия, Кырым, Дагыстанга барганнар.
Илнур белән Гүзәл 2007 елда өйләнешкәннәр. Гүзәл — әти-әнисенең бердәнбер кызы. Ә Илнур биш балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Гүзәлгә үзенә генә күңелсез була, шуңа күрә зур гаилә турында хыяллана.
— Беренче чиратта мин — әни һәм хатын, — ди Гүзәл. — Көннәр буе рульдә, балаларны түгәрәкләргә, мәктәпкә йөртәм. Белемем буенча бухгалтер. Ике ел элек мәшгульлек үзәге аша парикмахерлыкка укыдым, үзмәшгуль булып теркәлдем һәм буш вакытымда чәч кисәм: клиентлар үзләре өйгә килә йә мин аларга барам. Ирем газ җиһазлары механигы булып эшли, — диде ул.
Хөснуллиннар — ислам кануннары буенча яшәүче дини гаилә. Кызлар, әниләре кебек, яулык япкан, балалар Коръәнне өйрәнә. Хәким һәм Әхмәткә хәтта тырышлыклары өчен мәчеттән акчалата бүләк бирелгән. Ул акчага велосипедлар сатып алганнар.
— Баланы табу гына түгел, ә җәмгыятькә файда китерерлек яхшы, намуслы кешеләр итеп тәрбияләргә кирәк. Ирем белән балаларны бер юнәлештә тәрбиялибез, ә бергә без — көч. Гаиләдә әни — моның өчен, әти моның өчен җаваплы дигән әйбер юк, бер-беребезне алыштырабыз. Иң мөһиме — балаларны яратырга кирәк. Аларны ниндидер сыйфатлары, уңышлары өчен түгел, ә беренче чиратта булганнары өчен. Бала ата-ана яратуын сизгәндә, үз-үзенә ышана һәм көчле шәхес булып үсә, — диде Гүзәл, елмаеп.
Люция СИРАҖИЕВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru