Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында премьера булды – “Флешка, рэп һәм мәхәббәт”. Исеме дә үзенчәлекле, куелышы, жанры да… Премьера уңаеннан оештырылган матбугат конференциясе дә гадәти булмаган форматта – Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркның тавыш яздыру студиясендә узган иде. Бу юкка гына түгел, Илгиз Зәйниевның әлеге хип-хоперасы беренче татар рэп төркеме, 2005-2007 елларда популярлык казанган “Иттифакъ” төркеменең җырларына нигезләнгән.
“Флешка, рэп һәм мәхәббәт “ – режиссер Туфан Имаметдиновның чираттагы эксперименты. Спектакльдә персонажларның берсе – автор (Илмас Насретдинов). Ул, сәхнә читендәге пуфикка кырын ятып, микрофон тотып сөйли. Кайбер урыннарда тамашачыга мөрәҗәгать итә, вакыйгаларга шәрехләмә бирә, кайчак бернигә игътибар итмичә, телефонында утыра. Сюжет гади: мәктәптә “ботаник” кушаматы алган Афәринов (Зөлфәт Закиров) бандит Ристановка (Рамил Минханов) хезмәт итә. Ристановның актер Дмитрий Нагиевка охшатылуы очраклымы? Төшенеп җитмәдем. Афәринов крипвалюталар, таткоиннарны флешкада саклый. Хуҗасына әйтеп тормыйча гына шул акчаларга йөргән кызы Матурова белән рәхәт тормыш корырга, Дубайга китәргә хыяллана.
Икенче вакыйгада Башбаштаков (Артем Пискунов) белән Моңнуллин (Салават Хәбибуллин) “чепырка” машинасында баралар. Башбаштаков гади генә көй язып, бай булырга тели. Бу җырларын флешкада саклый. Кыскасы, бу флешкалар алышына. Аның белән бергә персонажларның тормышлары, уй-фикерләүләре, мәхәббәтләре дә чуала.
Спектакль дәвамында геройлар әсәрне “мәгънәсез” дип атый. Хәтта ахырдан көтмәгәндә төп геройга әйләнгән, нәрсәгә тотынса, шуны эшләргә сәләтле гади эшче Вәли (Харис Хөснетдинов) экрандагы “Флешка, рэп һәм мәхәббәт” дигән язуга мылтыктан ата. Таткоиннар яздырылган флешка да анда булып чыга. Ул бу байлыкны мәгънәле спектакльләр куюга тотарга кирәк, ди.
Әлеге “мәгънәсез” спектакльгә бик тирән мәгънә салынган. Һәр тамашачы аны үзенчә ача. Премьерага өлкән буын кешеләре дә килгән иде. 1 сәгать 40 минут, антрактсыз рэп тыңлап утырган әби-бабайларны күреп, фикерләре белән кызыксындым. Ни хикмәт, күбесенә ошаган. “Оныгымны да алып килергә кирәк әле, яшьләр өчен кызыклы спектакль бу”, – диде бер апа.
Язучы Рабит Батулланың кичерешләре белән дә уртаклаштым:
– Тинчурин һәрвакыт бер-берсенә охшамаган спектакльләр чыгара. Эзләнә торган театр. Заман драматургиясен куллана. Кайбер уңышлары бар, уңышсызлыклары да очрый. Бу спектакль шаяруга корылган дип әйтергә була. ШТМ (шаяннар тапкырлар мәҗлесе) бар иде. Шуны хәтерләтә. Шаяру аша ниндидер фикер җиткерергә тырышалар, спектакльгә яшьләр килерләр дип уйлыйм, – диде ул.
Хип-хоп – ул урам культурасы. Яшьләр аның ярдәмендә үз проблемаларын сөйлиләр. Дөрес, кайбер актерларның рэп текстлары бик аңлашылып бетми. Шулай да әсәр үз дөньяларында бикләнеп, җиңел тормышка кызыгучы, кинодагыча яшәргә омтылган, күкрәк күрсәтеп төшкән видеолар, хайплар ярдәмендә популярлык казанырга теләүче, гел үзенә файда эзләүче, байлыкка гына кызыккан яшьләрне тәнкыйтьли. Алардан ачы рәвештә көлә. Спектакльдә флешка бар, рэп бар, мәхәббәтен генә күрмәдем. Кызлар: Ничаваева (Әдилә Хәсәнова), Җилбәзәкова (Диләрә Фәттахова), Матурова (Гүзәл Галиуллина) өчесе дә җилбәзәк, бай бандит күрсәләр, чишенергә дә әзерләр. Берсе хәтта кияүдә икәнен дә оныта. Дубай сүзен ишетүгә, гарәпләр дип саташа. Әллә бу хәзерге заман кызларына карикатура булдымы икән? Әмма бөтен яшьләрне бер калыпка салып карарга кирәкмидер.
Шул ук вакытта төрттереп алу да күзәтелә. Әйтик, Ристановның дәүләт эшеннән туктап торган арада бандит булып акча эшлим диюе, аның сакчысы Саклаевның (Рөстәм Гайзуллин) рэпка татарча бию, мәктәптә сыйныфташлары тарафыннан гел кимсетелгән Миңаевның (Айдар Фәтрахманов) пистолет ярдәмендә башкаларны куркытырга омтылуы, авторның флешканы татарның хәтеренә тиңләве, “Җылы якларга” әсәрендә чит илгә качкан татарлар турында җырлау, Башбаштаков белән Моңнуллинның кайда тамак ялгарга – “Вкусно и точка”дамы, “Түбәтәй”дәме дип бәхәсләшүе – уйланырлык нәрсәләр бар. Яшьләр жаргонында очрый торган кайбер сүзләрне татарчалаштырырга тырышулары да кызык. Человекны “чел” дип йөрткәч, кеше “кеш” була, фри бәрәңгесе – ирекле бәрәңге, качает – “чайкый” һ.б.
Декорация гади, шул ук вакытта гадәти булмаган. Урындыклар, компьютер, сәхнәдә зур экран. Локацияләр гел алышынып тора. Геройлар экрандагы троллейбус, шәһәр йортлары, кафелар арасында йөри. Биюләрне бик оста башкардылар. Хореограф Марат Казыйхановның тырышлыгы күренеп тора. Ут куелышы да дөрес. Берара сәхнә төнге клубтагы рэперлар чыгышын хәтерләтте.
Үземне спектакль, геройлар теле белән әйтсәк, артык “чайкамады”. “Иттифакъ” җырларын тыңлап, студент елларын искә төшереп утырдым-утыруын. Тик менә күренешләрдә пистолет, мылтык артык күп кебек тоелды, атыш тавышы хатирәләрне бүлеп, гел чынбарлыкка кайтарып торды.
“Флешка, рэп һәм мәхәббәт” спектакленнән ниндидер төгәл мәгънә чыгарырга кирәк тә түгелдер. Аны һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Ул кайсы аудиторияне үзенә җәлеп итә алыр, уңышлы булырмы? Вакыт күрсәтер. Ничек кенә булмасын, бу спектакль татар сәхнәсендә беренче тапкыр куелды һәм бу Кәрим Тинчурин театрының кыю адымы.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.