Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Тәслия апа Ихсанованың тәрәзә төбендә нинди генә ят гөлләр юк. Лимон, каламондин, мини гранат, ананас, мини банан һәм инҗиргә кадәр үстереп, аларның җимешләре белән иң якыннарын сыйлый ул. Гомер юлын медицина өлкәсе — фармацевтика белән бәйли. Лаеклы ялга да даруханә системасында эшләп чыга. Хәзер үзенең бер генә көнен дә гөлләрдән башка күз алдына китерә алмый ул.
— Тәслия апа, гөлләргә мәхәббәт каян килә?
— Гөлләр үстерү, аларны ярату әти-әнидән күчкән дип саныйм. Иң башта яран гөлләре үстердем. Аннары күзем миләүшә гөленә (фиалка) төште. Әлмәттә яшәүче апамда гел күз күрмәгән гөлләр күргәч, бөтенләй чит чәчәкләр тәрбияләргә кызыга идем. Шуңа да, кайда ят гөл очраса, сатып алам, интернет-кибеттән дә заказ бирәм. Гөлләр коллекциясе булдырам дип сүз бирдем һәм аны үтәдем. Орхидея, цикламенны да үз иттем. Соңгы арада бугенвиллеягә игътибар бирәм. Орлыктан үстергән адениумнарым да бар. Адениум — бик матур гөл. Аморфофаллус дигәнен пальма дип йөртәм. Ул бик сирәк чәчәк ата. Алай да мин аны чәчәк аттыру бәхетенә ирештем. Тик чәчәгенең исе бик тәмсез. Хәтта үлгән тычкан исе белән чагыштырыр идем. Минем кышкы бакча өчен калдырган махсус бүлмәм (зимний сад дип йөртәм) бар. Аны шунда чәчәк аттырдым. Чәчәк атмый торган гөлләремә килсәк: шеффлера, цикасны атый алам. Нолина дигән сирәк очрый торган гөлне дә яратып үстерәм. Гөлләр белән серләшеп, сөйләшә-сөйләшә су сибәм. Гөлләрне бик яратам. Алар да мине яратадыр дип уйлыйм. Гөлләрне кайвакыт сатарга да туры килә. Үрчеткән әйберне юкка чыгарасы килми бит. Күршеләремә, туганнарыма таратам. Соңгы елда кул арты китә дигән сүзгә дә ышандым. Чөнки биш төрле чәчәк ата торган декабристларым бар иде. Бер хатын-кыз яңартып бирүемне сорады. Кул арты китмәсен өчен, вак акча бирерсең, дидем. Кызганыч, ул миңа акча бирмәде. Шул көннән бирле декабристларымны чәчәк аттыра алмыйм. Эссе җәй айларында гөлләремне агач күләгәсенә казып утыртам. Көзен, көннәр салкынайта башлагач, өйгә алып керәм.
— Лимон, каламондин, мини гранат, ананасны кайда үстерәсез? Җимешләре тәмле буламы?
— Һәммәсен дә тәрәзә төбендә үстерәм. Цитруслыларга караңгы вакытта яктылык, ашлама бирү зарур. Артык су сипсәң дә, яфрагын коярга мөмкиннәр. Әйтик, лимон бик юка кабыклы, гранат бик тәмле, бераз әчкелтем була. Оныкларым җимешләрен аеруча яратып авыз итә. Ә ананасны кискәндә, бөтен өйгә хуш исе тарала. Хәзерге көндә тагын мини банан, инҗир үстерәм.
— Сәламәтлек өлкәсендә эшләгән кеше буларак, укучыларыбызга нинди киңәшләр бирерсез?
— Яшьләр кечкенәдән үк сәламәтлеген кайгыртсын, сакласыннар иде. Начар гадәтләрне юлдаш итмәсеннәр. Тәмәке тарту, аракы эчү берсе дә кешегә файдага түгел. Өлкәннәр исә үзләренә, бер-берсенә игътибарлы булып, авыртуны сизүгә вакытында табибка барсын, дигән теләктә калам.
Арыслан ГӘРӘЕВ.