Авылга яшь укытучылар кайту һәрвакыт зур яңалык саналган. Гадәттә, аларны ялгыз әбигә урнаштырганнар. Кагыйдә буларак, яшь мөгаллимә ул әбидә озак яшәмәгән — шул авылның үткен егетенә кияүгә чыккан. Әйе, яшь укытучылар күз өстендәге каш кебек булган. Ни өчен үткән заманда язам, чөнки соңгы елларда мондый күренешне сирәк очратабыз. Ә менә Арча районы Пөшәңгәр авылына берьюлы ике яшь укытучы кайткан. Нәкъ элеккечә, алар бер әбигә яшәргә кергән…
БЕР ЕЛГА БИШ БАЛА?
Пөшәңгәр күрше Апаз, Шушмабаш авыллары белән чагыштырганда кечерәк. Ләкин авыл гомергә мул тормыш белән яшәгән. Һәм халык саны да күп булган. Бүген дә анда 347 кеше гомер итә, 128 хуҗалык бар. Шунысы сөендерде — Пөшәңгәрдә социаль объектларның барысы да яңа. Башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы икесе бер бинада урнашкан. Беренче карашка аны башлангыч мәктәп дип уйламыйсың да: бик зур ул. Мәйданы да бер гектар икән. 2004 елда сафка баскан. Төзелә башлаганда ук шундый проект белән эшләнгән. Бер ягында — мәктәп, икенчесендә — балалар бакчасы. Бүген дүрт сыйныфта 20 укучы укый, ә бакчага 13 бала йөри икән. Бәйрәмнәрне бергә уздыралар. Нәниләр спортзалда шөгыльләнергә дә мәктәпкә керә. Нәтиҗәдә бакча балалары мәктәпкә укырга кергәнче үк ияләшә тора.
Мәктәп директоры Гөлназ Котдусова белән сыйныфларны карап чыктык: иркен, якты, җылы… Бишенче сыйныфка 3 чакрым ераклыктагы Апаз урта мәктәбенә баралар.
— Сезгә ябылу куркынычы янамыймы? — дидем директорга.
— Янамый, Аллага шөкер. Узган ел гына Пөшәңгәрдә биш сабый туды. Мисал өчен, быел I сыйныфка 4 бала укырга керә һәм бакчага да 4 сабый киләчәк. Берничә ел элек мәктәптә бала саны 13 кә калган иде, аннан янә артты. Алга таба да шулай булыр дип уйлыйм, чөнки авылда яшь гаиләләр шактый.
— Ә ничек кечкенә авылда яшьләр кала? Районга да терәлеп тормыйсыз, Пөшәңгәр белән Арча арасы — 50, Казан белән 130 чакрым? — дим, аптырап.
— Бездә колхоз системасы сакланып калды. Дөрес, аның исеме хәзер агрофирма инде. Ләкин эш системасы үзгәрмәде: фермалар гөрләп эшли, ир-атлар да эшсез түгел. Бер гаилә ярымфабрикатлар ясау белән шөгыльләнә, 8 кешене эшле иттеләр. Халык күп итеп мал-туар асрый. Кыскасы, теләге булган кеше эшсез тормый.
Пөшәңгәрдә күпбалалы гаиләләр шактый икән. Мисал өчен, бер урамда бер гаиләдә — 5, икенчесендә — 4, өченчесендә — 3, аннары 2 һәм 1 бала үсә. Алар барысы да күршеләр, ягъни бергә тәгәрәшеп үсәләр. Бер карасаң, Пөшәңгәрдәге әлеге күренеш гаҗәп тә түгел, ләкин бүгенге кечкенә авыл өчен бу гайре бер табигый хәл тоелды.
БЕРГӘ УКУ, ЭШЛӘҮ, ЯШӘҮ…
Әйткәнемчә, яңа уку елына Пөшәңгәргә ике яшь укытучы кайткан. Мәктәп директоры Гөлназ Котдусова, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә махсус барып, яхшы укучы ике кызны сораган.
— Аллаһның рәхмәте, шундый талантлы кызлар булып чыкты. Белемле, сәләтле, мәдәният йортында узган чарада да гел алар, — дип шатлыгы белән уртаклашты директор.
Яшь мөгаллимәләрнең берсе — Айсылу Гарәпшина белән аралаштым. Директор Гөлназ Котдусова белән
I һәм III сыйныфларны бүлеп укыталар икән. Моннан тыш, Айсылу башлангыч мәктәптә инглиз теле дәресләрен дә алып бара. Сөйкемле яшь мөгаллимә тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан. Атна азагында туган авылына кайтып йөри. Икенче укытучы Нәргизә Гыйниятуллина исә Арча районының Көтек авылыннан. Ул да әти-әнисе янына атна азагында гына кайта.
— Әбидә торабыз, ул безне көн саен кайнар ризыклар пешереп көтеп ала, — диде Айсылу. — Дәү әниебез кебек, бик рәхәт.
— Бүген яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Ә сез ничек авылны сайладыгыз? — дим яшь мөгаллимәгә.
— Шәһәрне яратмыйм, шуның өчен дә, кулга диплом алгач, берәр авылга эшкә кайтырмын дип уйлаган идем. Гөлназ Мулланур кызы, көллияткә килгәч, безнең белән сөйләште. Нәтиҗәдә дус кызым Нәргизә белән Пөшәңгәрне сайладык. Авылны тиз үз иттек, коллективыбыз да әйбәт. Эшебезне бик яратабыз.
Яшь мөгаллимәләр бүген читтән торып Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга кергән. Инде беренче сессияне уңышлы гына тапшырганнар да.
— Яшьләр белән күңелле, аларга ияреп, үзебез дә яшәреп йөрибез, — дип сүзгә кушылды Гөлназ Котдусова. — Ничек тә бу кызларыбызны авылда калдырырга инде. Берәр егет тә табып җибәрсәк. (Көлә.)
…Һичшиксез, әлеге чибәр кызлар Пөшәңгәр башлангыч мәктәбенә яңа сулыш алып килгән. Читтә күзәткәндә бу аеруча күренә. Инде элекке гадәтне дәвам итеп, шушы авылда төпләнеп тә калырлар дип өметләник. Хәер, хәерлесе булсын, кыз баланың ризыгы кайда язганы бер күкләргә генә мәгълүм.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.